Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 124 ,иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Бәйге 14.06.2019

Бакчабызда тәрбияләнүче Зияутдинов Айнур, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "У воды без беды" дигән бәйгедә катнашып, җиңү яулады.
Котлыйбыз!
-
Сабантуй 03.06.2019

Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе, әлбәттә. Ә балалар бакчасында уздырылган сабантуй аеруча кызыклы үтә. Балалар бик теләп һәр ярышта катнаша, егыла-тора, әммә читкә тайпылмый. Аларны төрле уеннарда катнашуын күзәтү кызыклы. Һәркайсының җиңүче буласы килә.Төрле милли уеннар аша балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту, шулай ук милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү, бәйрәмебезнең максаты булып тора.
-
Балаларны яклау көне 31.05.2019

Алсу гөлләргә күмелгән
Безнең тирә-як.
Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл
Безнең бала чак... (Х.Вахит)
Балаларны яклау көне уңаеннан, безнең балалар бакчасында "Бәхетле балачак" дип исемләнгән күңелле чара үткәрелде. Әлеге чараны тәрбиячеләр кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырыштылар. Төрле уеннар, биремнәр аша балаларның белемнәрен тикшерделәр, төрле кызык хәлләрдән чыгу юлын эзләделәр.
-
Эколята 31.05.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү, барыннан да элек, баланың әйләнә – тирә мохиткә - җиргә, суга, флорага, фаунага уңай мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлтелгән. Балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтү, табигать байлыкларын сакчыл куллану-экологик тәрбиянең төп бурычлары."Эколаята - мәктәпкәчә яшьтәге балалар" проекты кысаларында безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде. Балалар «Эколята» күңелле әкият геройлары белән таныштылар. Алар урманны саклыйлар һәм анда яшәүчеләр турында кайгырталар, балаларга табигатьне якыннанрак белергә, аның белән дуслашырга һәм аны яратырга ярдәм итәләр. "Эколят» образлары ясадылар. Хәзер алар безнең «Эколята " стендында яшәүчеләр. Дусларыбыз безгә экологик эшнең барлык төрләрен оештыруда булышалар, Шалун белән күңелле уйныйбыз, китаплар укыйбыз, төрле экспериментлар үткәрәбез. Җир планетасы - безнең уртак йортыбыз, анда яшәүче һәр кеше, аның барлык кыйммәтләрен һәм байлыгын саклап, аңа кадер-хөрмәт белән карарга тиеш, дигән уртак фикергә киләбез.
-
Педсовет 28.05.2019

Бүген безнең бакчабызда педсовет утырышы үтте. Әлеге утырышта 2018-2019 нчы уку елы дәверендә тәрбия-белем бирү эшчәнлегенә анализ ясалды , шулай ук җәйге сәламәтләндерү эше планы тикшерелде һәм кабул ителде.
-
Чыгарылыш кичәләре 22.05.2019

Безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре башланып китте. Бәйрәм балалар, мөгаллимнәр, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдыра. Балаларның бәйрәмдә катнашулары, шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килә. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныталар. Балаларга карап әти-әниләр дә уеннарда бик актив катнашалар. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Кызларның әтиләре, малайларның әниләре белән биюләре күзләрне чылатты. Әти-әниләр бакчабызга, тәрбиячеләргә, мөгалимнәргә һәм барча бакчабыз хезмәткәрләренә карата матур җылы сүзләр, теләкләр җиткерделәр. Бүген без бакчабызның мәктәпкәчә яшьтәге балаларын тормышның янә бер баскычына күтәрәбез - мәктәпкә озатабыз, һәм киләчәктә дә алар белән горурланырбыз, дип бәйрәмне йомгаклады бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы.
-
Бәйге 20.05.2019

Бүген бакчабызда, төркемнәр арасында сонгы бәйге үткәрелде. "Иң яхшы методик почмак" бәйгесендә, "Тәмлүшкәләр" мәктәпкәчә әзерлек төркеме җиңү яулады.
-
Бездә кунаклар 17.05.2019

Бүген безнең бакчабызда кунакта, Казан шәһәре транспорт линиясенең алдынгы белгечләре – балигъ булмаган балалар бүлекчәсе эшләре буенча өлкән инспектор Фасхутдинова Фәния Рафаил кызы, сержант полиции, дзюдо буенча спорт мастеры Антоновский Никита Игор улы, полиция капитаны Галимуллин Булат Камилович һәм СМИ белгече Нургалиева Фәния Нурулла кызы булдылар. Алар балалар белән җәйге ял алдыннан тимер юл транспорт объектларында шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә кордылар. Шулай ук, хокук тәртибе хезмәткәрләре белән иртәнге зарядка күнегүләрен дә ясадылар. Кунакларга бик зур рәхмәтебезне әйтеп, кабаттан шундый очрашулар көтеп калабыз.
-
Әти - әниләр җыелышы 14.05.2019

Бүген безнең бакчабызда уку елына йомгак ясап, әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
-
Метод берләшмә 06.05.2019

Безнең балалар бакчасында патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Балалар илебезнең мөһим тарихи вакыйгалары белән таныша. Кече яшьтән үк балалар үзләренең бәхетле булулары белән кемгә бурычлы булуларын белергә тиеш. Без балаларга кыюлык, көч, батырлык, игелеклелек, Ватанга мәхәббәт, кешеләргә, бигрәк тә Ватаныбызны саклаучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүнең төп шарты-өлкән буын белән тыгыз бәйләнеш тудыру. Ветераннар белән очрашулар һәм әңгәмәләр балаларга яхшы йогынты ясый. Шул уңайдан бүген безнең балалар бакчасында “Патриотик тәрбия бирү буенча балалар бакчасының социаль партнеролар белән бәйләнеше” дигән темага метод берләшмә оештырлды. Вахитов районы балалар бакчаларының тәрбиячеләре чакырылды. Ә инде берләшмәнең төп кунаклары, әлбәттә, ветераннар иде. Бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы, балалар бакчасының башка институтлар белән бердәм эш алып барылуы турында сөйләде. Кунаклар арасында, Казан транспорт линия идарәсенең балигъ булмаган балалар бүлекчэсе эшләре буенча өлкән инспектор Фасхутдинова Фәния Рафаил кызының һәм Казан шәҺәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы специалисты Музафарова Зөлфия Вәгиз кызы, 27 нче татар гимназиясенең мөгаллиме Галлямова Земфира Шамил кызы чыгышлары аеруча әһәмиятле булды. Берләшмә режим вакытлары, патриотик хискә бирелеп башкарылган театраль күренешләр, саф татар телендә җырлар , шигырьләр, биюләр белән урелеп барды. Кунакларга бакчабыз тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кирәкми безгә кан кою, кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур, тыныч хезмәт һәм тормыш. (Ә. Исхак)










