Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Әниләр көне 22.11.2019
АНА - бөек исем,нәрсә җитә ана булуга,
Хатын - кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Һ.Такташ
Бүген безнең бакчабызда әниләр көненә багышланган "Әниемә бүләк" дип исемләнгән чара, мастер - класс оештырылды. Балалар әниләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Ә иң кызыгы , алар әниләре белән берлектә йоннан матур сүрәт ясадылар. Һәр катнашучыеның үзенә бер үзенчәлекле сүрәт килеп чыкты. Әлеге эш зур игътибарлылык, бердәмлек, кыюлык һәм уйлап чыгару сәләтен арттырды. Әлеге бәйрәмдә, сюрприз буларак ,186 нчы "Перспектива" лицееннан, "Перспектива voice" вокал төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында, бакчабыз мөдире әниләргә карата матур , җылы сүзләрен җиткерде, балаларга, кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм бик кызыклы үтте.
-
Бәйге 18.11.2019
Бакчабызның уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Минниахметова Шәмсия, Халыкара җыр фестивалендә катнашып, "Милли җыр башкару" номинациясендә III дәрәҗә лауреаты булды.
Котлыйбыз!
-
Безгә биш яшь! 15.11.2019
Моннан биш ел элек безнең бакчабыз беренче тапкыр ишекләрен ачты. Безгә бүген биш яшь!
Юбилеең белән, безнең кадерле бакчабыз!!!
-
Бездә кунак 01.11.2019
Бездә бүген кунакта, 5 нче сыйныф укучысы Хафизова Залия булды. Ул мәктәпкәчә әзерлек төркемендә, балаларны мәктәп әсбаплары белән таныштырды, балалар аның зур портфелен тотып та, күтәреп тә карадылар. Залия алаларга кызыклы табышмаклар, уеннар алып килгән. Балалар “Мин булачак укучы” дигән темага матур рәсемнәр дә ясадылар. Әти-әниләргә шул темага кагылышлы белешмәләр дә өләшенде. Очрашу ахырында, Зәлия булачак укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Көз иртәләре 30.10.2019
Балалар бакчасында бәйрәм иртәләре җитте – иртән үк балалар бакчасында үзгә бер дулкынлану рухы сизелеп торды. Балалар бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. "Шалкан"әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр, балалар чыгышын зур горурлык белән карап утырдылар, аларның шаулап кул чабулары, алар өчен зур бүләк булды.
-
Көзге миражлар 22.10.2019
Бакчабызда көзге кул эшләнмәләреннән «Көзге миражлар» күргәзмәсе оештырылды. Анда балалар һәм ата-аналар кулы белән ясалган иҗади эшләр тәкъдим ителде. Алар кызыклы композицияләр һәм төрле сюжетлар буенча эшләнмәләр уйлап таптылар, исем сайладылар һәм аларны күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Искиткеч эшләр барлык балаларны һәм аларның әти-әниләрен сөендерделәр. Күргәзмәдә барлык эшләр дә кызыклы һәм үзенчәлекле.
-
Әдәби кичә - "Алиш оныклары" 17.10.2019
Абдулла Алиш - нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы-шагыйрь. Балалар аның әкиятләрен бик яратып тыңлыйлар. Шул уңайдан, "Әдәби кичә кысаларында, мәктәпкәчә әзерлек төркемендә, “Алиш оныклары”, дип аталган квн үткәрелде. Чараның бурычлары: А.Алишәсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү, А.Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Тәрбиячеләр балаларны Алишның автобиографиясе, иҗаты белән таныштырганнар иде инде. Әти-әниләр белән берлектә балалар язучы әкиятләренә рәсемнәр ясап алып килеп күргәзмә оештырдылар. Квн барышында балалар бер дә сынатмадылар, биремнәрне дөрес үтәп бардылар: пазллар төзеделәр, рәсемнең кайсы әкияттән булуын әйттеләр, шулай ук укылган әкият өзекләрен дә, кайсы әкияттән булуын белделәр. Һәр бирем саен командаларга фишкалар бирелеп барылды. Җиңүче команда шул фишкалар санына карап билгеләнде. Саный торгач, алар ике командада да тигез булып чыкты. Квнда дуслык җиңде. Һәр катнашучы буягычлар белән бүләкләнде.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2019
Бүген бакчабызда “Минем дәү әни” дип аталган бәйге – бәйрәм чарасы үткәрелде. Әбиләр оныклары белән бергә көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә катнашыр өчен, Яшел Үзән районыннан да килгәннәр. Бәйге бик күп төрле ярышлардан торды. Балалар олыларга багышлап җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Әбиләребез бәйгеләрдә бер дә югалып калмадылар, чөнки бу бәйгедә һәммәсенең дә җиңү яулыйсы килде. Һәр катнашучы төрле номинациядә җиңү яулады.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2019
Арып эштән кайтып бара -
Йөзләренә чыккан билгесе.
Күзләренә ләкин кара -
Балкып тора күңел көзгесе.
Зур йөрәкле булу кирәк,
Сизгер булу аннан соң кала.
Ике-өчкә түзгән сирәк,
Бакчада бит нихәтле бала!Бүген тәрбиячеләр һәм бакчабыз хезмәткәрләре көне уңаеннан, бакчабызда "Бәйрәм концерты" үткәрелде. Һәр бала үзенең тәрбиячесен котларга ашыкты. Җырлар, биюләр, шигырьләр аша үзләренең котлауларын җиткерделәр.
-
17.09.2019
Инструкция по авторизации через ЕСИА
на Портале государственных
и муниципальных услуг Республики Татарстан
Для получения большинства услуг на Портале госуслуг Татарстана достаточно стандартной учетной записи. При регистрации новой учетной записи необходимо заполнить поля формы регистрации:
-фамилия;
-имя;
-номер мобильного телефона и адрес электронной почты
После этого следует нажать на кнопку «Зарегистрироваться».
На указанный номер телефона придет SMS-сообщение с кодом подтверждения. Его необходимо ввести в поле, которое отображается на экране
Финальным этапом регистрации учетной записи является ввод пароля, который Вы будете использовать для авторизации.
Пользователи, которые зарегистрированы в ЕСИА, могут авторизоваться на Портале госуслуг Татарстана с помощью учетной записи в ЕСИА и связать ее с Личным кабинетом на Портале госуслуг Татарстана.
При привязке учетной записи, Портал госуслуг Татарстана получает информацию об уровне учетной записи в ЕСИА.