Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Куркынычсызлык айлыгы 11.09.2019
"Куркынычсызлык айлыгы" кысаларында безнең коллектив бик күп чаралар әзерләде. Шуларның берсе бүген старт алды. Балалар һәм аларның әти-әниләре бөек һөнәр ияләре белән таныштылар. Кунакларны балалар, җыр, бию һәм авторлык шигырьләре белән каршы алдылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы, полиция майоры, Фасхутдинова Фания Рафаил кызы, Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге белгече Мозаффарова Зөлфия Вәгыйз кызы, Казан шшәһәренең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, Каюмова Эльвира Шамил кызы, Казан шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге, Заһидуллин Игорь Ильдусович, балалар белән инструктаж үткәрделәр, балаларның урамда, тимер юл һәм автобус юлларында куркынычсызлык кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән бергә кунакларга үз куллары белән ясалган истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бакчабыз, әлеге бүлекләр белән беренче такыр гына хезмәттәшлек итми. Алар тарафыннан салынган белемнәр балачактан үз җимешләрен бирер, балаларыбызның тормышын озын һәм бәхетле итәр дип чын күңелдән ышанабыз.
-
Белем көне 02.09.2019
Көзнең беренче көне... Белем иленә беренче адымнар... Эйе, беренче адымнар... Бүген исә безнең балалар бакчасына күп кенә нәниләр беренче адымнарын атладылар. Бакчабыз, тәрбиячеләр аларны үзләренең кочагына сыендырды. Шул уңайдан бакчабызда “Белем көне” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Кинәттән Буратино “Яңа ел белән!”, дип кычкырып килеп чыкты. Ә без исә аңа яңа ел түгел, ә яңа уку елы башланып китүен аңлаттык. Буратино биергә ярата торган булып чыкты. Балалар белән берлектә флешмоб оештырды. Бакчабыз мөдире Алсу Раиф кызы, тәрбиячеләргә, мөгаллимнәргә һәм бакчабыз хезмәткәрләренә бик матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чарасы бик кызыклы үтте.
-
19.08.2019
ПОГАШЕВАЯ ИНСТРУКЦИЯ НАСТРОЙКИ ПРИЕМА ЦИФРОВОГО ЭФИРНОГО ТЕЛЕВИДЕНИЯ(ЦЭТВ)
-
Белмәмеш бездә кунакта 14.08.2019
Балаларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә омтылыш тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Һәр төркемдә юл йөрү куркынычсызлыгы почмаклары бар. Монда балаларга ныклы белем бирү өчен бик күп материал тупланган. Безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр балалар өчен төрле-төрле чаралар үткәрәләр. Шундыйларның бересе “Белмәмеш бездә кунакта”дигән кызыклы чара.Чараның максаты: балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү; светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту; активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту. Балалар чара дәвамында табышмаклар чиштеләр, төрле биремнәр үтәделәр, пазллар җыйдылар. Белмәмеш безнең бакчабыздан бик күп белем алып китте.
-
Икмәк турында сөйләшик 08.08.2019
Балаларда икмәккә һәм игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, безнең балалар бакчасында "Икмәк каян килә?" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең эчтәлеге: балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату;икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү;ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.Чара кысаларында балалар белән фикер алышу һәм рәсем конкурсы оештырылды.
-
Нәрсә ул әдәп? 18.07.2019
Нәрсә ул әдәп яисә әдәпле булу? Әдәп ул – җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре дигән сүз, ягъни аралашу осталыгы, кешеләргә, тирә-юньгә карата игътибарлы, инсафлы мөгамәләдә булу. Никадәр иртәрәк без балаларны ны үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә башласак, шулкадәр җиңелрәк ул аларны кабул итәр. Тәрбиячеләр тәрбия эшләрен әхлак чараларына нигезләнеп, үзенчәлекле итеп алып барырга тырышалар. Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла.
-
Безопасность 17.07.2019
В связи с наступлением летнего периода, участились факты падения малолетних детей из окон квартир по месту их жительства.
Следует отметить, что все пострадавшие дети проживали в благополучных семьях. Причины падения- не выдержали москитные сетки и недосмотр со стороны родителей. В сознании малолетних детей москитные сетки создают иллюзию закрытого окна, но реально они не выдерживают веса и годовалого ребенка.
Прокуратура г. Казани просит жителей города соблюдать меры предосторожности при обращении с окнами в летний период, не оставлять малолетних детей без присмотра в комнатах с открытыми окнами, в том числе оснащенными москитными сетками.
-
Табигать почмагы 12.07.2019
Без балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәбез.
Табигать белән таныштыру һәм экологик тәрбия бирү түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: күзәтү, шөгыльләр, хезмәт, тәҗрибәләр, әдәби әсәрләр уку, дидактик уеннар уйнау, табигый материаллар кулланып иҗат итү, экскурсияләр. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен табигать почмагын тулыландырып торабыз. Ел фасылын чагылдырган рәсемнәр куябыз. Балаларга табигатьнең байлыгын чиксез файдалана белергә, матурлыгын күрә белергә һәм сакчыл караш карарга өйрәтәбез. -
Уен тирәлеге 04.07.2019
Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш - гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Балалар уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный. Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.
-
Тылсымлы су 28.06.2019
Буген уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" дигән кызыклы тәҗрибәләр үткәрелде. Макксат: балаларны суның төрле халәте белән таныштыру иде. Табигатьтә су әйләнеше турында үзенчәлекле презентация каралды, соныннан тәҗрибә ясалды.