Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Бәйрәм белән! С праздником! 19.02.2021

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бүген безнең бакчабызда, спорт уеннары буенча эстафеталар үткәрелде. Һәр төркемдә дә әлеге ярышта балалар бик тырышып көч сынаштылар. Ә инде эстафетандан соң, кызларның малайларга бүләге – бергә ясалган печенье иде. Төркемнәрдә аны ясадылар, ә инде балалар уйнаган арада, печеньелар пешеп чыкты. Бу көн бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
В честь Дня защитника Отечества сегодня в нашем саду были проведены эстафеты по спортивным играм. В каждой группе ребята соревновались очень старательно. А уже после эстафеты подарком девочек мальчикам стало совместное изготовления песочного печенья. Пока они играли, печенья запекались. Этот день был очень интересным и увлекательным.
-
Бездә кунак. У нас гость 18.02.2021

Бездә бүген кунакта Казан шәһәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вәгыйз кызы булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре, юлда йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук яктылык кире кайтаручы элементларны киемнәрдә ни өчен кирәклеген аңлатты. Әңгәмә бик кызыклы һәм үзенчәлекле үтте. Кунагыбыз буш кул белән килмәгән, ул безнең ЮХИ почмагына китаплар, ә балаларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте. Без Зөлфия Вәгыйз кызына зур рәхмәт әйтәбез, кабаттан аның белән очрашулар көтеп калабыз.
У нас сегодня гостем была Музаффарова Зульфия Вагизовна, ведущий специалист территориального руководства города Казани. Она провела беседу с детьми о правилах дорожного движения, также объяснила, почему световозвращающие элементы необходимы в одежде. Также подарила интересные книги и световозвращающие элементы . Мы благодарны Зульфии Вагизовне, ждем встречи с ней снова.
-
Вакцинация. Остановим COVID-19 08.02.2021

Для полной информации пройти по ссылке https://yadi.sk/d/LzvUsNxQwM-hzg
-
БӘЙГЕ 29.01.2021

Безнең балалар бакчасында кардан сыннар ясау буенча бәйге игълан ителде. Тәрбиячеләр, балалар һәм әти-әниләр белән берлектә кардан төрле сыннар ясадылар. Бүген бәйгегә нәтиҗә ясалды. Беренче урынга 2нче, 4нче, 5нче төркемнәр, икенче урынга 1нче, 6нчы төркемнәр, ә өченче урынга 3нчы төркем лаек булды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
В нашем детском саду объявлен конкурс по изготовлению снежных фигур. Вместе с воспитателями, детьми и родителями из снега сделали различные фигурки. Сегодня были подведены итоги конкурса. Первое место заняли 2я, 4я, 5я группы, второе место 1я и 6я группы, а третье место 3я группы. Им были вручены дипломы и награды.
-
Яңа ел иртәләре. Новогодние утренники 25.12.2020

Яңа ел - иң тылсымлы, күңелле бәйрәм, аны балалар көтә, әкияткә һәм могҗизага ышанып безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре узды. Матур итеп бизәлгән зал, чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары балаларны көттеләр. Балалар маҗаралар дөньясына чумдылар. Алар анда биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, катнаштылар. Ә инде Кыш бабай кулыннан көтеп алынган бүләкләр алу иң дулкынлындыргыч вакыт иде. Киләсе үгез елы барыбызга да уңышлар, сөенечле хәбәрләр генә алып килсен.
Новый год-самый волшебный, веселый праздник, который ждут дети, веря в сказку и чудо. Красочно оформленный зал, елка, подарки, Дед Мороз и Снегурочка, герои сказок ждали детей. Дети погрузились в мир приключений. Там они танцевали, пели, рассказывали стихи, играли в хороводы, участвовали. А получение долгожданных подарков из рук Деда Мороза было самым волнительным. Пусть наступающий год Быка принесет нам только удачу и радостные известия.
-
Кул эшләре күргәзмәсе"Новогодние чудеса". 23.12.2020

Бакчабызда "Яңа ел могҗизалары" дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Барлык төркем балалары әти-әниләре белән берелктә төрле-төрле кул эшләре ясап алып килгәннәр. Бакчабызда бәйрәм рухы хөкем сөрә, һәрберсе яңа елны көтә.
В нашем саду была организована выставка поделок "Новогодние чудеса". Дети всех групп вместе с родителями сделали поделки и принесли их в садик. В нашем саду царит праздничная атмосфера, каждый ждет Нового года.
-
Әниемә бүләк. Подарок маме 26.11.2020

Әниемә бүләк ясар өчен
Утырдым мин өстәл артына.
Әллә ясап бирергәме икән
Матур гына берәр картина?
А. Валиуллин
Бүген безнең балалар бакчасында йоннан картина ясау буенча мастер – класс үткәрелде. Тәрбиячеләр белән берлектә балалар бу картинаны әниләр көне уңаеннан, әниләренә бүләккә ясадлар. Йоннан рәсем ясау - сынлы сәнгатьнең тагын бер мавыктыргыч һәм бик креатив төре. Балаларның йоннан рәсем ясауның традицион булмаган техникасы турында күзаллауларын активлаштыру максатыннан үткәрелде. Әниләре өчен бик матур бүләк булды.
Сегодня в нашем детском саду прошел мастер – класс по изготовлению картины из шерсти. Вместе с воспитателями дети сделали эту картину в подарок мамам в честь Дня матери. Шерстяная живопись - еще один увлекательный и очень креативный вид изобразительного искусства. Проводилась с целью активизации представлений детей о нетрадиционной технике шерстяной живописи. Это был прекрасный подарок для мам.
-
Бездә кунаклар. У нас гости 24.11.2020

Бүген “Салават күпере” редакциясе бездә кунакта булды. Баш мөхәррир урынбасары – Ярмиева Гөлназ Зиятдин кызы һәм әдәби бүлек мөдире – Хәйдәрова Гөлнара Фәрит кызы, “Салават күпере” журналының никадәр дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч, бай мәглюматка ия булуын аңлаттылар. Әлеге журнал битләрендә ясалган сүрәтләрне заманча технологияләр ярдәмендә җанландырып була. Моны укып кына түгел, ә чынлыкта күреп шаккатасың. Мондый матур , кызыксындыру уяткан очрашу өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сегодня редакция "Салават Купере" побывала у нас в гостях. Заместитель главного редактора - Ярмиева Гульназ Зиятдиновна и заведующий литературным отделом – Хайдарова Гульнара Фаритовна объяснили, насколько журнал” Салават Купере " интересен, увлекателен, богат. Изображения, сделанные на страницах этого журнала, можно оживить с помощью современных технологий. Выражаем огромную благодарность за такую красивую , интересную встречу.
-
Эколята - молодые защитники природы! 19.11.2020

Согласно поручениям Министерства просвещения РФ и Министерства образования и науки РТ 19 ноября с детьми старшей группы №3 под руководством воспитателя Мубаракзяновой Г.Б. был проведен Всероссийский урок «Эколята – молодые защитники природы!» Тема занятий:« Времена года» и «Юные защитники леса»
Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы йөкләмәләре буенча, 19 ноябрьдә 3 нче зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Мөбарәкҗанова Г. Б. җитәкчелегендә Бөтенроссия «Экологлар – яшь табигать сакчылары!» шөгыле үткәрелде. Шөгыльнең темасы:- «Ел фасыллары» һәм «Яшь урман сакчылары»
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 18.11.2020

14 ноябрь - Халыкара логопед көне. Бүген бакчабызда балалар, укытучы - логопед Эльвира Ринат кызын , һөнәри бәйрәме белән котладылар.
14 ноября - Меңдународный день логопеда. Сегодня в нашем саду дети поздравили с профессиональным праздником учителя - логопеда Эльвиру Ринатовну.










