Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Новости
Әниләр көне
Опубликовано: 22.11.2019АНА - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатын - кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Һ.Такташ
Бүген безнең бакчабызда әниләр көненә багышланган "Әниемә бүләк" дип исемләнгән чара, мастер - класс оештырылды. Балалар әниләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Ә иң кызыгы , алар әниләре белән берлектә йоннан матур сүрәт ясадылар. Һәр катнашучыеның үзенә бер үзенчәлекле сүрәт килеп чыкты. Әлеге эш зур игътибарлылык, бердәмлек, кыюлык һәм уйлап чыгару сәләтен арттырды. Әлеге бәйрәмдә, сюрприз буларак ,186 нчы "Перспектива" лицееннан, "Перспектива voice" вокал төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында, бакчабыз мөдире әниләргә карата матур , җылы сүзләрен җиткерде, балаларга, кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм бик кызыклы үтте.
К списку новостей