Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Наркотикларга каршы көрәш 03.04.2024

Наркотикларга каршы көрәш атналыгы дәвам итә. Гимназиябездә “Без наркотикларга каршы!” исемле мәгълүмати стенд эшләнде.
Әлеге стенд наркоманияне кисәтүгә багышланган. Ул яшүсмерләргә наркотикларның сәламәтлеккә зыяны турында, наркотик матдәләр куллануның ихтимал нәтиҗәләре турында, аларны куллануның төп сәбәпләре белән таныштыра.
-
Халыкара кошлар көне 03.04.2024

1 нче апрель – Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Шул уңайдан гимназиябезнең “Чишмә” отряды Кошлар көненә багышланган викторина оештырды. Укучылар кызыклы башваткычлар, табышмаклар чиштеләр.
-
Инклюзив белем бирү атналыгы кысалары 03.04.2024

Бүген 1 нче сыйныфларда, Инклюзив белем бирү атналыгы кысаларында, “Яхшылык җирне коткарыр” исемле чара узды. Укучылар кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт, игелекле гамәлләр турында сөйләштеләр. Агач утыртучы малай белән кызны ясадылар, игелек турында видео карадылар.
-
Хезмәт, һөнәр һәм үзэшчәнлек 03.04.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшен дәвам итә. “Хезмәт, һөнәр һәм үзэшчәнлек” юнәлеше 9 нчы сыйныфлар арасында интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар төркемнәргә бүленеп үзара көч сыныштылар. Бирелгән һәнәрләрнең актуальлеге, килеп туган проблемалардан чыгу юллары, һөнәрләрнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышынды.
-
«Туберкулезга каршы көрәш” 02.04.2024

«Туберкулезга каршы көрәш” атналыгы башланып китте. Барлык сыйныфларда “Туберкулез – бөтен организм чире” дип исемләнгән сәламәтлек дәресләре узды. Укучылар әлеге чир һәм аның куркынычы, саклану чаралары белән таныштылар.
-
Туберкулезны профилактикалау 02.04.2024

Бүген 8-9 нчы сыйныфларда “Туберкулезны профилактикалау” темасына викторина узды. Гөлназ Наилевна укучыларны чирнең тарихы, аннан саклану өчен кирәкле чаралар белән таныштырды. Уен вакытында укучылар белемнәрен сынадылар, көндәлек режим, дөрес туклану, саф һавада йөрү турында сөйләштеләр.
-
Инклюзив белем бирү атналыгы 02.04.2024

Инклюзив белем бирү атналыгы кысаларында, гимназия психологы Эльмира Фоатовна “Син дус була беләсеңме?” темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар яхшы дус булу серләре, бер-береңә терәк булу турында сөйләштеләр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 01.04.2024

Бүген, 1 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес сәламәт яшәү рәвеше алып бару темасына багышланган иде һәм «Россия – сәламәт ил» дип аталды.
-
Крокус чәчәкләре 27.03.2024

27 нче март көнне лагерьга йөрүче укучылар "Крокус памяти" акциясендә катнаштылар. Алар үз куллары белән кәгазьдән крокус чәчәкләре ясадылар. Бу акция 22 март көнне "Крокус Сити Холл" да узган теракт корбаннарына багышланган иде.
-
Алдынгылар хәрәкәте 27.03.2024

Бу атнада Алдынгылар хәрәкәте шәһәребезнең төрле район укучылары өчен слетлар уздырды. Вахитов районында 27 нче март көнне Мэрия бинасында узды. Слет вакытында алдагы уку елына яңа чаралар каралды, укучылар үз фикерләре белән урнаклаштылар, проектлар тәкъдим иттеләр. Директор киңәшчеләре агымдагы елда килеп чяккан проблемалар турында сөйләштеләр, чишү юлларын эзләделәр.













