Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 596 учащихся, из них 8 иностранных граждан |
У нас учат: | 38 преподавателя |
Новости гимназии №1
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек
Опубликовано: 04.04.2025Бүген, 4 нче апрель көнне, гимназиябездә "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Менә инде өченче ел ул Г.Тукай исемендәге 1 татар гимназиясендә уза.
Бу чараның Г.Тукай исемендәге гимназия диварларында үтүе чарага аерым бер төсмер бирде.
Чөнки Г.Тукай исемен мәңгеләштерүгә гимназия дә үз өлешен кертә. Укучылар, бөек шагыйребезгә багышлап, төрле проектлар эшлиләр. Проект кысаларында шагыйрьнең 1891 нче елда Казанга килүе, Печән базарында асрамага бирелүе, Яңа бистәгә килү юлы буенча видеофильм төшерелде. Гимназиянең Туган якны өйрәнү музеенда Г.Тукайның шәхси әйберләре дә саклана.
Бәйгедә Казан шәһәренең төрле районнарыннан 41 укучы чыгыш ясады. Катнашучыларны мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде.
Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер - Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева, Филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире - Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова, актер, театр студиясе җитәкчесе - Раил Фәрхәт улы Мөхетдинов.
К списку новостей