Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Мин тормышны сайлыйм 11.04.2024

11 нче апрель көнне гимназиябез психологы 3 нче сыйныфларга начар гадәтләр турында сөйләде. Укучылар "Сестрички привычки" исемле мультфильм карадылар, фикер алыштылар.
Шулай ук 6 нчы сыйныфларда "Я выбираю жизнь" исемле сыйныфтан тыш чара узды. -
Викторина узды 09.04.2024

Алдынгылар хәрәкәте үз эшен дәвам итә. Бүген “Милләтпәрвәрлек” юнәлеше 5 нче сыйныф укучылары белән Космонавтика көненә багышланган викторина уздырды. Укучылар кызыклы биремнәр башкардылар, галәм турында файдалы мәгълүматлар белделәр.
-
Алдынгылар вакыты 09.04.2024

1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына дөньядагы беренче кеше белән иярчен космос корабын чыгаралар. Шуннан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.
Бүген гимназиябездә әлеге истәлекле көнгә багышланган “Алдынгылар вакыты” исемле интеллектуаль викторина узды. Укучылар бирелгән темалардан баллар сайлап алып, сорауларга җавап бирделәр.
Укучылар галәм, космонавтлар, планеталар турында сорауларга бик кызыксынып җавап бирделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 08.04.2024

Бүген, 8 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес галәм, беренче ачышлар, космонавтлар темасына багышланган иде һәм «Мин Җирне күрәм! Бу бик матур!» дип аталды.
-
Наркотикларга каршы көрәш 08.04.2024

Наркотикларга каршы көрәш атналыгы башланып китте. Бүген гимназиябез табибы укучыларга наркотик матдәләр һәм аларның зыяны турында сөйләде.
Статистика расланганча, Россиядә наркоманнар уртача 13-15 яшьтә. Илдә берничә йөз мең рәсми теркәлгән яшүсмер наркоман бар. Ә чын саннар берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Балигъ булмаганнар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы 8 елда 42 тапкыр артты.
-
Син туберкулез турында нәрсәләр беләсең? 08.04.2024

Туберкулезга каршы көрәш атналыгы кысаларында, педагог-оештыручы “Син туберкулез турында нәрсәләр беләсең?” темасына сораштыру үткәрде.
Бүгенге көндә дә туберкулез - дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе.
Туберкулез белән 18 дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый Ел саен җир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап, исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә.
Туберкулез микроблы авырудан сәламәт кешегә күп очракта тын юллары аша йога. Кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә микроблар төкерек белән һавага чыга һәм шул һаваны сулаган сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. Микобактерияләр азык-төлек аша да керергә мөмкин.
-
Без бергә! 06.04.2024

6 нчы апрель көнне “Без бергә” республика бәйгесенең район этабы узды. Бәйгедә гимназиябез укучылары Садыйкова Ралинә һәм Мальцев Данил катнаштылар. Укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Шүрәледә кунакта 05.04.2024

5 нче апрель көнне 3 нче сыйныф укучылары Милли музейда “Шүрәледә кунакта” исемле чарада булып кайттылар. Балалар Г.Тукай иҗаты буенча бирелгән сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Шүрәле белән уйнадылар, рәсем ясадылар.
-
Без төрлеме? Без тигез! 05.04.2024

Бүген 2 А сыйныфында “Без төрлеме? Без тигез!” исемле сыйныфтан тыш чара узды.
Чараның төп максаты - дуслык, үзара ярдәм, җаваплылык, яхшылык, аңлау һәм кабул итү мәсьәләләрен күтәрү. Укучылар аерым ихтыяҗлары булган балалар һәм ни өчен аларга ярдәмчел булырга кирәклеге турында сөйләштеләр.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек 04.04.2024

4 нче апрель көнне гимназиябездә "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Менә инде икенче ел ул Г.Тукай исемендәге 1 татар гимназиясендә уза.
Бу чараның Г.Тукай исемендәге гимназия диварларында үтүе чарага аерым бер төсмер бирде.
Чөнки Г.Тукай исемен мәңгеләштерүгә гимназия дә үз өлешен кертә. Укучылар, бөек шагыйребезгә багышлап, төрле проектлар эшлиләр. Проект кысаларында шагыйрьнең 1891 нче елда Казанга килүе, Печән базарында асрамага бирелүе, Яңа бистәгә килү юлы буенча видеофильм төшерелде. Гимназиянең Туган якны өйрәнү музеенда Г.Тукайның шәхси әйберләре дә саклана.
Бәйгедә Казан шәһәренең төрле районнарыннан 99 укучы чыгыш ясады. Катнашучыларны мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече - Рәйхана Әмин кызы Баһавиева, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева, Филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире - Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова, актер - Раил Фәргат улы Мөхетдинов.













