Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
12 декабрь - Россия конституциясе көне 12.12.2016

12 декабрь - Россия конституциясе көне. Тарих укытучылары тарафыннан тарихи датага багышланган кызыклы уен уздырылды.
-
9 декабрь – Ватан Геройлары көне 09.12.2016

9 нчы декабрь Ватан каһарманнары көне яки Георгий кавалеры көне буларак 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә гимназиядә бу көнгә ел саен аерым зур игътибар бирелә. Бу көннең рәсми төстә барлыгын укучыларның хәтерләренә сеңдерү һәм күкрәк тулы орден-медальләргә ия тарихи шәхесләр белән күзгә күз очрашулар оештырып, тарихи үткәнебезгә, канлы сугыш елларына сәяхәт кылып, каһарманнарыбызны барлау һәм данлау максатыннан, бүген гимназиядә сыйныф сәгате һәм “түгәрәк өстәл” чаралары узды. Чарада катнашырга Вахитов районы ветераннар Советы президиумы әгъзасы А.И. Власенко , А. А. Барышев, Г. И. Ключков чакырылган иде.
-
"Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" темасына ачык дәрес узды 08.12.2016

4 Б сыйныфында "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" темасына багышланган ачык сыйныф сәгате узды.
-
11 сыйныфлар БДИга әзерлекләрен сынап карады 07.12.2016

7.12.16 көнне 11нче сыйныфлар үзләренең рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен сынап карады. Сынап карау имтиханы БДИ таләпләренә тулысынча туры китерелеп, барлык шарт һәм кагыйдәләргә буйсынган төстә узды.
-
"Do you know English language?" викторинасы 06.12.2016

Инглиз теле атналыгы кысаларында, инглиз теле укытучысы Л. Р. Сазгиева тарафыннан, 8нче сыйныфлар арасында "Do you know English language?" дип аталган викторина узды. Укытучы инглиз теле дәресләрендә дә һәм инглиз теленнән узган сыйныфтан тыш чараларда да башка тел сүзләрен кулланмыйча, саф инглизчә сөйләшүгә ирешүне максат итеп куйган. Үткәрелгән чара тулысынча инглиз телендә узды: жюри составына инглиз теле укытучылары сайланды, чара барышында укучылар тулаем инглиз телендә аралашты, хәтта ахыр нәтиҗәләр дә инглиз телендә игълан ителде!
-
Инглиз теле атналыгы башланды! 05.12.2016

Бүгеннән янәдән инглиз теле атналыгы башланып китте. Бу уңайдан линейка җыелды һәм укучылар белән атналык чараларга мөнәсәбәтле эшләр каралды.
-
Тарихи дата - «Билгесез солдат көне» билгеләп үтелде 03.12.2016

3 декабрь - тарихи дата буларак «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Сугышлы тарихыбызны кабат искә алу, "Үлемсез полк"ка рәхмәт әйтеп, кабат хәтердән кичерү максатыннан , бүген барлык сыйныфларда да бер минутлык тынлык игълан ителде , искә алу рухында сыйныф сәгатьләре узды.
-
STOP ВИЧ / СПИД II Бөтенроссия акциясе 02.12.2016

Укучылар арасында сәламәтлек, белем һәм җаваплылыкны пропагандалау буенча, балалар һәм яшьләр арасында СПИД һәм башка йогышлы авырулар хакындагы мәгълүматны җәелдерү һәм өстәмә белем формалаштыру максатыннан , 2нче декабрь көнне гимназиянең актлар залында 10нчы сыйныфлар өчен Бөтенроссия бердәм ачык дәресе узды. Укучылар СПИДка һәм башка йогышлы чирләргә багышланган видеодәрес карады.
-
Ләбиб Лерон иҗатын бакча һәм мәктәп балалары да үз итә... 01.12.2016

1 декабрь көнне 4 Б сыйныфы укучылары 273 санлы балалар бакчасына юл тотты. Татар язучысы, шагыйрь, журналист, драматург Ләбиб Леронга багышланган кичәгә барды алар. Бакчаның тәрбиячеләре кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Актлар залы иҗади рухта бизәлгән булуы белән үзенә җәлеп итте. Ләбиб Лерон сүзләренә язылган җыр белән башланып китте кичә. Бакчада тәрбияләнүче балалар “Чәпәләй белән тәпәләй” пьесасын сәхнәләштерделәр. Җыр һәм шигырь үзара чиратлашып барды. Безнең гимназия укучылары да кичәгә “буш кул” белән бармады: бакча балаларын Ләбиб Леронның биографиясе белән таныштырдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Ләбиб Леронга багышланган кичә һәр ике як балалары өчен дә бихисап күңелле узды Мәктәп укучылары бакчага йөргән чакларын исләренә төшерсә, бакча балалары аларга “Укучылар килгән!” дигән ак көнләшү катыш шелтәле караш ташлады... Бүләккә Ләбиб Леронның култамгасы куелган китапларны тапшыру мизгеле якын киләчәктә әдипнең үзен күрү бәхетенә ирешү теләген уятты! -
Предметара багланышлар: "Туган ягым - яшел бишек" 30.11.2016

Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Гомәр Бәширов та "Туган ягым — яшел бишек" , "Җидегән чишмә" әсәрләрен балачактан күңелендә калган хатирәләрен яңартып,уйландырган уйларын, табигатьнең пычрануын, чишмәләрнең кибүен күреп, урманнарның кеше, транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә ачынып язгандыр... Нәкъ шуңа мөнәсәбәтле рухта бездә дә бүген "ТУГАН ЯГЫМ - ЯШЕЛ БИШЕК" дип аталган, химия һәм биология укытучылары тарафыннан предметара бәйләнешкә багышланган бер бик матур чара узды. Укучылар туган ягыбызның гүзәллегенә, аның табигатенә дан җырлады. Җир шарын пычранудан саклап калу проблемасы күтәрелде. Туган җиребездә үскән һәр үләннең үзенчә файдалы булуына басым ясалды. Чара тәрбияви рухта бик күңелле узды.













