Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
«Фән дөньясы» фәнни –гамәли конференциясендә II урынга лаек! 04.04.2017

9нчы сыйныф укучысы З.Зиятдинова «Фән дөньясы» дип аталган шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциядә 2нче урынга лаек булды. Ул рус теле секциясендә «Матур әдәбиятның проза төренә караган әсәрләрендә мәче образын репрезентацияләү» темасына чыгыш ясап, жюрида зур кызыксыну һәм тыңлаучыларда бәхәс уятты. З. Зиятдинова гадел жюриның күпсанлы сораулары алдында да югалып калмады: барлык сорауларга да төгәл җавап биреп, үзенең 2нче урынга лаеклы хезмәт башкарганлыгын жюри һәм катнашучылар алдында кат-кат раслады. Без З.Зиятдинованы һәм аның фәнни җитәкчесе О.В. Терентьеваны уртак уңышлары белән котлыйбыз.
-
Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясендә 2нче урын - безнеке! 03.04.2017

КФУда мәктәп укучыларының Н.И. Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды. 9нчы сыйныф укучысы Д. Фаекова, үзенең фәнни хезмәтенең җитәкчесе Э. Р. Хөснетдинова белән берлектә, "Яңа Бистәдә Тукай эзләре" дип аталган тикшеренү эше белән чыгыш ясады. Дөрес, әлеге теманың фәнни эш итеп алынуы очраклы түгел.Кечкенә Апушның балачагы мизгеленнән узган ике ел да, аның шагыйрь булып җитлеккән Казан чоры да нәкъ менә Яңа Бистә белән турыдан-туры бәйле бит. Мәшһүр әдәбият галимнәре Ә. Закирҗанов, Т. Гыйләҗевлардан торган гадел жюри фәнни эшкә югары бәя бирде.
-
11 апрель - Макулатура тапшыру көне 01.04.2017

Йөз килограмм макулатура – бер агачны, ә бер тонна макулатура, димәк, дүрт кубометр агачны саклап кала! Еш кына икенчел чималны эшкәртүгә тиешле игътибар бирмибез. Йөзләрчә килограмм макулатура йорт янындагы чүп контейнерына ыргытыла. Гимназиядә исә макулатураны әрәм-шәрәм итүгә юл куелмый. Һәрбер укучы елга ике мәртәбә – көзен һәм язын әлеге изге эшкә үз өлешен кертә. Һәрбер сыйныф макулатура тапшыру көненә алдан әзерләнә: һәр сыйныф җитәкчесе үз укучысының алып килгән макулатурасын үлчәп, аерым бер дәфтәргә теркәп бара. Макулатура тапшыру өчен билгеләнгән аерым бер көндә һәр сыйныф үз макулатурасын китапханәчегә тапшыра. Китапханәче, үз чиратында, һәр сыйныф туплаган макулатураны үлчәп, үз кенәгәсенә теркәп бара. Бу эштә гимназия үзидарәсенең президент һәм министрлары да катнаша: дәфтәрнең тимер энәләрен, китапларның тукыма тышчасын, тимерчыбык каптырмаларын алдан ук кубарырга кирәк. Бер мәртәбә кулланыла торган кәгазь савытлар, йомырка кабы, янган яки юешләнгән кәгазь, “ялтыратылган” журналлар макулатурага кабул ителә алмый... Ахыр килеп, спорт белән шөгыльләнүдән чыныгу алып өлгергән өлкән сыйныфта укучы егетләребез, җыелган макулатураны махсус килгән машинага җитез генә төяп озата...
-
Сәләтле сәлкешләр "Сәләт"тә... 31.03.2017

Сәлкеш, әйдаман, башҗитәк...Син кайсы телдә сөйләшәсең, дисеңме?! Бу серле атамалар "Сәләт" аланына йөрүче егет-кызларга хас.Сәләт - Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү берләшмәсе. Бүгенге көндә мәктәп укучыларыннан алып, югары уку йорты студентларына кадәр СӘЛКЕШ булу мөмкинлеге бар. Теләгеңдә булса, сәлкешләр сафына син дә кушыл! Сәләтле сәлкеш, әйдаман, башҗитәк бул!
-
Язгы өмә яңа сулыш өрә... 30.03.2017

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәгариф идарәсенең Вахит һәм Идел буе районы мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә 1.04. - 31.05 көннәре аралыгында белем бирү оешмалары территориясендә язгы өмәләр оештырылып, ике ай дәвамында чистарту, агарту - төзекләндерү эшләре алып барылырга тиеш.29нчы апрель - ӨМӘ КӨНЕ буларак игълан ителгән. Гимназия укучылары исә, рәсми рәвештә игълан ителгән әмерне көтеп тормастан, гимназия мәйданын озын -озак кыштан калып, кар эрүгә "баш калкыткан" чүп-чардан арындырырга кереште. Әдәбият дәресләрендә өйрәнгән мәкаль-әйтемнәрнең эчке бер мәгънәсенә технология дәресләрендә әнә шул рәвешле төшенә укучылар. XXI гасыр балаларына мөнәсәбәтле хезмәт тәрбиясенең соңгы планда булмавы куандыра, әлбәттә.
-
Яңа һәм соңгы чиреккә аяк бастык ! 29.03.2017

Язгы каникулларның тәмамлануы никадәр генә сагышландырмасын, соңгы чиреккә аяк басуыбыз күңелләргә шулкадәр үк шатлык та өсти. Табигый булмаган тынлыктан гаҗизләнеп калган гимназия балаларны янәдән үзенең иркен, якты, җылы уку бүлмәләренә кабул итте . Иң кыска, әмма иң җаваплы IV чирекне дә уңышлы тәмамлап, җәйге каникулларны күңелле каршыларга насыйп булсын. Хәерле сәгатьтә !
-
Педагогик киңәшмә узды 28.03.2017

-
"Язгы алан" үз эшен йомгаклады 27.03.2017

-
Киноларга бардык әле ... 25.03.2017

"Язгы алан"да узган вакытны укучылар бик күңелле үткәрә. Алдан планлаштырылган план буенча алар әле бер җиргә, әле икенче җиргә сәяхәткә чыгып китәләр.
-
"Фән сукмагы - 2017: Табигать. Кеше. Акыл" 23.03.2017

Халык мәкалендә әйтелгәнчә, акыл – казна, күңел – йозак, тел – ачкыч. Бу ачкыч безгә башкалар күңелен аңларга, акылыбызның камиллеген, уй-фикерләребезнең ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтергә ярдәм итә. “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә... аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, – дип язган К.Д. Ушинский. Рәсәй күләмендә һәм республикабызда игълан ителгән ЭКОЛОГИЯ ЕЛЫна һәм КФУда ЛОБАЧЕВСКИЙ ЕЛЫна багышланган "Фән сукмагы – 2017: Табигать. Кеше. Акыл” дип исемләнгән шәһәр күләмендә быел XII тапкыр уздырылучы укучылар фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап, “Тел культурасы һәм күңел гармониясе проблемасын яктыртуга багышланган иң яхшы доклад” номинациясендә III урын алган 9 Б сыйныфы укучысы З. Зиятдинованы чираттагы уңышы белән котлыйбыз! Рус теле укытучысы О. В. Терентьевага сәләтле балалар белән эшләүгә керткән өлеше өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.













