Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Россия беренчелегенә чыккан укучыбыз - безнең горурлыгыбыз! 22.03.2017

Гимназиянең җыелма командасы , киокусинкай каратэ төре, катнаш көрәш һәм спортның башка төрләре белән ныклап шөгыльләнүне үз иткән укучыларыбыз үзләренең уңышлары белән даими куандырып торалар. Сез алар белән "Гимназия хәбәрләре" газетасының "Без булдырабыз" сәхифәсендә якыннанрак та таныша аласыз. Ә бүген без яңа спортсменыбыз турында хәбәр итәсебез килә, чөнки РӘСӘЙ КҮЛӘМЕНДӘ ҖИҢҮләр көндә булмый ! Укучыбыз Татарстан җыелма командасы исеменнән теннис спорт төре буенча Россия күләмендә башкалабыз данын яклаган! 14-19 март көннәрендә Самарада узган ярышта финалга чыккан Краснодар командасын җиңеп, 2:1 исәбе белән җиңү яулый Татарстан командасында уйнаган гимназиябезнең чибәр кызы! Алтын медальгә ия булып Россия беренчелегенә чыккан укучыбыз белән без, чын мәгънәсендә, горурланабыз!Татарстанның йөз аклыгы булган кызлар командасын спорт өлкәсендәге уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә Универсиада һәм Олимпиадаларда дөньякүләм мәртәбәләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды 21.03.2017

"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" район бәйгесендә чыгыш ясаган укучыларыбыз арасында ҖИҢҮЧЕЛӘР билгеле булды. "Авторлык шигырьләрен башкару" номинациясендә 2 укучыбыз - 4 Б сыйныфы укучысы Э.Закирова (II урын) һәм 8 Б сыйныфы укучысы Л. Шәмеева ( тәхәллүсе -Лилия Шәми , III урын) үзләренең иҗат җимешләренә бәрабәр лаеклы бәягә ия булдылар. Котлыйбыз!
-
"Язгы алан"га син дә кил! 20.03.2017

"Язгы алан" үз эшен башлап җибәрде. 20 - 27 март аралыгына кадәр каралган "Язгы алан" планы белән таныша аласыз ( 2нче биттә)
-
Мини-футболдан макси уңышлар... 20.03.2017

20нче март көнне Вахитов районы мәктәпләре арасында мини-футбол буенча турнир узды. Яшь категориясен исәпкә алып, гимназиядән 3 команда катнашты: 1) 7 сыйныф 2) 5 сыйныф 3) 4 сыйныф. Уен нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күрсәткечләр түбәндәгечә: 5 һәм 7 сыйныфлар - II урын, 4нче сыйныфлар - III урын яулады. Спорсменнарыбызны мини-футболда МАКСИ уңышка ирешүләре белән котлыйбыз!
-
Математикадан сынап карау имтиханнары узды 18.03.2017

Бүген Казанның № 13, №51, №80нче санлы мәктәпләреннән, хореография училищесыннан, Н. Җиһанов исемендәге консерваториянең махсус музыка мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучылары, гимназиягә килеп , математикадан үзләренең сынап карау имтиханнарын (ОГЭ) тапшырды.
-
Язгы каникуллар башланды! 18.03.2017

Иң озын чирек саналган III чирек, ниһаять, тәмамланды ! Укучылар язгы каникулга таралды. Балаларның язгы ял вакыты быел Нәүрүз бәйрәмнәре якынлашкан көнгә туры килде. Сагындырган каникул 18нче марттан алып, 28 мартка кадәр 9 көн дәвам итәр дип көтелә.
-
"ДУЛКЫННАР" бәйгесендә дулкынландыргыч II урын! 17.03.2017

Быел республика күләмендә XII тапкыр уздырылучы "Дулкыннар" бәйгесендә Р. Вәлиев иҗатына мөкиббән укучыларыбызның нәфис сүзгә осталыкларын барлау барышында 9 Б сыйныфы укучысы Д. Фаекова республика күләмендә 2нче урынга лаек булды! Д.Фаекованы һәм аның укытучысы Э. Р. Хөснетдинованы уртак уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади һәвәслекләрегезнең саекмавын теләп калабыз.
-
“Илебездә,телебездә,күңелләрдә Тукай мәңгелек” район бәйгесе 16.03.2017

Бүген, ягъни 16нчы март көнне, Тукай исемендәге гимназия укучылары Казан шәһәренең Идел буе районы "Мәктәптән тыш тәрбия үзәге"ндә ( Камай урамы, 13нче йорт) оештырылган “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” бәйгесенең район турында катнашты. Район күләмендә узган бәйгегә фәкать мәктәп турын уңышлы узган ИҢ ЯХШЫ СӘХНӘ ҺӘМ НӘФИС СҮЗ ОСТАЛАРЫ гына сайлап алып барылды. “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” бәйгесенең мәктәп туры нигезләмәсе район нигезләмәсе үрнәгендә төзелде : таләпләр һәм номинацияләр күчереп алынды. Бу - район бәйгесенә әзерләнүдә бернче адым булды. Укучылар 3 номинациядә : "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү", " Тукай шигырьләрен сәнгатьле башкару" , " Тукайга һәм сугышка багышланган авторлык шигырьләрен башкару" буенча чыгыш ясады. 5 А-5Б сыйныфы кызлары катнашында " Эш беткәч, уйнарга ярый" сәхнәләштерелгән шигыре максатка ярашлы дип табылды. Нәфис сүз башкаруда 5 Б сыйныфы укучысы К. Гобәйдуллинага тиңнәр булмады : Г. Тукайның " Ана догасы" шигырен һәр тамашачының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп башкарды. Авторлык әсәрләрен башкаруда 8 Б сыйныфы укучысы, гимназия үзидарәсе президенты - Л. Шамеева " Тукайга...", 4 Б сыйныфы укучылары Э. Закирова " Бөек Тукай" , Л. Ибушева " Сугыш " каләм тибрәтүчеләр арасында "ИҢ-ИҢНӘР"е булдылар. Бүген исә район бәйгесендә мәктәп данын якладылар !
-
“Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” спектаклен тамаша кылдылар 15.03.2017

16нчы март көнне барлык башлангыч сыйныф укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән күпсанлы тамашачылар соравы буенча дистәләгән кабат куелучы “Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы”( “Волшебник Изумрудного города”) спектаклен карарга “Әкият” дәүләт театрына сәфәр тоттылар. Әлеге спектакль дуслык, тылсым һәм геройларның онытылмаслык могҗизалары турында. Кечкенә кыз Элли һәм аның дуслары белән бергә тылсым илендә булып кайту гимназиябезнең яшь тамашачыларына бик ошаган булса кирәк, чөнки якын киләчәктә алар бу әсәрнең "татарча премьерасын" гимназия сәхнәсендә тәкъдир итәргә җыеналар.
-
Ачык дәрес: БАДМИНТОН 14.03.2017














