Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
21 февраль - Халыкара ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ!!! 21.02.2017

21 февраль - Халыкара ТУГАН ТЕЛ көне. Бу олы бәйрәм көненә гимназиядә аерым зур игътибар һәм ихтирам күрсәтелә һәм ел саен грандиоз рухта зурлап билгеләп үтелә. Беренчедән, безнең гимназия укучылары өчен ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ,ким дигәндә, елына ике мәртәбә кабатлана! 21 февраль һәм 26нчы апрель бездә “игезәк бәйрәм” санала һәм апрель аенда уза торган ТУКАЙ ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ кебек милли югарылыкта аерым бер хасият илә күркәмлек вә нәзакәтлек белән бәйрәм ителә. Болай да милли мәктәп булганлыктан һәм 2016нчы елда гимназиягә Тукай исеме дә бирелеп, хәзерге вакытта мәктәбебез горуранып Тукай исемен йөрткәнлектән ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕНЕҢ елга ике булуы безнең гимназиягә гайре табигый вә гаҗәп хәл булып тоелмый. Киресенчә, “игезәк бәйрәм”нең икесе дә тигез дәрәҗәдә бәйрәм ителә. ТУГАН ТЕЛне ТУКАЙдан, ТУКАЙны ТУГАН ТЕЛдән аерып булмаган кебек бу бәйрәмнәрне бер-берсеннән аерып карау хәрәм булыр иде... Актлар залында бүген шаулап-гөрләп ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕ узды. Тәрбияви эчтәлекле рухта оештырылган бәйрәм кичәсе өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.Р. Хөснетдиновага рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай һәм ТУГАН ТЕЛ образларына җан өрү - бәйрәмнең кульминацион өлеше - нур өстенә нур булды, дияр идем, чөнки нәкъ менә бу алымда татар халкына хас булган милли кыйммәтләр дә чагылыш тапкан, ТУГАН ТЕЛгә мәдхия җырланган һәм телебезнең киләчәге мәңгеләштерелгән булуы су астындагы мәрҗән кебек яшерен вә серле һәм туган теленең кадерен бөтен барлыгы вә җан-тәне белән аңлаган кеше өчен тонык суда чагылган сурәт кеби ачык иде.
-
Ватанны саклаучылар көнен каршылауга багышланган чаңгы ярышы 20.02.2017

-
«Россия чаңгысы-2017» ярышы 18.02.2017

Чаңгы спортын яратучылар өчен быел трассалар берничә урында әзерләнгән. Салкыннар белән бәйле рәвештә ярыш 18нче февральгә калдырылган иде. Чаңгы спортын үз иткән укучыларыбыз әлеге ярышны ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Бу шимбәдә, физик тәрбия укытучылары Г. М. Абзалов һәм Э. Җ. Фәйзуллин җитәкчелегендә, 6-7сыйныфлардан булган 25 спортсмен укучы Әмәт урман - паркында узган Бөтенроссия чаңгы ярышында катнашты. Балаларның кәефләре чиксез шәп иде. Күмәк ярышта катнашу укучылар белән беррәттән укытучыларның үзләренә дә ошаган булса кирәк.
-
"БАТЫРЛЫК" турында сыйныф сәгатьләре узды 17.02.2017

Нәрсә ул батырлык? Һәркем дә батырлык эшләргә сәләтлеме? Гомумән, батырлык эшләү хәзерге көндә дә актуальме? Әлеге һәм башка сорауларга бүген узган сыйныф сәгатьләрендә балалардан бик кулай җаваплар ишетелде.
-
"Тамчы-шоу "интеллектуаль күңел ачу уены 16.02.2017

Бездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. Шул уңайдан атна дәвамында татар теленә, әдәбиятына, тарихына һәм милли мәдәниятына караган чаралар үткәрелеп тора. Менә бүген дә чараларның чираттагысы - " Тамчы - шоу" интеллектуаль күңел ачу уены узды. 6нчы һәм 8нче сыйныфлар өчен планлаштырылган әлеге уенны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.И. Шәфигуллина әзерләп үткәрде. Гадел жюри әгъзалары Ф. Ф. Галиева һәм Р. Р. Асылгәрәева уенга бәя биреп барды. Командалар икегә бүленеп ярышты. Уен башында " Сыйныфташлар" төркеме дә, "Китап сөючеләр" төркеме дә бермә-бер очколар җыеп барса, уен ахырына җанатарларның да җаваплары исәпкә алынды һәм үзләре җан аткан команда хисабына кушылды. Шулай итеп, исәп-хисап 36*38 исәбе белән "Сыйныфташлар " командасы файдасына төгәлләнде. Үзидарә президенты уенны бик маур алып барды.
-
Безнең "Тукай варислары" "Җәлил варислары" китабын тәкъдир итү кичәсендә катнашты 15.02.2017

15 февраль көнне 4 б сыйныфы укучылары,сыйныф җитәкчеләре А.Р. Фәсләхова белән берлектә,Муса Жәлил музей-фатирына сәяхәт кылдылар. Шагыйрь үзе дөньяга килгән көндә безне – Г. Тукай исемендәге 1нче гимназиясе укучыларын- яшь, әмма да инде танылып өлгергән шагыйрьләребез Л. Шәех һәм Р. Сәлах авторлыгында иҗат ителгән “ Җәлил варислары” китабын тәкъдир итү кичәсенә чакырулары безнең өчен аерым бер олугъ мәртәбә вә абруй булды. Безне кадерле кунак итеп чакырып, каршы алып озатып калганнары өчен Муса Җәлил музей - фатиры хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Татарстан китап нәшриятында чыккан бу китапта Муса Жәлил шигырьләре, биремнәр, кроссвордлар, сораулар, бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган. Китап авторларының үзләрен күреп- танышу укучыларыбызда аеруча кызыксыну тудырды.
Кичәне музей хезмәткәрләре башлап жибәрде. Алар Муса Жәлилнең биографиясен искә төшерде. Л. Шәех М. Жәлилнең батырлыгы, ялкынлы шигырьләре турында сөйләде. - Яңа гына басылып чыккан китап аркылы да, без Жәлилебезгә хөрмәт, игътибар белдерәбез, - диде ул. Бөек шәхесләребезне күңелдә йөртергә, хөрмәт итәргә өндәде. Укучыларны китап яратырга, әдәбиятны, халкыбызны, шәхесләребзне өйрәнергә һәм белергә чакырды.
-
Үлемсезлеккә хөкем ителгән ... 15.02.2017

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм педагог - оештыручы тарафыннан 5-7 сыйныфларга Илдар Гыйләҗев идеясе авторлыгында ватанпәрвәр шагыйребезгә багышлап төшерелгән " Приговоренный к бессмертию" ( " Үлемсезлеккә хөкем ителгән") фильмы күрсәтелде.
-
М.Җәлилнең туган көнендә аның музей-фатирына сәфәр 15.02.2017

Бүген, Муса Җәлилнең туган көне көнне, 7 А сыйныфы укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән Муса Җәлилнең музей-фатирына сәфәр кылды. Экскурсиягә язылу барышында М. Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре татар мәктәпләре өчен махсус оештырылган һәм ике як өчен дә файдалы булган шартларда тәкъдим ясады : Муса Җәлилнең туган көнендә гимназиянең 4нче сыйныф укучыларын кунакка – балалар өчен булган өр-яңа “Муса Җәлил варислары” китабын тәкъдир итү кичәсенә чакырдылар. 7 А сыйныфы – экскурсиягә булса, 4 Б сыйныфы “күктән төшкән бәхет”кә шатланып, музейга китап тәкъдир итү кичәсенә - “ике куянны бергә эләктерергә” ашыкты.
-
"БЕЗ - БЕРГӘ" балалар иҗат фестиваленең мәктәп туры узды 14.02.2017

Бүген бездә “Без – бергә”балалар иҗат фестиваленең мәктәп туры узды. Алдан хәбәр ителгән номинацияләргә туры китереп номерлар әзерләнгән иде. Фестивальнең мәктәп турын әзерләүгә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Е. Харитонова, педагог-оештыручы һәм сыйныф җитәкчеләре үзләреннән җитди өлеш кертте. Тәкъдим ителгән номерлар арасыннан иң яхшылары сайлап алынды һәм актлар залында узган “Без- бергә” бәйрәмендә чыгыш ясауга кабул ителде. Бәйрәмдә җыр-бию дә, шигъри сүз дә үзара чиратлашып барды. Татар халык биюеннән алып, кавказ халык биюенә кадәр булган сәнгатьне күрде укучы һәм укытучы тамашачылар.Бәйрәмдә ” Без – бергә” бәйрәменең эчтәлеге татар халкының үзара бердәм, дус һәм һәрвакыт БЕРГӘ булуы хакында сөйләде. Татар халык авыз иҗатына, аның гореф - гадәтләренә , борынгы кичке уен алымнарына ,бәйрәмнәренә , музыкаль уен коралларына басым ясалды.
-
Хезмәт дәресләрендә милли тәрбия 14.02.2017

Милли гимназия булгач , мәктәптә укытылган һәр предметка милли рух өстәргә тырыша укытучыларыбыз. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә моны эшләү бик җиңел булса, калган предметларны, бигрәк тә, төгәл фәннәрне өйрәнү кысаларында милли төсмерләр өстәү җиңел түгел кебек тоела. Тик фантазияңне мөмкин кадәр эшкә җиксәң, эшләү авыр түгел икәнлеген яхшы белә укытучыларыбыз. Очраклы гына килеп керелгән гадәти дәрес игътибарны җәлеп итте: сыйныф җитәкчеләре Г.Ф. Янбухтина балаларга ак тактага түбәтәй рәсемен чыгарып , түбәтәйне кәгазьдән ясау үзенчәлекләрен аңлата... Хезмәт дәресе бара икән 2 Б сыйныфында: парталарга япмалар җәелгән, укучылар алъяпкычлар кигән, алларында салават күпере төсендәге буяуларның барысы да бар кебек... һәм, укучыларның бер ишесе тырыша-тырыша түбәтәйгә кисемнәр ясау, бер ишесе картон кәгазьгә татар милли бизәген төшерү белән мәшгуль иде... Дәрес ахырына инде түбәтәйләр әзер дә. Кулларыннан гөлләр тама... диләрме әле ?!













