Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Илһамлы иҗат... 03.02.2017

“Илһам” бәйгесенә укучыларның иҗат җимешләре 1нче февральгә кадәр кабул ителде. Безнең гимназиядән барлыгы укучылар каләменнән төшкән 50ләп иҗади эш җибәрелде.Иҗат белән рухланган укучылар бәйгедә актив катнашты. Тик 4 Б сыйныфы ( сыйныф җитәкчесе Фәсләхова А. Р) активистларына тиңләшүчеләр табылмады. 4 Б сыйныфының йөгерек каләм ияләре "яшь шагыйрь" һәм "яшь прозаик" номинациясенә үзләре генә дә 29 әсәр язып тапшырды.
-
Ата-аналар игътибарына: 1нче сыйныфка укырга керергә гаризалар кабул ителә! 02.02.2017

1 нче февральдән Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе микрорайонына караган торак пунктлардагы гаиләләрдән балаларын 1нче сыйныфка укырга кертү өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризаны тапшыру өчен түбәндәге документлар таләп ителә: 1) ата яисә ана кешенең паспорты һәм паспорт күчермәсе 2) баланыӊ туу турындагы таныклыгы һәм аның күчермәсе 3) әлеге микрорайон торак пунктында беркетелгән булуын раслаучы документ (“прописка” беркемәсе) кирәк булачак. Моннан тыш, ата-аналарга ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ сайтында беркетелү узып, гаризаны электрон вариантта язып тапшыру да шарт булып тора. Тулырак мәгълүмат белән сайтта «Микрорайон» бүлекчәсендә урнашкан сылтама буенча таныша аласыз. 2017 – 2018 уку елына 25әр укучыга хисапланган 3 параллельдән торган 1нче сыйныф ачылыр дип планлаштырыла.
-
Туган телебездә фән олимпиадаларын тапшырдык 02.02.2017

Бүген Татарстан тарихы, химия, география фәннәреннән татар телендәге шәһәр олимпиадалары үтте. Мәктәп турын уңышлы узган укучылар алда санап узылган фәннәрдән булган олимпиадаларның шәһәр турында катнашты: 8, 10, 11 сыйныфлардан 3 укучы Татарстан тарихын, 9нчы сыйныфтан 2 укучы химияне , 8-10 сыйныфлардан 8 укучы география фәненән үзләренең ана телендә туплаган белемнәрен шәһәр күләмендә сынады. Нәтиҗәләре якын арада билгеле булырга тиеш. Туган телдә тапшырылган фән олимпиадалары укучыларның белем күрсәткечләре белән куандырыр дип өметләнәсе килә.
-
Прием в 1-й класс 01.02.2017

C 1 февраля начинается приём заявлений родителей будущих первоклассников, проживающих на территории микрорайона гимназии. При подаче заявления необходимо иметь при себе: 1)оригинал и копию паспорта одного из родителей; 2) оригинал и копию свидетельства о рождении ребёнка; 3) документ, подтверждающий проживание ребёнка на данной территории (свидетельство о регистрации по месту жительства). Помимо этого, родители должны зарегистрироваться на сайте ГОСУСЛУГИ и подать электронный вариант заявления в первый класс. С перечнем улиц и домов, закрепленных за МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" можно ознакомиться в разделе Микрорайон.
В 2017-2018 учебном году в гимназии планируется открытие трех 1-х классов численностью по 25 учащихся.
-
"Сәламәт педагог" секциясе 31.01.2017

"Сәламәт педагог" секциясенең чираттагы бию түгәрәге узды. Укытучыларыбыз бию алымнарының яңа алымнарын үзләштерүне дәвам итәзләр. Ритмика залы беренче дәресләрдә яшь укытучыларга бай булса, әкеренләп, олы яшьтәге, бай тәҗрибәле укытучыларыбыз да "яшь чакларын искә алырга" тартыла башлады. "Биюдән соң үземне спорт залында булып кайткан кебек хис итәм. Кан басымым да нормага килә",- дип белдерә саллы яшьләрдәге башлангыч сыйныф укытучысы Ф.Ф.Галиева.
-
"Кошларга кышларга ярдәм ит!" акциясе 28.01.2017

"Кошларга кышларга ярдәм ит!" акциясе ноябрь ае белән башланып китә һәм кыш буе дәвам итә. Кышын балалар җимлекләр әзерләп, аларны карап тоту эшендә бик актив. Салкын кыштан соң кояшлы яз да үзен озак көттермәс, дигән өметтә укучыларыбыз сыерчык ояларының да алдан хәстәрен күрә. Нәтиҗәләре дә сокландырырлык...
-
«Сәламәт педагог»секциясе,ягъни бары тик сәламәт педагог кына сәламәт укучылар тәрбияләргә сәләтле... 27.01.2017

"Кышкы СПАРТАКИАДА – 2017" гә әзерлек кысаларында һәм «Хәрәкәттә - бәрәкәт: сәламәт педагог кына сәламәт укучылар тәрбияләргә сәләтле» дигән девиз максатларында гимназиядә “Сәламәт педагог” секциясе үз эшен дәвам итә. Менә бүген дә, дәресләр тәмамланган соңында, хореография укытучысы К.А. Жеранина җитәкчелегендә гимназия идарәсе һәм укытучылар коллективы бию алымнарын үзләштерергә - ритмика залына ашыкты...
-
Вахитов һәм Идел буе районнары белем бирү оешмаларының педагоглары чираттагы аттестация тестларын тапшырды 26.01.2017

25 гыйнвар көнне Вахитов һәм Идел буе районнарына караган белем бирү оешмаларының педагоглары чираттагы аттестацияләренә имтихан тотты. Гимназия ачык йөз белән 300дән артык укытучыны үзенең якты, җылы һәм тиешенчә җиһазландырылган уку бүлмәләренә кабул итте.
-
Лидерлыкка өйрәнеп буламы? 25.01.2017

Бүген гимназия психологы З.Т. Әлмөхәммәтова 5 сыйныф укучыларына ЛИДЕРЛЫК турында сөйләде. Лидерлык сыйфатларының нинди булырга тиешлеген Рәсәй - Татарстан президентлары В. В. Путин белән Р. Н. Миңнеханов һәм шәһәребез Мэры И.Р. Метшин үрнәгендә бик тәфсилләп аңлатты. Күп идеяләргә, ораторлык һәм оештыру сәләтенә ия булу , үз артыңнан башкаларны ияртә белү , аралашучан булу , белемле, бердәм максатка омтылучы һәм үз өстенә җаваплылык алучы - болар барысы да лидерга хас сыйфатламалар. Укучылар санап үтелгән сыйфатламаларга ия булу-булмауларын уен ярдәмендә җиңел билгеләде. Психолог укучылардан төрле “приказ”лар әйттереп тактага яза барды. “Әмер”ләр арасында төрле дәрәҗәдәгеләре: хәзер һәм хәзер үк башкарып була торганнары да, башкаруны якын яисә ерак киләчәккә калдырырга кирәклеләре дә бар иде. Ахыр килеп, психологка “боерылган әмер”ләр укучыларның үзләренә әйләнеп кайтты. Лидер булу өчен биргән “әмер”еңне башта үзең үти алырлык булу да мөһим шарт икәнлеге ачыкланды. Шулай да “Сыйныф белән селфи ясау ” әмере барысына да иң ошаган “боерыклар”дан булды.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 25.01.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube (https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.













