Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
World Skills - укучыларыбыз өчен дә ят түгел... 14.02.2017

Гади һөнәр ияләре җитмәү проблемасы Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә актуаль. Яшьләрнең күпләп "чиста" һөнәрләр сайлавы - икътисад үсешен тоткарлаучы төп факторның берсе. Шуңа күрә дә, эшче һөнәрләрне “модага кертү” - көн кадагындагы мәсьәлә. Моны ел саен үткәрелүче World Skills эшче һөнәрләр чемпионаты да раслый гына.World Skills – халыкара коммерция булмаган ассоциация, бөтен ил буенча һөнәри әзерлек стандартларын һәм статусын, бөтен ил буенча квалификацияне күтәрү, халыкара ярышлар үткәреп эшче һөнәрләрне популярлаштыру чемпионатның максаты булып тора.
Казанда эшче һөнәр белгечләре әзерләүче уку йортлары бик күп. Иртәме-соңмы һәр чыгарылыш сыйныф укучысы үзенә киләчәк һөнәрен сайлап алу мәсьәләсе алдына басачак. Укучыларга һөнәр сайлау юлында дөрес тәрбия һәм юнәлеш бирү максатыннан быел узган World Skills чемпионатында гимназиянең 8 А һәм 10 сыйныф укучылары да катнашты. Укучыларыбыз мастер-классларда үзләрен сынаган. World Skills укучыларда эшче һөнәрләргә карата хөрмәт, “кара эштә” эшләүчеләргә ихтирам уяткан. -
Республика күләмендә I урынга лаек укучыбыз! 13.02.2017

Татар әдәбиятыннан республика күләмендә узган олимпиадада 1 урынга лаек булган 9 А сыйныфы укучысы Д.Фаекованы, аның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Р. Хөснетдинованы алдынгылыклары белән котлыйбыз!
-
"Татарстан -2030: республика киләчәгенә керткән өлешем” 10.02.2017

Дәүләт советы председатете Ф. Х. Мөхәммәтшин карары нигезендә балаларда актив гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә, хокук белемен үстерүгә, илнең дәүләти төзелеше хакындагы белемнәрен тирәнәйтүгә, ахыр килеп , укучыларның иҗади ативлыгын бәяләү максатларында 6-11 февраль көннәре аралыгында гимназиядә һәр сыйныфта “ Татарстан -2030: республика киләчәгенә керткән өлешем” дигән темага парламент дәресләре узды. 2030 елга Татарстан Республикасының үсешен ни рәвешле күзалдына китерәсез?” дигән сорау яшь буында аеруча дәрт уятты, Татарстан һәм татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле горурлану катыш тәфсилле җаваплар алынды.
-
"Әйбәт укучы" проекты якланды 09.02.2017

4 б сыйныфы укучылары “Әйбәт укучы” дип атлаган проект эшләп якладылар. Проектның максаты әйбәт укучының сыйфатларын ачыклау, “Нинди була соң ул әйбәт укучы?” дигән сорауга җавап эзләү иде. Укучылар бик актив катнашты, оригиналь, кызыклы һәм бик матур эчтәлекле килеп чыкты аларның эшләре. Сыйныфта әйбәт укучылар саны да бик күп икәне ачыкланды. “Әйбәт укучы”ның төп сыйфатлары билгеләнде. Шуннан чыгып нәтиҗәләр ясалды:
- мәктәпкә соңга калмый килә, тәртип бозмый, яхшы укый;
- авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора;
- аны өлкәннәр мактый, хөрмәт итә;
- ул иң элек башкалар турында уйлый, ярдәмчел була;
- киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша;
- киләчәктә егет булачак кечкенә малай беркайчан да куркып калмый;
- әти-әнисе, туганнары, якыннары турында кайгырта, аларның кадерен белә;
- “әйбәт укучы” – табигать баласы, ул матурлыкны күрә һәм саклый белә. -
Үзидарә җыелышы узды 08.02.2017

- "Кышкы СПАРТАКИАДА-2017" гә педагогларыбыз даими шөгыльләнә 08.02.2017
- 5сыйныфлар өчен ата-аналар җыелышы 07.02.2017
- Бердәм Дәүләт Имтиханнарына юл тотканда... 07.02.2017
- Методик берләшмә җыелышында яңа проектлар белән уртаклаштык 06.02.2017
-
Сәләтле шәхесләр тәрбиялибез! 04.02.2017

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Сәләт, тумыштан килгән сыйфат буларак, үзенә юлны үзе ярып барырга мөмкин. Кемдер - интеллектуаль яктан, кемдер - эмоциональ яктан, кемдер физик яктан көчле, кайбер балаларда әхлакый-ихтыяри көч зуррак. Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар: “Фән көннәре”, Т.Миңнуллин конференциясе, Лобачевский укулары, “Дулкыннар”га балалар белән ныклы әзерлек алып барыла. Укучылар өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Нәтиҗәдә, укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, үз нәтиҗәсен ясый.













