муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
"Талантлар утравы" кастингында
15.03.2015
Бүген Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында “Талантлар утравы” кастингы үткәрелде. Кастингта җыр-моң сөюче гаиләләр катнашты. 1 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Чулпан әнисе белән, Имамиева Нәфисә әтисе, әнисе, сеңелесе белән чыгыш ясадылар һәм гала-концертта катнашу хокукына ия булдылар. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
"Чиста чишмә" акциясе 12.03.2015

Мәктәбебездә “Яхшылык” атнасы бара. Бүген “Чиста чишмә” акциясе үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары педагог-оештыручы Миннуллина Н.Н.җитәкчелегендә чишмәгә бардылар. Чишмә кырыен кардан арындырдылар, кеше йөрерлек итеп сукмак ясап куйдылар. Укучылар белән очрашуга, узган җәйдә чишмәне матурлап ясаган , төзекләндергән, Илдар абый Ибрагимов та килде. Ул укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде.
-
"Татар кызы" бәйгесе 10.03.2015

-
Рәхмәт Сезгә, Ветераннар! 07.03.2015

-
Патриотик җырлар конкурсы 05.03.2015

-
Гадәттән тыш хәлләргә әзерлек 04.03.2015

-
Гаилә бәйрәме 02.03.2015

-
"Татар егете" бәйгесе 27.02.2015

-
Әлифба бәйрәме. 26.02.2015

Беренче китап син булдың,
Әлифба дус, хуш инде...
Юк ла, хуш димик, исән бул –
Син аерылмас дус инде!
Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,
Бәлки юлларым китәр еракка.
Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Сине онытмам, дустым Әлифба!
Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,
Бик озын-озак юллар узарбыз.
Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,
Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба! - дип саубуллаштылар яраткан китаплары белән беренче сыйныф укучылары Чулпан, Нәфисә, Адилә, Иркә, Язилә, Иделия, Рүзәл һәм Рамазан. Беренче укытучылары Минзилә Зөфәровна, әти-әниләре, дәү әниләре укучыларның сәламәт, акыллы, уңган, тырыш булуларын теләделәр.
-
Аҗаган-2015 24.02.2015

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буенча мәктәбебездә күп төрле чаралар үтә. Шуларның берсе - "Аҗаган-2015" уены бүген үткәрелде. Уенда укучылар ике командага "Ястреб" һәм "Орел"га бүленеп түбәндәге ярышларда көч сынаштылар: 1) Строевой смотр; 2) Автомат сүтеп-җыю; 3) Турникта тартылу; 4) Отжимание ясау; 5) Пакет эзләү; 6) Окоп казу һәм граната ату; 7) Кече һәм олы байракларны эзләү; 8) Аркан тарту; 9) Башлангыч класс укучылары белән чаңгыда эстафета. Кече байракны “Ястреб”лылар тапса, олы байракка беренче булып “Орел” командасыннан Алмаз Шамилов барып җитте. Нәтиҗәләр мини-футбол, гер күтәрү ярышларыннан соң ясалачак.
Хәрби-спорт уеннары тәмамлангач, һәркем күтәренке күңел белән таралышты.









