муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел! 15.02.2016

Бүген патриот – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел! Шул уңайдан мәктәбебездә М.Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелде.
Муса Җәлил дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына,намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.
-
Котлыйбыз!!! 15.02.2016

Фән олимпиадаларының республика этабыннан тагын бер укучыбыз призер булып кайтты . 10 нчы сыйныф укучысы Гибадуллина Инзиләне һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллаянова Талия Тәлгат кызын зур җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз!!! Молодцы!!! Киләчәктә дә белем үрләрен яулауда уңышлар телибез.
-
Чаңгы юлы-2016 13.02.2016

Бүген "Чаңгы юлы-2016" ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта барлык укучылар, укытучылар коллективы һәм хезмәткәрләр катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең
Син кадерле син туган
Телемнең алтын ачкычы,-дип рәхмәт әйттеләр беренче китапларына 1 нче сыйныф укучылары Булат, Солтан, Мәдинә, Гөлзирә, Елизавета. Беренче укытучылары Нәсимә Ринатовна, әти-әниләре аларга изге теләкләркн җиткерделәр, киләчәктә дә тырышып укуларын, акыллы, тәртипле укучылар булуларын теләделәр.
-
Парламент дәресләре 11.02.2016

Бүген 9-11 нче сыйныфларда "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән темага парламент дәресе үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Талипов И.М. әлеге төшенчәләрнең үзара бәйләнешен аңлатты. Дәрестә Югары Симет авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Хабибуллин Илнур Габизович катнашты һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Патриотик тәрбия айлыгы 09.02.2016

Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә!
Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Шул уңайдан, 10 нчы сыйныф укучылары, ОБЖ укытучысы Закиров Д.Р. белән берлектә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган обелискның тирә-ягын кардан чистарттылар, чәчәкләр куйдылар.
-
Юбилеегыз белән! 05.02.2016

Бүген укыту эшләре буенча директор урынбасары Махиева Фәүзия Мәсгутовнага 50 яшь!
Хөрмәтле Фәүзия Мәсгутовна!
Сезне олы бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Котлы булсын туган көнегез.
Куанычтан –куанычка атлап,
Шатлык чәчеп, бәхет игегез!
***
Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы
Сау-сәламәт, таза булыгыз.
Бәхетләрдән-бәхетләргә генә
Алып барсын йөргән юлыгыз.
-
Китаплы гаилә - бәхетле гаилә 22.01.2016

Китап укучылар атналыгы кысаларында, китапханәче Гарипова Лилия Әхмәтовна, "Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән уен-кичә үткәрде. Кичәдә 2 нче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаштылар.
-
Бәхетле балачак 21.01.2016

1-4 нче сыйныф укучылары "Бәхетле балачак" шөгылендә өйрәнгән әкиятләре белән мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы алдында чыгыш ясадылар. "Башак" рус халык әкиятен (1 кл. укучылары), Абдулла Алишның "Куян кызы" (2 кл.укучылары) һәм "Сертотмас үрдәк" әкиятләрен ( 3-4 кл.укучылары) тамашачылар югары бәяләделәр. Җитәкчеләре - өстәмә белем бирү педагогы Гатауллина Зөһрә Рәхмәтулловна. Укучыларның киләчәктә дә матур спектакльләр белән сөендерүләрен көтеп калабыз.
-
Фоат - Республика олимпиадасы призеры 18.01.2016

8 нче сыйныф укучысы Загриев Фоат география фәненнән фән олимпиадаларының региональ этабыннан призер булып кайтты. Укытучысы- Шафигуллина Әнисә Габделхәмит кызы. Фоатны һәм Әнисә Габделхәмитовнаны зур уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз!!! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез Молодцы!!!









