муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
- Бал-маскарад 26.12.2015
-
Тиздән Яңа ел! 24.12.2015

-
Татар теле һәм әдәбиятыннан призлы урыннар
21.12.2015
"Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар", - ди халык мәкале һәм дөрес әйтә. Белеме булган кеше бервакытта да,беркайда да югалып калмас. Фән олимпиадаларының район туры тәмам. Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укучыларыбыз тагын 3 призлы урын яуладылар: 6 нчы сыйныф укучысы Муллаянова Алсу татар теленнән 3 нче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Шайхлиева алия, татар әдәбиятыннан 3 нче урын, 10 нчы сыйныф укучысы Гибадуллина Инзилә татар әдәбиятыннан 2 нче урын. Молодцы, кызлар! Укытучылары - Муллаянова Т.Т., Нургалиева Г.М.
-
Физика укытучылары семинары 17.12.2015

Бүген мәктәбебездә - физика укытучыларының район семинары булып узды . Семинар "Физика дәресләрендә активлаштыру методларын кулллану" дигән тема астында үтте. Физика укытучысы Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы 9 нчы сыйныфта "Математик маятник " дигән темага ачык дәрес, Сабирҗанова Финә Мәгъруф кызы 8 нче сыйныфта "Яктылык безнең тормышта " темасына класстан тыш чара үткәрде. Семинар киңәшмә өлеше белән тәмамланды.
-
Олимпиадада җиңүчеләр
13.12.2015
Укучыларыбыз фән олимпиадаларының район турында яңа үрләр яулауларын дәвам итәләр. 11 нче сыйныф укучысы Садикова Зилә биология фәненнән I урын, 8 нче сыйныф укучысы Загриев Фоат географиядән III урын, технология фәне буенча II урыннарны яуладылар. Афәрин!!! Укытучылары - Халиуллина Р.Р., Шафигуллина Ә.Г., Имамиев И.И.
-
Час кода
11.12.2015
Бөтенроссия күләмендә 4 – 13 декабрь көннәрендә гадәти булмаган информатика дәресләре “Час Кода – 2015” акциясе үтә. Безнең мәктәп укучылары да МТ специалистлары турында мәгълүмат алдылар. Видеоматериаллар карадылар. Информатика укытучысы Сабирзянова Ф.М. җитәкчелендәге “Час Кода” акциясендә катнашып, программа нигезләренә өйрәтүче уеннар белән таныштылар. Укучыларга профессия сайлау юнәлеше дә бирелде. Уеннарда актив катнашып, укучылар сертификатлар алдылар.
-
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 08.12.2015

Мәктәбебездә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар дәвам итә. Бүген укучылар педагог-оештыручы Миннуллина Наилә Наилевна һәм өстәмә белем бирү педагогы Имамиев Ильмир Илфатович җитәкчелегендә Кызыл Мишәдә урнашкан коррекцион мәктәпкә бардылар. Анда укучыларга эчтәлекле концерт күрсәттеләр, күмәк биюләр оештырдылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Профилактик чара 07.12.2015

Югары Симет авыл җирлеге участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мурсалимович укучылар һәм укытучылар коллективы каршында тагын бер кат террор куркынычсызлыгы турында аңлатып чыгыш ясады. Шулай ук укучыларга ТР 71 нче законны искә төшереп , 22.00 сәг.тән соң җәмәгать урыннарында йөрмәскә кирәклеген искәртте.
-
Адымнар нык, юллар имин булсын! 04.12.2015

-
Кызыклы очрашу 03.12.2015










