муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Бәхет иле - балачак" район конкурсы 15.10.2015

15 нче октябрь көнне Тимершык авылы мәдәният йортында Саба районының оешуына 85 ел тулу уңаеннан үткәрелүче "Бәхет иле - балачак" район конкурсының зона туры булды. Әлеге конкурста мәктәбебезнең иң оста җырчылары, иң матур сөйләүчеләре катнаштылар. Финалга Имамиева Нәфисә алып баручы булып , "Күңелле балачак" кызлар ансамбле "Әй, әбием, әбекәем" җыры белән үттеләр. Аларга зур уңышлар телибез!!!
-
ОГЭ буенча әти-әниләр җыелышы 13.10.2015

-
Шашка ярышында 3 нче урын! 12.10.2015

-
Бәйрәм белән! 05.10.2015

-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйлар өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Өлкәннәребез өчен укучылар көче белән бәйрәм конерты, чәй табыны әзерләнде. Хөрмәтле ветераннарыбыз үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, хәзерге укучыларның җылы, якты, мөлаем укытучыларының кадерен белеп ныклы белем алуларын теләделәр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Корбан ашы 26.09.2015

Корбан бәйрәмендә бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле өммәтебезгә насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен күндерә.
Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдакадыр».
Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.
Бүген мәктәп ашханәсендә укучыларга Корбан ашы әзерләнде. Авылыбызның абыстае Раушания апа укучыларга Корбан гаете турында мәгълүмат җиткерде, туган һәр көнгә рәхмәтле булырга чакырды, изге теләкләр җиткерде.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
-
Милләтләр кроссы 26.09.2015

Бүген мәктәп стадионында Милләтләр кроссы үткәрелде. Кросста барлык укучылар һәм укытучылар коллективы актив катнаштылар.
-
Укытучылар Спартакиадасы 17.09.2015

Мәктәбебез укытучылары мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән Спартакиадада актив катнаштылар. Шафигуллина Әнисә Габделхәмитовна кул көрәшендә 1 нче урын, команда аркан тартышуда 3 нче урынны яулады. Афәрин! Котлыйбыз! Киләчәк ярышларда да уңышлар телибез.
-
Яшә, чишмә! 11.09.2015

Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
"Яшә, чәшмә!" акциясе кысаларында 3-4, 6-7 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре һәм педагог-оештыручы Наилә Наилевна җитәкчелегендә авылыбыз чишмәләренә барып, чүп-чардан арындырдылар. Тәмле суларыннанда авыз иттеләр. Авылыбызның бизәге булган чишмәләрне беркайчан да онытмыйк!
-
Гадәттән тыш хәлләргә әзерлек 10.09.2015

"Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек максатыннан, бүген мәктәптә эвакуация эшләп карау үткәрелде. Барлык укучылар һәм укытучылар, техник хезмәткәрләр тиешле вакытта мәктәптән чыгып беттеләр. Берничә укучының повязкалары юклыгы ачыкланды. Тиз арада хаталарын төзәтеп бетерерләр дигән ышанычта калабыз.









