Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.
14.01.2015
Мәктәбебездә "Туган якны өйрәнү "музее эшли.Музей җитәкчесе Марданова С.Х. һәм 10нчы сыйныф укучылары музейдагы экспонатларны яңарту эшләре,сугыш ветераннары турында материаллар җыйнау белән шөгыльләнәләр.
-
2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак узачак 13.01.2015

Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйды
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). “ИТАР-ТАСС” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2015 нче ел Россиядә Әдәбият елы буларак үткәреләчәк. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйды.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский белдергәнчә, киләсе елда әдәбиятка багышланган зур күләмле чаралар, шул исәптән “Әдәби Евразия” дә, үткәреләчәк. Мондый чаралар арасында “Россиянең әдәби картасы”, “Библиотөн-2015”, “Хастаханәләрдә китаплар”, “Китап белән җәй”, “Бөтендөнья китаплар көне” проектлары, “Россиянең әдәби башкаласы” конкурсы оештырлачак.“Бу чаралар барысы да россиялеләрне укуга җәлеп итәр дип ышанасы килә”, - диде агентлык җитәкчесе.
Әдәбият елы уңаеннан федераль дәрәҗәдә уздырылачак проектларга барлыгы 300 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
-
Тимурчылар шефлыкта
12.01.2015
Бүген 8нче сыйныф укучылары үзләре ярдәм итүче Сара апага, Мөхәммәт абыйга шефлык итәргә бардылар. Алар бердәм көч белән ишек алдын,капка төпләрен көрәделәр.Сара апа да,Мөхәммәт абый да балаларның эшләреннән канәгать калдылар.
-
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде 12.01.2015

Татарстан Республикасы Президентының 04.09.2014 №УП-837 Указы җәмәгатьчелек игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, халык өчен уңайлыклы шартлар тудыруга юнәлтүне күздә тота.
-
Урман музеена сәяхәт
09.01.2015
Бүген бадминтон түгәрәгенә йөрүче укучылар Лесхоздагы Урман музеена сәяхәткә бардылар. Укучылар музейдагы экспонатларны карап хозурланып кайттылар.
-
Рәхәтләнеп ял иттек!
07.01.2015
Бүген 6,8,9 нчы сыйныф укучылары "Сабантуй" комплексына экскурсиягә барып, чын күңелдән ял итеп кайттылар.Биредә аларга бик ошады.
-
"Нарат"боз сараенда.
06.01.2015
Бүген 6,7 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып, чын күңелдән ял итеп кайттылар.Каникул -каникул инде ул!
-
Каникуллар файдалы үтә
05.01.2015
Бүген мини-футбол түгәрәгенә йөрүче 2000-2001 елгы малайлар командасы Шәмәрдәндә үтүче футбол ярышына киттеләр.Уңышлар сезгә!
-
Юбилеегыз белән,Сәкинә Латиповна!
02.01.2015
Бүген хезмәттәшебез Сәкинә Латиповнаның гомер бәйрәме.Сәкинә Латиповна! Сезне чын күңелебездән туган көнегез,олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез!Сезгә ныклы сәламәтлек,озын гомер,балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын!
-
Яңа ел белән,Сезне!
01.01.2015
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән Яңа 2015 нче ел белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек,эшегездә зурдан-зур уңышлар,гаиләгездә иминлек,тигезлек телибез!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелегездә һәрчак шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп!









