Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Чиста китап" операциясе. 17.03.2015

Бүген мәктәп балалар думасының уку комитеты членнары китапханәче Гильманова А.Н. белән берлектә «Чиста китап” операциясы оештырдылар. Алар укучыларның рассписание нигезендә китап-дәфтәрләр йөртүләрен, аларның чисталыгын, тышланышын тикшерделәр. Кисәтүләр булмады.Шулай дәвам итик, укучылар!
-
Балалар китабы атналыгы башланып китте. 16.03.2015

Безнең мәктәбебездә 16 нчы марттан 30 мартка кадәр "Балалар китабы" дигән атналык башланып китте. Бу атналыкта төрле-төрле конкурслар һәм чаралар уздырылачак. Башлангыч сыйныфлары өчен кечкенә китапчыклар ясау конкурсы, 5 нче сыйныфтан алып 9 нче сыйныфка кадәр укучыларга - рәсем конкурслары оештырылачак. Барыгызны да актив катнашырга чакырып калабыз!
-
"Тел - күңел көзгесе"
12.03.2015
Бүген 5 сыйныфның "Зәңгәр күл" варислары белән "Тел - күңел көзгесе " дигән темага отряд сборы үткәрелде.Җыенда варислар төрле уеннар уйнадылар һәм яңа уеннар өйрәнделәр. Туган телебез турында алган белемнәрен ныгыттылар. "Зәңгәр күл" отрядында җыен бик җанлы узды.
-
Изге эшләр дәвам итә.
11.03.2015
"Язгы шәфкатьлелек атналыгы"кысаларында укучыларыбыз тимурчылык эшләрен тагы да көчәйттеләр.Бүген 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Фәүзия әбигә шефлыкка бардылар.Кызлар өй җыештырды,ә егетләр кар көрәп,канау казыдылар.Фәүзия әби балаларга бик рәхмәтле.
-
"Әниемә бүләккә" 06.03.2015

Бүген 6-нчы сыйныф укучылары белән Гильманова А.Н. җитәкчелегендә "Әниемә бүләккә" дип исемләнгән чара уздырылды. Бу чарада әниләр турында сөйләнде һәм әниләргә берсеннән-берсе матур, һәм истәлекле открыткалар ясалды.
-
Бәйрәм белән! 06.03.2015

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелебездән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Барасы юлларыгыз якты, туасы көннәрегез аяз, сәламәтлегегез нык, гомерегез озын, гаиләләрегездә тигезлек, иминлек булуын телибез.
Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!
Кем сөенмәс күреп яз ямен!
Иң зур бәхет-дуслык, тынычлыкта
Каршы алу язлар бәйрәмен!
-
"Әлифба бәйрәме"
28.02.2015
Бүген 1нче сыйныф укучыларының көтеп алган бәйрәмнәре-"Әлифба бәйрәме" булып узды.Кичәгә әти-әниләр дә бик теләп килделәр.Бәйрәмдә балалар үзләренең инде чын укучылар булуын расладылар- сәнгатьле итеп шигырь дә сөйләделәр,жырладылар да,биеделәр дә,рольгә кереп әкият геройлары да була алдылар алар.Бәйрәмнәннән әти-әниләр дә ,укучылар үзләре дә бик канәгать калдылар.
-
"Алар даны мәңгелек"акциясе. 24.02.2015

"Алар даны мәңгелек"акциясе кысаларында сугыш темасына багышланган "Иң күп китап укучы" конкурсы игълан ителгән иде. Бүген әлеге конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Китапханәче Гильманова А.Н. актив укычыларны билгеләп үтте һәм аларга грамоталар тапшырды. Актив катнашкан укучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Ир-егетләр -Ватан сагында". 24.02.2015

Гильманова А.Н. җитәкләгән "Без-театр илендә" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек дәресләренә йөрүче 3,4,5 нче сыйныф укучылары катнашында "Ир-егетләр -Ватан сагында" дип аталган сәхнәләштерелгән театраль тамаша күрсәттеләр. Тамаша барышында укучыларыбыз үзләрен чын артистларча тоттылар. Тамаша укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Молодцы, укучылар!
-
Муса Җәлилне искә алу көне. 24.02.2015

Бүген мәктәп күләмендә китапханәче Гильманова А.Н. 1-8 сыйныф укучылары белән берлектә "Патриот шагыйрь" дип аталган кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар кабат Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәхнәштерделәр, презентация карадылар. Әлеге кичә укучыларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы булды. Рәхмәт сезгә!









