Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
“Иҗатның максаты - үзеңнең мөмкинлекләреңне күрсәтү” 08.04.2015

Б. Л. Пастернак тууына 125 ел уңаеннан Чистай Дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы үткәргән “Иҗатның максаты - үзенең мөмкинлекләреңне күрсәтү” иҗат бәйгесендә 5 сыйныф укучысы Гильмиева Әнисә рус телендә үзе иҗат иткән шигыре белән катнашып дипломга лаек булды. Уңышлар сиңа, Әнисә! Җитәкчесе – Гыйлметдинова Д.Г.
-
Флешмоб 03.04.2015

Бүген хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. 1-7 сыйныф укучылары белән "ГТО значогына бер адым" темасы астында флешмоб үткәрде. Әлеге чараның максаты укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру иде. Укучылар әлеге чарада актив катнаштылар.
-
"Кошлар - канатлы дусларыбыз"!
01.04.2015
-
Бөре җыйнау акциясе
01.04.2015
Район күләмендә оештырылган каен һәм нарат бөресе җыйнау өмәсендә5-11нче сыйныф укучылары актив катнаштылар.Рәхмәт сезгә, укучылар!
-
Биеп ял итәбез! 26.03.2015

Укучыларның язгы каникуллары башланып китте. Алар айлык план нигезендә түгәрәкләргә, консультацияләргә килделәр. Хореография түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестиваль -конкурска әзерлекләрен дәвам иттеләр. Түгәрәк эшчәнлеге тәмамланганнан соң җитәкчеләре Аухадиева Н.А. белән берлектә Лесхоз бистәсендәге "Нарат" боз сараена ял итәргә киттеләр.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүз!" 21.03.2015

Бүген Сатыш авыл мәдәният йортында «Хуш киләсең, Нәүрүз!” дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бу бәйрәмдә 5 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Кичә барышында укучылар бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, яз килүгә хайваннар, кошлар, чәчәкләр үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичә төрле уеннар, биюләр , яз бәйрәменә карата матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә Нәүрүз боткасы белән чәй эчү оештырылды.
-
"Балалар китабы" атналыгындагы иллюстрацияләр конкурсы. 20.03.2015

"Балалар китабы" атналыгы нигезендә оештырылган конкурсларның берсе иллюстрацияләр ясау конкурсы иде. Анда югары сыйныфтан укучылар катнашты һәм бик күп төрле матур рәсемнәр ясалган иде. Барлык эшләр дә район конкурсына җибәрелде.
-
"Балалар китабы" атналыгындагы конкурслар. 19.03.2015

"Балалар китабы" атналыгы нигезендә безнең мәктәптә төрле-төрле конкурслар игълан ителгән иде. Шул конкурсларның берсе "Бәләкәч китапчыклар ясау" булды. Бу конкурста башлангыч сыйныфында укучы балалар бик теләп катнаштылар һәм аларның эшләре югары бәяләнде.
-
"Юбиляр китаплар" күргәзмәсе. 18.03.2015

Бүген "Балалар китабы" атналыгы нигезендә мәктәп китапханәсендә "Юбиляр китаплар" һәм "Юбиляр әсәрләр" дигән темага китап күргәзмәләре оештырылды. Китапханәче Гильманова А.Н. юбиляр китаплар турында һәм аларны иҗат иткән язучылар турында бик күп мәгълүмат җиткерде.
-
Балалар китабы атналыгы барышында. 18.03.2015

Бүген мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгы нигезендә китапханәче Гильманова А.Н. җитәкчелегендә "Китапка икенче тормыш бүләк ит" дип исемләнгән чара уздырылды. Китапларны төзекләндерү, аларга кыстыргычлар ясау - төп максат итеп куелган иде. Балалар бу чарада бик актив катнаштылар, һәм төзекләндерелгән китаплар аерым журналга теркәлеп куелдылар. Чарада катнашканыгыз өчен барыгызгы да бик зур рәхмәт!









