Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Герой шагыйрь-Муса Җәлил
13.02.2016
Муса Җәлилнең тууына 110ел тулу уңаеннан, Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, бүген 1-11 сыйныф укучылары катнашында "Гомерең калсын җирдә маяк булып!"дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрелде.Кичә барышында укучылар кабат шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар,шигырьләрен тыңладылар,"Хыял" бию төркеме кызларының биюләрен карадылар.
-
"Татарстан чаңгы юллары 2016" 13.02.2016

Бүген дәресләрдән соң барлык сыйныфларда чаңгы ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең укытучылары да актив катнаштылар. Ярышчылар өчен кайнар чәй һәм тәм-томнар әзерләнгән иде. Җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
Отжимание ярышы
12.02.2016
Айлык план нигезендә бүген ике рота кызлары арасында отжимание ярышы булып узды.Әлеге ярышта икенче рота кызлары җиңү яулады.
-
Турникта тартылу ярышы
11.02.2016
Гражданлык һәм хәрби- патриотик тәрбия бирү айлыгы планы нигезендә бүген турникта тартылу ярышы булып узды. Ярыш 52/45 нәтиҗәсе белән I ротага җиңү китерде.Молодцы,егетләр!
-
Парламент дәресе
10.02.2016
10 нчы февраль көнне тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Марданова С.Х. "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт."дигән темага Парламент дәресе үткәрде.Укучыларга аңлаешлы рәвештә әлеге төшенчәләргә бәяләмә бирелде. Гражданин буларак укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында мәгьлумат алдылар.Дәрестә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф.катнашты.
-
Музыкаль калейдоскоп
10.02.2016
"Татарның атаклы композиторлары һәм аларның музыкаль әсәрләре" темасына үткәрелгән кичәдә укучылар күп кенә композиторлар һәм аларның әсәрләре белән таныштылар.Соңыннан викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Сак булыгыз-грипп! 09.02.2016

Укучыларга грипп һәм аннан саклану чараларын үз эченә алган видеофильм күрсәтелде.Фильм бик күп файдалы киңәшләргә бай иде.Әлеге киңәшләрне истә тотсак-авырмабыз! Сәламәт булыйк,дуслар!
-
Музейга сәяхәт. 09.02.2016

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан,тарих фәне укытучысы Марданова С.Х.музей буйлап сәяхәт оештырды.Әлеге сәяхәт укучыларга бик файдалы һәм кызык булды.
-
"Оста куллар" түгәрәгендә. 08.02.2016

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар 23 нче февраль- Ватанны яклаучылар көненә әзерләнә башладылар.Бүләк өчен крючок белән брелоклар ясыйлар.Бүләкләр күз явын алырдай матур.Молодцы,укучылар!
-
Пневматик мылтыктан ату ярышы
06.02.2016
Айлык план нигезендә бүген 2 рота арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары булып узды.Кызлар да егетләр дә командалары өчен тырышлык күрсәттеләр.Җиңү- I нче ротада булды.









