Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Бәйрәм белән Сезне!
22.02.2016
Хөрмәтле ир-ат укытучылар,укучы егетләр! Сезне 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек,эшегездә һәм укуыгызда зурдан- зур уңышлар телибез.
-
һәйкәл -обелискка венок салынды
22.02.2016
Хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында бүген авылыбыздагы һәйкәл-обелискка венок салынды.Бер минутлык тынлык белән илнең иминлеген саклап, яу кырларында ятып калучылар искә алынды.
-
21 февраль-Халыкара туган те көне. 20.02.2016

21 нче февраль-Халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәптә Мөхәмәтханова Г.М. җитәкчелегендә кичә узды.Кичә барышында туган телдә шигырьләр,җырлар,биюләр башкарылды.Г.Тукайның "Туган тел" шигыре өч телдә яңгырады.Әлеге чара укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнады.
-
Автомат сүтеп җыю ярышы. 19.02.2016

Бүген ике рота арасында автомат сүтеп-җыйнау ярышы оештырылды.Ике ротадан да кызлар да, егетләр дә катнашты. Җиңү- беренче рота ягында булды.Молодцы, укучылар!
-
"Туган телем-иркә гөлем"
19.02.2016
Сатыш авылы китапханәсе мөдире Габдрахманова Гөлфинә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Халыкара Туган тел көне уңаеннан "Туган телем-иркә гөлем!" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
-
"Батырлык дәресләре" 17.02.2016

Бүген һәр класста "Батырлык дәресләре" үтте.Әлеге дәресләрдә укучылар тыныч тормышта батырлык күрсәтүчеләр-суга батучыларны,янгын эчендә калучыларны коткаручылар,мохтаҗларга ярдәм итүчеләр,сугыш кырларында батырлыклар күрсәтүчеләр һ.б.батырлар турында бай эчтәлекле видеоматериал карадылар,әңгәмә оештырдылар.Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә уңышлы булды.
-
Халыкара Туган тел көне 16.02.2016

Халыкара Туган тел көне уңаеннан, бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен, тәнәфесләрдә көн дәвамында татарча мультфильмнар күрсәтү оештырылды.Әлеге чара укучыларда туган телебезгә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Туган телем-иркә гөлем,
Киңдер сиңа-күңел түрем!.
-
"Әфган яши безнең йөрәкләрдә" 16.02.2016

Әфганчылар көне уңаеннан бүген Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Әфган яши безнең йөрәкләрдә!"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.Кичә укучыларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә бик отышлы булды.
-
"Онытылды Әфган,димәгез!"
15.02.2016
Бүген 15 февраль-Әфганчылар көне.Шушы уңайдан мәктәп радиосы аша "Онытылды Әфган, димәгез!" баш астында Әфганстан сугышы темасына җырлар яңгырады.Җир йөзендә кабат сугышлар кабынмасын,илне сугыш сөреме капламасын иде.
-
Брей-ринг. 15.02.2016

Бүген туган тел атналыгы планы нигезендә Гильманова А.Н. җитәкчелегендә 7-8 нче сыйныф укучылары белән берлектә Брей-ринг үткәрелде. Әлеге уенда ике команда көч сынашты. Уенчылар 4 турда белемнәрен сынадылар. Уенда 8 нче сыйныф укучылары командасы җиңү яулады.









