Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Өйрәнү эвакуациясе узды 06.09.2016

"Балаларның иминлеген саклау" айлыгы барышында, бүген пожар куркынычы туганда үзеңне дөрес тотарга һәм тиз арада урамга чыгарга өйрәтү максатыннан, өйрәнү эвакуациясе уздырылды. Барлык укучыларның да повязкалары бар һәм укучылар тиешле маршрут буенча хәрәкәт иттеләр.
-
Фельдшер белән очрашу 06.09.2016

"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы дәвам итә. Бүген авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р.белән очрашу булып узды.Ул укучыларны беренче ярдәм күрсәтү,бәлага тарыганда үз-үзеңне тоту юллары белән таныштырып узды.Очрашу файдалы булды.
-
"Экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный" 05.09.2016

Бүген "Экстремизмга -юк!" айлыгы кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И.укучыларны экстремистлар,аларның кешелек дөньясына китергән зыяны турында чыгыш ясады.Укучыларны һәрчак уяу булырга чакырды.
-
"Экстремизмга -юк!" 03.09.2016

"Экстремизмга-юк!" айлыгы планы нигезендә бүген 5-11 нче сыйныфларда, Беслан шәһәрендә булган фаҗигане искә алу уңаеннан,класс сәгатьләре үткәрелде.Әлеге фаҗигадә 300 дән артык кешенең гомере өзелә.Шуларның 186 балалар.Әлеге вакыйгалар кабатланмасын!
-
Өстәмә белем бирү эшчәнлеге башланды 02.09.2016

Бүген 15 укучыны берләштергән "Оста куллар"түгәрәге эшен башлап җибәрде.Укучылар бик теләп җыйналдылар.Гильманова А.Н.укучыларны еллык эш планы,куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Инструктажлар үткәрелде 01.09.2016

Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр класста куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде һәм аларны үтәргә тиешлек аңлатылды.Бигрәк тә электр приборлары белән эш иткәндә,юлда йөрү кагыйдәләре,террорчылык актлары туган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.Исән-имин булыйк!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2016

-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне 1 сентябрь -Белем бәйрәме белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек -саулык, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телибез.
-
Сулыкларда сак булыйк! 24.06.2016

Эссе җәй көннәрендә балалар да, олылар да су коенырга ярата. Су коенган вакытта һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, онытмаска тиеш. шушы уңайдан "Кояшкай" ял лагерына йөрүче балаларга су коенганда, сулыкларда үз - үзеңне оту тоту кагыйдәләре аңлатылды. Җәйләр исән имин хәвефсез үтсен!
-
Юл йәрү кагыйдәләрен барыбыз да үтик! 24.06.2016










