Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
ГРИПП һәм ОРВИ га каршы аңлату эшләре
22.09.2016
Бүген авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р. укучыларга ГРИПП һәм ОРВИ га каршы көрәш чаралары турында сөйләде.Укучыларны гриппка каршы прививка ясарга чакырды.
-
Мәктәп Думасына сайлаулар үтте
19.09.2016
18 нче сентябрь көнне мәктәп Думасына спикер сайлау оештырылды.Сайлауларда 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.Сайлаулар гадел үтте.
-
Бердәм мәдәни дәрес
16.09.2016
Бүген башлангыч сыйныф укучылары катнашында Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.Әлеге чарада Татарстанның истәлекле урыннарына читтән торып сәяхәт үткәрелде. Авыл китапханәчесе Габдрахманова Гөлфинә укучыларны мәдәни көндәлекне тутыру тәртибе белән таныштырды. Кичә ахырында укучыларга мәдәни көндәлекләр таратылды.
-
Корбан ашы
14.09.2016
Бүген мәктәбебездә корбан ашы булып үтте.Корбан ашында авылыбызның имам хатибы Шакиров Габделәхәт укучыларга вәгазләр сөйләп иманлы,шәфкатьле булырга чакырды.
-
"Шәфкатьле булыйк!" 09.09.2016

Мәктәбебездә "Көзге шәфкатьлелек" айлыгы дәвам итә.Башлангыч сыйныфларда "Шәфкатьле булыйк!"темасына уен-дәрес үткәрелде.Әлеге дәрестә укучылар кабат шәфкатьле булуның изге гамәл икәнлегенә төшенделәр.
-
Экологик дәрес 09.09.2016

"Көзге шәфкатьлелек" айлыгы дәвам итә.Бүген Габдрахманова Ә.Н. 1-4 сыйныф укучылары катнашында "жир- туган йортыбы" исеме астында экологик дәрес үткәрде.Укучыларны бүгенге көндә булган экологик проблемалар белән таныштырды,видеофильм карау оештырды.
-
Бердәм куркынычсызлык дәресе 08.09.2016

ОБЖ фәне укытучысы Ахметов А.Х.1-8 нче сыйныф укучылары өчен Бердәм куркынычсызлык дәресе уздырды.Дәрес барышында пожар һәм аны китереп чыгарган сәбәпләр,пожар вакытында үз-үзеңне тоту,эвакуация планы, янгын сүндергеч белән эш итү юлларын өйрәтте.Дәрес эшлекле узды.
-
Флешмоб 08.09.2016

"Аеклылык"акциясе кысаларында, бүген 8 нче сыйныф укучылары 1-8 сыйныф укучылары катнашында флешмоб үткәрделәр.Аларның девизы "Без- сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!".
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 07.09.2016

"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы планы нигезендә бүген Гильманова А.Н. "Пожарлардан сак булыйк!"темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.Укучыларны сак булырга өндәде.
-
Әти-әниләр җыелышы. 07.09.2016

Бүген 2016-17 нче уку елы планы нигезендә әти-әниләр җыелышы булып узды .Җыелышта Саба муниципаль районы Башкарма комитетыннан вәкил Исхакова Альбина Раифовна,балигь булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибгатов Айгиз Анасович,ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич,Сатыш авылы җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фәһимович катнашты.Әти-әниләр җыелышында түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде.
1.Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр.
2.Ашханәдә туклану
3.Кич йөрү вакыты
4Терроризм,экстремизмга каршы көрәш .
5ГРИПП һәм ОРВИ дан саклану юллары
6.Балаларның иминлеген саклау.
7ОГЭһәм ЕГЭ мәсьәләсе
Җыелыш әти-әниләрнең актив катнашында узды.
2.









