Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Без үзебез генә түгел!" 25.04.2016

17нче май-Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне.Шушы уңайдан 25 нче апрельдән 17 нче майга кадәр мәктәбебездә "Балаларның ышаныч телефоны" айлыгы башланып китте.Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р."Без үзебез генә түгел" дигән чыгыш ясады.Ул укучыларны Ышаныч телефоны белән таныштырды, нинди шартларда аңа мөрәҗәгать итәргә кирәклекне аңлатты.
-
Марк Твен әсәре буенча әдәби-квест. 25.04.2016

Буген китапханәче Гыйльманова А.Н. 5-6 сыйныф укучылары белән берлектә Марк Твен әсәре буенча әдәби -квест үткәрделәр. Уен барышында 4 команда 5 этапта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Җитезләр" командасы җиңу яулады.Уен бик кызыклы һәм куңелле булды.
-
"Георгиевская ленточка" 23.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары һәйкәл-обелискка барып,Бөек Ватан сугышында һаләк булучыларны 1минутлык тынлык белән искә алып кайттылар.Аларның батырлыклары мәңгелек!.
-
А.П.Маресьев батырлыгы. 23.04.2016

Бүген Советлар Союзы Герое ,летчик А.П.Маресьевның тууына 100 ел тулу уңаеннан 2-11 нче сыйныфларда тәрбия сәгатьләре булып узды.Укучылар А.П.Маресьевның тормыш юлы,батырлыгы турында бай мәгьлумат алдылар.
-
"Бөтендөнья җир "көне 22.04.2016

"Бөтендөнья җир" көне уңаеннан химия-биология укытучысы Хасанова В.Р. 5-8 нче сыйныф укучылары белән "Җиребезне саклыйк!" дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрде.Кичә барышында экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары каралды.
-
Минанхузин Ильфир җиңүче 22.04.2016

Казан шәһәренең Актерлар йортында 19-22 апрель көннәрендә Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан VI Халыкара “Тукай замандашлары” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте.
Әлеге шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелм бирү мәктәбеннең 8 нче сыйныф укучысы Минанхузин Илфир катнашты.Илфир 19,20 апрель көннәрендә уңышлы чыгыш ясап, 22 апрель көнне Актерлар йортында үткән Гала –концертта чыгыш ясады һәм III урынга лаек булды.
-
"Сүнмәс йолдызлар" 22.04.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтханова Г.М. 1-11нче сыйныф укучылары катнашында юбиляр язучыларга багышланган "Сүнмәс йолдызлар" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Кичә барышында юбиляр язучыларның әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде,шигырьләре яңгырады, җырлар,биюләр башкарылды . Афәрин,укучылар!
-
"Шәфкатьле булыйк!" 21.04.2016

Бүген "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясы кысаларында рәсем укытучысы Гильманова А.Н. "Шәфкатьле булыйк!"девизы астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.Укучылар әлеге күргәзмәдә актив катнаштылар.
-
"Изге эшләр көне" 21.04.2016

"Изгелек җирдә ятмас!" девизы астында бүген 5-11 нче сыйныф укучылары үзләренә беркетелгән әби-бабайларга шефлыкка бардылар.Аларның эшләреннән һәркем канәгать калды. Рәхмәт сезгә,укучылар!
-
"Тукай яши безнең йөрәкләрдә" 20.04.2016

Айлык план нигезендә бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Тукайның тормышын һәм иҗат юлын эченә алган видеофильм күрсәтелде. Укучылар Г.Тукайның иҗаты белән кабат таныштылар.









