Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Һөнәрләр илендә" 05.04.2016

Каникул вакытында укучыларыбыз әти-әниләренең эш урыннарында булып,эш шартлары,эшләү алымнары белән танышып,презентацияләр ясадылар.Атна дәвамында һәр класста шушы презентацияләрне карап,фикер алышулар башланды.
-
Кырым-Севастополь-Россия 05.04.2016

Бүген5-7 нче сыйныф укучылары арасында Кырым-Севастополь-Россия дуслыгын раслаган рәсем күргәзмәсе оештырылды.Укучылар әлеге конкурста актив катнаштылар.
-
"Чисталык айлыгы" башланды 04.04.2016

1апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында "Чисталык айлыгы" башланып китте.Шушы айлык планы нигезендә бүген 8,10 нчы сыйныф укучылары белән берлектә мәктәп янында кар тарату эшләре башланып китте.Укучыларга зур рәхмәт.
-
Кырым-Севастополь-Россия
02.04.2016
Бүген 5-11 нче сыйныфларда Кырым һәм Севастопольнең Россия Федерациясе составына кушылуына 2 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре булып узды.
-
Китаплар күргәзмәсе 01.04.2016

Бүген китапханәче Гильманова А.Н.китапханәдә сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырды.Укучыларны шагыйрь иҗаты белән якынырак таныштырды.
-
Технология фәне укытучылары семинары 31.03.2016

Бүген мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары булып узды.Технология фәне укытучысы Марданов А.М.7нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте һәм проект эше эшләү буенча тәҗрибә уртаклашты.Район укытучылары технология фәнен укыту өлкәсендә булган проблемаларны уртага салып хәл иттеләр.Семинар файдалы һәм эшлекле үтте.
-
Педикулез авыруын кисәтү 31.03.2016

Бүген авылыбыз фельдшеры Зарипова Э Р.укучылар арасында педикулез авыруын ачыклау максатыннан медосмотр үткәрелде.Шунысы куанычлы, укучылар арасында әлеге чир белән авыручылар юк.
-
Фельдшер киңәшләре. 30.03.2016

Бүген авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р.белән очрашу оештырылды.Ул укучыларга йогышлы чирләр,бигрәк тә, кыр тычканнары,кимерүче хайваннар таратучы чирләр турында файдалы чыгыш ясады.Укучыларга табигатькә чыккан чакларда алардан сак булырга чакырды.Сәламәт булыйк,укучылар!
-
"Нарат" боз сараенда
24.03.2016
Бүген 5-8 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена барып рәхәтләнеп тимераякта шудылар.Шугалак өстендә бер сәгать сизелми дә үтеп китте.Укучыларның йөзләре шатлыктан нур бөрки иде.Ай,рәхәттә соң бу каникуллар!
-
"Шаги в науку" фәнни конференциясе
23.03.2016
Балтачта үтүче "Шаги в науку" дип исемләнгән фәнни конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Габдрахманова С.Р.катнашты. Сөмбел уңышлы чыгыш ясап өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Молодец,Сөмбел!









