Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Булачак беренчеләр мәктәптә! 06.02.2016

2016-17нче уку елында беренче сыйныфка укырга керүче балалар мәктәпкә килеп,мәктәп тормышы белән танышып киттеләр.Аларга бигрәк тә технология,информатика,химия кабинетлары,спортзал,актлар залы,китапханә,музейлар ошады.Алар инде бүгеннән укучы булырга теләк белдерделәр.
-
Спартакиада тәмам.
06.02.2016
Кышкы спартакиада тәмам.Гомуми исәп буенча Саба районы командасы 3 нче урынга лаек булды.Ярышларда катнашкан коллегаларыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Кызлар арасында волейбол ярышы
04.02.2016
Айлык план нигезенә таянып, ОБЖ фәне укытучысы Ахметов А.Х.кызлар арасында волейбол ярышы үткәрде.Ярыш II нче рота кызларының җиңүе белән тәмамланды.Молодцы,кызлар!
-
Ике рота арасында волейбол ярышлары башланып китте. 03.02.2016

Гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы планы нигезендә бүген ике рота арасында волейбол ярышлары башланып китте.Егетләр арасындагы ярыш I ротаның җиңүе белән тәмамланды. Молодцы,егетләр!
-
Геройлар онытылмый! 03.02.2016

Гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында "Геройлар онытылмый!" дип исемләнгән видеофильм карау оештырылды.Әлеге фильм авылыбызның Бөек Ватан сугышы геройларына багышлана.Укучыларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә бик отышлы чара булды.Бүгенгесе көндә инде безнең арадан мәңгелеккә киткән авылыбыз геройларын кабат искә төшерү,аларның үгет-нәсихәтләре укучыларда кызыксыну уятты.
-
Противогаз кию ярышы
02.02.2016
Бүген айлык план нигезендә ике рота арасында противогаз кию ярышы булып үтте. II нче рота егетләре һәм кызлары өлгерлек күрсәтеп,җиңүяуладылар.Молодцы,II нче рота !
-
Әти-әниләр җыелышы 01.02.2016

1нче февраль көнне мәктәбебездә 11нче сыйныф укучыларынының әти-әниләре өчен җыелыш булып узды.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Хасанова М.Р.әти-әниләрне ЕГЭ документлары,сынап карау контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды.Соңыннан фән укытучылары белән индивидуаль сөйләшүләр оештырылды.
-
Футбол ярышында 3нче урын
30.01.2016
Футбол түгәрәгенә йөрүче 2002-2003нче елгы егетләр 30гыйнвар көнне Шәмәрдәндә узган ярышта катнашып III нче урын яулап кайттылар.Молодцы,егетләр!
-
Тимурчылык эше дәвам итә 30.01.2016

Көчле бураннар булу сәбәпле,тимурчыларга эш артты.Атна дәвамында тимурчылар үзләренә беркетелгән әби-бабайларга кар көрәргә йөрделәр.Әлеге эшләре өчен әби-бабайлар балаларга бик рәхмәтле.
-
9нчы сыйныфта әти-әниләр җыелышы 29.01.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булып узды.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Хасанова М.Р.әти-әниләрне ОГЭ документлары,пробное тестирование нәтиҗәләре белән таныштырып узды.Соңыннан әти-әниләр индивидуаль сөйләшүләргә таралдылар.









