Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне" 01.06.2013

Бүген «Мультландия» лагеры беренче көнен эшли башлады. “1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне» уңаеннан лагерь балалары белән “Балачак бәйрәме” узды. Бәйрәмдә шаян клоуннар, биючеләр катнашты. Балалар биеделәр, җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан асфальтта рәсем ясау конкурсы узды.
-
Сабантуйда 31.05.2013

31 май көнне мәктәбебездә балалар сабантуе үткәрелде. Сабантуй ул - көрәш, ярыш, бил алыш, узыш! Һәр бала барлык уеннарда бик актив катнаштылар. Уеннар бик күп иде: кул көрәше, чүлмәк вату, аркан, таяк тарту һәм иң күңеллесе көрәш иде. Шулай ук матур җырлар, биюләр башкардылар.
-
9 май - Җиңү көне 09.05.2013

Сезне барыгызны да Бөек Җиңүнең 68еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйбыз.Тыныч күк йөзе, бәхетле һәм мул тормыш, иҗади х езмәт шатлыгы телибез.
Күкрәкләрдә чыңлый медальләре,
Җиңү көне саен парадта.
Чал чәчләре җилфер-җилфер итә,
Ефәк җилләр искән тарафта.Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
-
Географиядән семинар
25.04.2013
25.04.2013 көнне мәктәптә география укытучыларының район семинары үтте. Семинарда II категорияле укытучы Сәләхиев Алмаз Фәйзетдинович 7 нче класста географиядән “Евразия” темасына ачык дәрес һәм “Кошлар - безнең дусларыбыз” дип исемләнгән ачык класстан тыш чара уздырды.
Семинар түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән дәвам итте. Методик берләшмә җитәкчесе Галимҗанова Р.М. җитәкчелегендә укытучылар алда торган мөһим бурычлар, бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт аккредитациясе мәсьәләләре турында сөйләштеләр
-
Парламент дәресләре 25.04.2013

Бүген мәктәбебездә парламент дәресләре үткәрелде. Дәүләт символларын искә төшерү, Татарстан гимны сүзләре белән танышу, төрле уеннар уйнау күңелле узды.
-
"В гостинной профессора Хиггинса" 23.04.2013

6 нчы сыйныф укучысы Саляхиева А. һәм 7 нче сыйныф укучысы Нигматзанова Г. инглиз теленнән III Республика фонетик конкурсында ("В гостинной профессораХиггинса") актив катнашып, сертификатка лаек булдылар. Җитәкчеләре: Кашапова А.Р., Котдусова А.И.
-
Электроэнергия
18.04.2013
Энергияне сакчыл тоту hәм әйләнә-тирә дөньны саклауга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан бүген hәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
"Аҗаган - 2013" 17.04.2013

17 апрель көнне Сабабаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик уен "Аҗаган -2013" зонаара ярышлары үтте. Безнең мәктәп укучылары да бу уенда катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар: автомат сүтеп-җыюда егетләр арасында Шарипов Ришат - 1 урын, кызлар арасында Шаймурзина Илүзә -1 урын, пневматик мылтыктан атуда Ибраев Фидәрис -1 урын, ОЗК киюдә Хуҗиева Гөлия - 3 урын, "подтягивание туловище из положения лежа" Шаймурзина Илүзә - 3 урын. Биш мәктәп арасында 3 урынны яуладылар. Молодцы!!!
-
Каникулда күңелле ял итәбез 29.03.2013

Менә укучыларның көтеп алган язгы каникуллары да килеп җитте. Һәм укучылар аны бер дә бушка үткәрмиләр.
-
Әлифба бәйрме 23.03.2013

22 март көнне 1 сыныф укучылары "Әлифба бәйрәме" үткәрделәр.




