Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99
-
Нәүрүз килә 22.03.2013

21 март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үтте. Укучылар театральләштерелгән тамаша карадылар. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды шуннан соң барысы да карга боткасыннан авыз иттеләр.
-
Урман көне 21.03.2013

21 март - Халыкара урман көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 21 март көнне мәктәп күләмендә урманнарны саклауга багышланган чара үтте.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2013

Бүген мәктәбебездә 8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды.
-
Конференция 28.02.2013

27.02.2013 көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Ә.Кәримуллинның иҗаты, милли мәдәният традицияләре белән таныштыру максатыннан Әбрар Кәримуллин исемендәге укучыларның фәнни – гамәли конференциясе булып узды. Укучылар үзләренең фәнни эшләре белән “Татар филологиясе”, “Рус филологиясе”, “Инглиз теле”, “Тарих”, “Татар халкының мәдәнияты һәм тарихы” секцияләрендә чыгыш ясадылар. Фәнни-тикшеренү эшләрен Казан (Идел буе) федераль университеты доцентлары һәм профессорларыннан төзелгән жюри әгъзалары бәяләде. .
Әлеге конференциядә безнең мәктәптән дә ике укучы катнашты: 11нче сыйныф укучысы Нафикова Гөлнара, 9нчы сыйныф укучысы Шәйморзин Илнар катнаштылар. Нафикова Гөлнара “Мирсәет Солтангалиев –дәүләт эшлеклесе” исемле эше белән Республика күләмендә II урынны, Шәйморзин Илнар “Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында милләт мәсьәләсенең чагылышы” исемле эше белән Республика күләмендә III урынны яуладылар. Аларга мактау грамоталары тапшырылды. Әлеге укучыларга һәм аларның җитәкчеләре Йосыпова Райлә Илгизовнага һәм Җиһаншина Рузалия Зиннуровнага зур рәхмәт.
-
Аҗаган -2013 27.02.2013
27 февраль көнне оборона-масса айлыгы планы нигезендә мәктәптә "Аҗаган-2013" үткәрелде. Укучылар бик зур әзерлекләрен күрсәттеләр. 6-11 сыйныфлар ике командага бүленеп строй һәм җыр конкурсы, противогаз кию, автомат сүтеп җыю, шигырь конкурсы, ОЗК кию, стенгазета чыгару, пневматик винтовкадан ату һәм флаг эзләү буенча көч сынаштылар. Ярышлар бик кискен барды, тик шулай да аз гына өстенлек белән икенче батальон җиңүгә иреште. Молодцы!!! -
Ата-аналар җыелышы 22.02.2013

22 февраль көнне укучыларның мәктәпкә барганда һәм кайтканда куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
"Ел укытучысы" 19.02.2013

"Ел укытучысы 2013" конкурсында безнең мәктәптән физика укытучысы Юсупов Зөфәр Закирович һәм химия укытучысы Саляхиева Әнисә Котдусовна катнаштылар. Алар мастер-класс, класс сәгате бирделәр һәм беренче урынга лаек булдылар. 18 февраль көнне аларга грамата һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, алда уңышлар телибез!!!
-
Чаңгыда шуу 16.02.2013

Укучыларны чыныктыру һәм аларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан һәркөнне график нигезендә дәресләрдән соң чаңгыда йөрү каралган.
-
"Лыжня России" 09.02.2013

Бүген Курсабаш авыл җирлегендә "Лыжня России" үткәрелде. Ярышта Курсабаш урта мәктәбе укучылары, укытучылары да актив катнашты.
-
Электрон түләү 08.02.2013

8 нче февраль көнне 1-11 сыйныф укучыларына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон челтәр аша куллану һәм файдалану буенча мәгълүмәт бирелде. Укучыларга бу яңалык бик кызыклы һәм файдалы булды.




