Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Бәйрәм белән хөрмәтле Укытучылар 05.10.2013
Кадерле укытучылар!Бүген илкүләмендә Укытучылар көне. Сезне шушы һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, күп шатлыклар телим. Туар таңнарыгыз куанычлардан гына торсын. Кайгы җиле беркайчан да ишегегезне какмасын.
Бәйрәм белән сезне, Укытучым!
Балкып тор син гел иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр.
Гел яхшылык кына эшлә син. -
Укытучылар көне 04.10.2013

Бүген Сабаның мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган чара үтте. Укытучыларны муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов котлады. Мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф.Шакиров та мөгаллимнәргә изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең беренче өлешендә укытучыларга РФ, РТ мәгариф һәм фән министрлыкларының, район башлыгының һәм мәгариф бүлегенең мактаулы исемнәре, грамоталары тапшырылса, икенче өлештә исә Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт Драма Театрының "Саташкан күңел" спектакле укытучыларыбызга зур бүләк булды.
-
География дәресендә 03.10.2013

Бүген 6 сыйныфта географиядән "Җир өслегендәге тигезсезлекләрнең планда сүрәтләнеше" дигән темага практик дәрес узды. Укучылар нивилир ясап аның белән эшләү күнекмәләрен өйрәнделәр.
-
"Ватан" конкурсы 28.09.2013

27 нче сенябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Ватан" конкурсы булып узды. Бу конкурста сәнгать буенча оештырылган барлык түгәрәкләр дә актив катнашты. Вокал номинациясендә "Күңелле балачак" ансамбле һәм соло номинациясендә Зиганшина Адилә, "Хорегорафия" номинациясендә "Яшьлек" бию коллективы уңышлы гына чыгыш ясадылар. Һәр катнашучыга грамота тапшырылды.
-
Авыл җыены 27.09.2013

26 нчы сентябрьдә Курсабаш мәдәният йортында "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уңаеннан зур җыелыш булды. Бу җыелышка сабадан мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф. , прокуратура вәкиле, нарколог та чакырулы иде. Курсабаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шаймурзина Рәмзия Нурисламовна да чыгыш ясады.
-
Фельдшер белән очрашу 26.09.2013

Курсабаш авылы фельдшеры Нафикова Рушания Имамовнаның “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы уңаеннан югары сыйныфлар белән очрашып сөйләшүе укучылар өчен бик файдалы булды. Ул үзенең чыгышында “Нәрсә ул наркомания?” һәм ул гаиләгә нинди һәм күпме зыян китерүе турында белгеч буларак аңлатып үтте. Уңышка бары тик уртак тырышлык белән генә ирешергә мөмкинлеген ассызыклады.
-
"Сәламәт яшәү рәвеше" 25.09.2013

"Основа лидерство" түгәрәгенә йөрүче укучылар түгәрәк җитәкчесе Шамсутдинова Рузалина Альфредовна белән берлектә "Сәламәт яшәү рәвеше" темасы буенча әңгәмәдә катнаштылар һәм шул теманы чагылдырган плакатлар ясадылар.
-
Һәйкәлләрне чистарту 23.09.2013

-
"Гөмбәләр иленә сәяхәт" 23.09.2013

Бүген 7 сыйныф укучылары биология дәресендә "Гөмбәләр патшалыгы" белән таныштылар. Аларның төзелешләрен һәм әһәмиятен өйрәнделәр.
-
"Татарстан кроссы -2013" 21.09.2013

Бүген мәктәбебез стадионында "Татарстан кроссы -2013" булып узды. Анда барлыгы 78 кеше катнашты. Кечкенәләр төркеме арасында: 1урынны: кызлардан




