Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
ПВдан ату 24.02.2014

Мәктәбебездә “Хәрби – патриотик спорт айлыгы” дәвам итә. Шул уңайдан һәр сыйныф укучысы үзен төз ату буенча сыный. Һәм түбәндәге нәтиҗәләр билгеләнде:
Кызлар арасында:
I урын - Хайруллина Миләүшә
II урын - Шаймурзина Илүзә
III урын - Юсупова Ризәлә
Малайлар арасында:
I урын - Галимуллин Инсаф
II урын - Рахимуллин Радик
III урын - Зиннуров Динислам, Ганиев Расил
Молодцы!!!
-
Конференция 22.02.2014

20 февраль көнне Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гомумреспублика фәнни – гамәли конференция узды. Курсабаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шаймурзин Илнар әлеге конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап диплом һәм грамотага ия булды.
-
"Место подвига - Афганистан" 22.02.2014

Безнең мәктәп укучылары бик күп конкурсларда катнашып киләләр. Республика күләм уздырылган"Место подвига - Афганистан" конкурсының район этабында 4 сыйныф укучысы Хәйруллин Сәйдәш 2 нче урынны яулады. Без аны чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә яңа уңышларга ирешүен телибез.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 20.02.2014

-
Cугыш чоры җырларына конкурс 18.02.2014

Буген 18 февраль көнне Бөек җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү максатыннан сугыш чоры җырларына конкурс булды. Укучылар бик теләп катнашты. Алар аерым һәм класслап та җырлар әзерләгәннәр иде. Бу конкурска әзерләнгән вакытта укучылар бик күп яңа төрле җырлар тапканнар һәм конкурс барышында яңа информацияләр дә алдылар.
-
Математикадан олимпиада 18.02.2014

18 февраль көнне 4 сыйныф укучысы Нагимова Зилә Республика күләм уздырылган математика фәненнән олимпиада да катнашты. Аңа уңышлар телибез!
-
Шахмат ярышлары 14.02.2014

Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык уңаеннан шахмат ярышлары булды һәм түбәндәге урыннар билгеләнде:
малайлар арасында:
I урын- Нагимов Илгизәр
II урын- Ибраев Фирдус
III урын- Хайруллин Сәйдәш
кызлар арасында:
I урын - Нагимова Зилә
II урын - Муртазина Гөлшат
III урын - Валиуллина Азалия
Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. МОЛОДЦЫ!!!
-
“Мәгариф” журналы хезмәткәрләре белән очрашу 14.02.2014

2012 – 2013 нче уку елында Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны югары баллларга тапшыру һәм олимпиадалар нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп республика күләмендә беренче урынга лаек булды. Мәктәбебез директоры Шамилов Илшат Мирдахметович республиканың “Иң яхшы директорлары” исемлеге арасына керде. “Укытуда иң югары күрсәткеч” номинациясендә җиңү яулап район мәгариф идарәсе тарафыннан диплом һәм күчмә кубокка ия булды. Мәктәбебезнең әлеге уңышлары “Мәгариф” журналы хезмәткәрләрен дә битараф калдырмаган. 13 нче февраль көнне әлеге журналның баш мөхәррире Илдар Миргалимов һәм аның урынбасары Радик Сабиров безнең мәктәбебездә булып, әлеге уңышларыбызның сере белән кызыксындылар. Шул максаттан укытучыларыбызның дәресләрендә булдылар, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучыларның чыгышларын карадылар.
-
Сыйныф сәгатьләре 13.02.2014

Бүген мәктәбебездә айлык кысаларында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык башланды
08.02.2014
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы төстә айлык игълан ителде. Айлык барышында рәсем конкурсы, стенгазета чыгару, чаңгы ярышлары, "Есть такая профессия - Родину защищать" темасына класс сәгатьләре, волейбол, баскетбол, ПВдан ату, шахмат ярышлары, ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрикләү концерты, Бөек җиңүнең 70 еллыгына әзерлек максатыннан сугыш чорына багышланган шигырь, җыр конкурслары каралган.




