Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Студентлар очрашуы 01.02.2014

Безнең мәктәптә 31 нче гыйнвар көнне төрле уку йортларында укучы студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга 8 студент килгән иде. Алар һәрберсе үзләренең уку йорты, тору шартлары, уку йортына кабул итү шартлары, нинди фәннәрдән БДИ һәм гомуми күпме балл кирәк булуы турында укучыларга бик теләп һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр. Аларның сөйләгәненнән күренгәнчә, уку йортына эләгә алсаң, хәзерге студентларга яшәр өчен дә, укыр өчен дә барлык шартлар тудырылганлыгы аңлашылды.
Әлеге очрашудан барлык укучылар һәм укытучылар үзләренә бик күп яңалык алдылар. Очрашудан соң күңелле дискотека оештырылды. Һәркем канәгать күңел белән кайтып китте әлеге кичәдән.
-
“Батырлык дәресләре” 27.01.2014

Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан ,барлык сыйныфларда да тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Ленинград блокадасы чорындагы авырлыклар турында укучылар бик кызыксынып тыңладылар, үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Спорт ярышлары.
25.01.2014
-
Саба радиосында чыгыш. 23.01.2014

Без 23 нче январь көнне Саба радиосында чыгыш ясадык. Чыгышыбызда мәктәбебездә укыту торышы, укучыларның һәрьяклы үсешендә түгәрәкләрнең әһәмияте хакында ,”Балкыш” балалар оешмасы укучыларның конкурсларда, төрле иҗади чараларда хакында таныштырдык. Һәр чыгыш матур җырлар белән үрелеп алып барылды. Чыгышыбыз бик уңышлы чыкты. Яңадан чыгыш ясау теләге белән Саба радиосы белән хушлаштык.
-
Укучылар иҗаты 22.01.2014

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар өчен дәрестән тыш эшчәнлек бик кызыклы үтә. Укучылар "Осталар шәһәре", "Оригами", "Модульное оригами"эшчәнлекләрендә шөгыльләнәләр.
-
Чисталык рейды 20.01.2014

20 гыйнвар көнне укучылар, педагог - организатор белән берлектә, "Чисталык рейды" үткәрделәр. Алар һәр классларда китап тотылышларын, дәфтәрләрнең чисталыгын, шулай ук укучыларның форма белән йөрешләрен тикшерделәр.
-
Экскурсияга бару 18.01.2014

8нче сыйныф укучылары Алмаз Фәйзетдинович җитәкчелегендә авылыбызның фельдшер акушерлык пунктына экскурсиягә бардылар. Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Рәсем конкурсы 17.01.2014

Мәктәбебездә тиздән үтәчәк олимпиада белән таныштыруу чаралары бик күп үтә. Шуларның берсе булып "Олимпиада - 2014" темасына багышланган рәсем конкурсы булды. укучылар тырышып ясаган рәсемнәрен күргәзмәгә тапшырдылар.
-
"Олимпиада һәм без"
15.01.2014
15 гыйнвар көнне башлангыч сыйныфлар арасында " Олимпиада һәм без" исеме астында шигырь һәм инша конкурсы узды.
-
3 нче чирек башланды
13.01.2014




