Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Живая классика" 23.04.2014

22 апреля 2014 года на базе Центра детского творчества состоялся районный конкурс чтецов «Живая классика». Ученица 6 класса Ибраевой Минзаде за чтение отрывка из произведения Н.Носова «Живая шляпа» заняла I место (учитель –Акбирова В.Ф.) Поздравляем!
-
Һәйкәлне чистарту 22.04.2014

Бүген "Лидерлык нигезләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар белән Курсабаш авылындагы обелискның тирә-ягын чистарттык.
-
Теннис ярышы 19.04.2014

-
Тотальный диктант-2014 12.04.2014

-
Физика укытучыларының район семинары 12.04.2014

11 апрель көнне физика укытучылары өчен “Хәзерге заман шартларында укучыларга астрономик белем һәм күнекмәләр бирү үзенчәлекләре” дигән темага семинар үтте. Семинар кысаларында Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика укытучысы Юсупов З.З. укучылар белән Ю.А.Гагаринның тууына 80 ел тулуга һәм В.В.Терешкованың космоска очуына 50 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрде, астрономиядән мәсьәләләр чишү буенча мастер-класс күрсәтте, укучыларга астрономик белем һәм күнекмәләр бирү үзенчәлекләре турында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук семинар барышында Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика укытучысы, район методик берләшмәсе җитәкчесе Рахимов Р.М. физикадан БДИ мәсьәләләрен чишү буенча мастер-класс күрсәтте. Саба гимназиясенең физика укытучысы Гарифуллин Р.М. “КАИ-Лазер” һәм “Дом занимательной науки и техники”да укучылары белән экскурсия вакытында алган тәэсирлэре белән уртаклашты.
-
Сәламәт тәндә сәламәт акыл 08.04.2014

7 апрель – Сәламәтлек көне уңаеннан физик тәрбия фәннәре укытучысы Шәймурзин Илнур Корбанович өлкән сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы үткәрде. Ярыш бик киеренке барды . Нәтиҗәләр буенча 1 урынны -10 класс, 2 урынны - 11 класс, 3 урынны -9 класс укучылары алды.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2014

7 апрель –Сәламәтлек көне . Бу көнне педагог-оештыручы Магсумова А.М. эзтабарлар белән “Сәламәтлек –иң зур байлык” исемендәге җыен үткәрде. Җыенда укучылар җиләк-җимеш, яшелчәләрнең сәламәтлеккә файдалары турында сөйләштеләр, шәхси - гигиена кагыйдәләрен кабатладылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Ачык ишекләр көне 04.04.2014

Бүген Курсабаш урта мәктәбендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек буенча ачык дәресләр үткәрелде. Әти-әниләр һәм дәресләргә кереп утырган укытучылар, укучылар бик канәгать калдылар.
-
Сбор 01.04.2014

Беренче апрель көнендә 7 сыйныф укучылары белән “ Толерант кеше булу җиңелме?” исемендә сбор уздырылды. Укучылар сборда ике төркемгә бүленеп сорауга җавап эзләделәр. Һәм соңыннан шундый нәтиҗәгә килделәр:
Ә бит дөнья шундый матур үзе,
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 30.03.2014

Бүген 3,4, 5,6 сыйныф укучылары белән "Нарат" боз сараена бардык һәм ял итеп кайттык. Балаларга бик ошады, каникулның соңгы көнен күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.




