Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
13нче көн 16.06.2014

Бүгенге көн дә күңелле генә үтте. Укучылар математик ребуслар чиштеләр, халык авыз иҗатындагы саннарны барладылар, авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар, яңа китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә көндезге аштан соң аларны математикага багышланган "Могҗизалар кыры" көтә иде. Балалар бүгенге көнне файдалы һәм күңелле итеп ял иттеләр.
-
Турнир 14.06.2014

Көн яңгырлы булу сәбәпле, әтиләр көненә багышланган турнирны спортзалда мини футбол итеп уздырдык. Ике команда уйнады. Һәр командада берәр әти һәм 4 бала катнашты. Уен бик күңелле барды. 6:4 исәбе белән "Яңа буын" командасы "Ак җилкәннәр командасын җиңде.
-
12 нче көн 14.06.2014

Бүген "Математика фәннәр патшасы" исемендәге брейн-ринг уздырылды. Укучылар ике отрядка бүленеп көч сынаштылар. Һәр отряд үзенең газетасын чыгарды һәм аны иптәшләренә тәкъдим итте. "Буталанмыйча сана", математик шигырь язу бәйгеләрендә укучылар бик актив катнаштылар.
-
Математик Сабантуй 13.06.2014

Лагерьның унберенче көне дә күңелле генә үтеп китте. Бу көн балаларның исендә “Математик сабантуй”-тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесендә үзара көч сынашу белән истә калыр,мөгаен."Команданы төгәл бир һәм төгәл үтә", "Кем бутамый уены", кызыклы мәсьәләләр,мавыктыргыч башваткычлар-һәммәсе дә балалар күңеленә хуш килде.Шулай ук спортзалдагы төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар да укучыларда күтәренке кәеф һәм онытылмас уңай тәэсирләр генә калдырды!
-
Унынчы көн
12.06.2014
Бүгенге көн юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. "Юлларда сак бул" исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. "Юл кагыйдәсен беләсеңме" исеме астында конкурс - викторина узды. Укучылар бик тырышып рәсем ясадылар һәм викторинада актив катнаштылар.
-
Лесхозга экскурсия. 11.06.2014

-
"Математика - бездә кунакта"
10.06.2014
-
"Брейн - ринг" уены. 09.06.2014

-
Түбән Утар авылына экскурсия 06.06.2014

-
Балыкчылар көне 05.06.2014

Бүген “Балыкчылар” көне үткәрергә уйладык. Һәр бала өйләреннән кармаклар, җимнәр алып килде. Су буенда малайларыбыз һәм кызларыбыз балык тоттылыр, балык тоту серләренә төшенделәр.Кызлар да малайлардан калышмады. Малайлар арасында иң күп балык тотучыны билгеләдек, Иң зур балыкны , иң кечкенә балыкны тоту буенча ярыштылар.Арып- талып балык тотудан кайткач, балалар тәмләп ашадылар, ял иттеләр. Шулай итеп, көннең үтеп киткәне сизелми дә калды.




