Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Весёлые старты" 14.02.2015

Бүген, 14 нче февраль көнне, “Хәрби-патриотик спорт айлыгы” уңаеннан мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены уздырылды. Әлеге уенда “Ну, погоди!” һәм “Чебурашка” командалары үзара җитезлектә, көчлелектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Уеннар бик киеренке барды. Ике команда да бик җитез һәм көчле иде. Шулай булуга да карамастан, “Ну, погоди!” командасы җиңүгә иреште. Уен ахырында җиңүчеләргә грамота һәм кечкенә генә булса да бүләкләр тапшырылды. Афәрин, башлангыч сыйныф укучылары! Әле айлык дәвам итә. Алдагы уен һәм ярышларда сезгә уңышлар телибез.
-
"Әлифба бәйрәме" 13.02.2015
“Муса Җәлил безнең герой шагыйребез!” 12.02.2015
12 нче февраль көнне мәктәбебездә “Муса Җәлил безнең герой шагыйребез!” исемендәге кичә үтте. Кичәнең беренче өлешендә Муса Җәлилнең тормыш юлы ,иҗатына багышланган викторина ,ә икенче өлешендә Курсабаш урта мәктәбендә укыган, артекчы Миннегөл апа белән очрашу булды. Ул укучылар белән “Бөек Җиңүгә-70 ел!” темасына әңгәмә уздырды. Кичәне Муса Җәлилнең “Җырларым “шигырен төрле телләрдә башкарып тәмамладык.
“Иң шәп әйдәман” 11.02.2015
Бүген “Иң шәп әйдәман” район конкурсының зона этабы үткәрелде. Конкурста актив әйдаманыбыз 8 нче сыйныф укучысы Магсумова Алсу 3-4 нче сыйныф укучылары белән “Юлларда сак бул” чарасын күрсәтте. Укучылар бик тырышып чыгыш ясадылар.
Чаңгы юлы - 2015 07.02.2015
Бүген мәктәбебездә “Россия чаңгы юлы-2015” чарасы булып узды. Әлеге чарада барлык мәктәп укучылары, укытучылары һәм авыл халкы бик теләп катнашты. Көне дә нәкъ менә чаңгыда йөри торган кояшлы, матур иде. Саф һавада чаңгыда йөреп, авыл халкы да, балалар да сәламәтлекләрен ныгыттылар. Ахырдан, барысы бергә мәктәп ашханәсенә кереп, кайнар коймак белән тәмләп чәй эчтеләр.
Җиңү китергән корал 05.02.2015
5нче февраль көнне «Юный стрелок» түгәрәгенә йөрүче укучылар белән «Җиңү китергән корал» дип аталучы чара үткәрелде. Әлеге чарада укучылар Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган төрле сугыш кораллары, аларның төзелеше, килеп чыгышы, мөмкинлекләре белән таныштылар. Укучылар әлеге чарадан бик канәгать калдылар.
КВН 28.01.2015
Мәктәбебездә район күләмендә уздырылучы КВН ның мәктәп туры узды. «Озын толым” командасы бәйгегә бик ныклап әзерләнгән. Эмблемалары бик үзенчәлекле. Кызлар бәйгенең эчтәлеген ачып бирү өчен җырладылар да, биеделәр дә. Кыскасы “Озын толымнар” молодцы!
ГТО нормативлары тапшыру 27.01.2015
Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары физкультурадан кышкы ГТО нормативлары тапшырдылар. Анда турникта тартылу, идәннән этелү, аяклар туры хәлдә бармаклар яки уч төбе белән идәнгә орыну кебек төрләр бар иде. Укучылар бу төрләрне уңышлы гына үтәделәр.
Котлыйбыз! 19.01.2015
14-17 гыйнвар көннәрендә астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасы үтте.
Безнең мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Йосыпова Ризәлә Зөфәр кызы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урын яулады, республика олимпиадасының җиңүчесе исеменә лаек булды. Ризәләне һәм аның укытучысы Йосыпов Зөфәр Закир улын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
Китап сөючеләр 17.01.2015
Курсабаш урта мәктәбенең китапханәчесе Аскарова З.Р. укучыларны яңа кайткан китаплар һәм китапханәгә килгән газета-журналлар белән таныштырды.




