Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Лагерьнең дүртенче көне. 04.06.2014

Лагерьның 4 нче көне дә файдалы һәм мавыктыргыч узды. Бүген балалар рус язучысы А.С.Пушкинның иҗатын искә төшерделәр. Алар сорауларга җаваплар бирделәр, викторинада катнаштылар. Шулай ук язучы әсәре буенча "Алтын балык" исеме астында иҗади конкурс үтте.А.С.Пушкинның иҗатын тагы да ныгыту өчен балалар авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Көн балаларга бик ошады!
-
Асфальтта рәсем ясау. 04.06.2014

Асфальтта рәсем ясауны укучылар бик яратып башкаралар. Көннең икенче яртысында алар бик шатланып рәсем ясарга тотындылар. Балаларның фантазияләренә чикләр юк иде. Рәсем матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.
-
Фельдшерда кунакта 03.06.2014

Бүген лагерьнең өченче көне. Балалар Курсабаш авылының фельдшеры янына кунакка бардылар. Рушания апа укучылар белән"Ничек сәламәтлекне сакларга" темасы астында әңгәмә үткәрде .Аннары укучыларның буйларын, авырлыкларын, үлчәде, тиешле медосмотр үткәрде.
-
"Җәйге мозаика" 03.06.2014

Һәр баланың нинди дә булса яктан сәләте бар. Без моны лагерьда үткән чарада күрдек. "Җәйге мозаика" исеме астында үткән концертта балалар җырга, биюгә, шигырь сөйләргә оста икәнлекләрен күрсәтеләр.
-
"Сабантуй" бүген бездә. 02.06.2014

2 нче июнь көнне укучылар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Барлык уку алдынгыларына мактау хаты, конкурсларда җиңүчеләргә мактау грамоталары бирелде. Көрәш, йөгереш, кул көрәше һәм бик күп башка уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
"Балкыш" ял һәм сәламәтләндерү лагере ачылуы 01.06.2014

1нче июнь көнне мәктәп каршында ял һәм сәламәтләндерү, хезмәт һәм ял лагерьлары ачылды. Ял һәм сәламәтләндерү “Балкыш” лагерына 30 укучы, хезмәт һәм ял лагерына, 14 яше тулган, 15 укучы йөри. Лагерьда Балаларны яклау көне уңаеннан “Без сәламәт тормыш яклы” балачак бәйрәме оештырылды.
-
Конкурс "Первые шаги в науку" 17.05.2014

Район күләмендә "Первые шаги в науку" проект - эзләнү эшендә мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Нагимова Зиля (җитәкчесе Хайруллина Г.Г.) катнашып 2 нче урынга лаек булды. Без аны котлыйбыз. Алга таба да яңа үрләр яулаун телибез.
-
Слёт 13.05.2014

12 нче май көнне район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Ул быел да, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды.Тантанада педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Тантана “Барабаны играют сбор” конкурсының пионер җырлары белән үрелеп барды, бәйге ахырында аларга нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Слетның икенче өлеше быел яңа формада, сабантуй формасында, оештырылды. Күңелле итеп бирнә җыю, уеннарда зур кызыксыну белән катнашу балаларның күңеленә хуш килде. Тантана хәрәкәтле биюләр, җырлар белән учак янында дәвам итте. Әлеге очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.
-
Митинг 08.05.2014

Бүген Җиңү көне уңаеннан мәктәбебездә тантаналы митинг үткәрелде, ветераннар өчен концерт номерлары башкарылды.
-
Межрайонный конкурс чтецов 26.04.2014

25 апреля ученики 5,7,10 классов участвовали в межрайонном конкурсе чтецов, посвящённого памяти учителя русского языка и литературы Муртазиной Каусарии Махмутовны. Ученики 10 класса Нагимов И. и Хайруллина М. заняли 1 место и были награждены Дипломом, остальные ученики получили сертификаты участника.




