Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Минем туган төбәгем" 01.09.2014

Бүген 1-7 сыйныфта беренче дәрес "Минем туган төбәгем" темасына багышланды.Класс сәгатендә укучылар белән туган як, аның матурлыгы турында әңгәмә кордык.Укучылар бу әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, туган як матурлыгын үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар.Укучылар өчен бу сыйныф сәгате файдалы булды.
-
Спорт бәйрәме 01.09.2014

Мәктәбебездә спорт бәйрәме булды. Укучылар йөгерү, озынлыкка сикерү, отжимание, подтягивание буенча көч сынаштылар.
-
21 нче көн 24.06.2014

Менә лагерьның соңгы көне дә җитте. Укучылар белән "А ты об этом знаешь?" акциясе үткәрдек. Лагерь ябылу тантанасына багышланган бәйрәм концертында балалар җырладылар, шаян биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, лотырея уйнадылар. Һәр көнне лагерь иртәнге зарядка белән башланып китте һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды. 21 көн буена балалар лагерьдә ял иттеләр , уйнадылар, төрле экскурсияләргә бардылар, "Наркотикларсыз тормыш"акциясендә актив катнаштылар. Лагерьнең ахырында балалар күтәренке кәеф һәм шат елмаю белн кайтып киттеләр.
-
20 нче көн 23.06.2014

Соңгы атна спорт юнәлешенә багышланганлыктан, бүген без "Наркотикларга юк!" асфальтка рәсем ясау конкурсы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Күңелле стартлар үткәрдек.
-
19 нчы көн 22.06.2014

Бүген хәтер һәм кайгы көне булганга күрә ветеран укытучыны чакырдык. Ул безгә сугыш чоры вакытында булган авырлыклар турында сойләде, ул вакытта кургәннәре белән уртаклашты. Төшке аштан сон, укучылар белән һәйкәлләргә чәчәкләр салдык,"Батырлар эзләре буйлап" дигән темага әңгәмә үткәрдек.
-
18 нче көн 21.06.2014

18 нче көнне безне Сабага экскурсия көтә иде. Саба районының тарихи урыннарын өйрәнү максатыннан Сабага экскурсиягә бардык һәм бассейнда су коендык. Балалар куңелле һәм файдалы ял иттеләр.
-
17 нче көн 20.06.2014

Буген Курсабаш мәдәният йортына экскурсиягә бардык. Укучылар өстәл теннисы, шашка, шахмат һәм башка төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Аннары ял итеп Казан дәүләт аграр институты студентлар халык театрының кичкә спектакль куярга әзерләнгәннәрен кызыксынып күзәттеләр. Балаларга бигрәк тә артистларның декорация урнаштыруы кызык булды.
-
16 нчы көн 19.06.2014

Бүгенге көн укучылар күңелендә "Бизерәк, биегерәк, көчлерәк!"дип аталган бәйге белән истә калгандыр. Алар рәхәтләнеп бильярд уйнадылар, таяк, аркан, тартыштылар, скакалкада сикерделәр.Ә аннары Түбән Утар авылы фельдшере Гибадуллина Гөлфия Вакыйф кызы белән "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына әңгәмә булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
15 нче көн 18.06.2014

15 нче көнне Сүлә авылына экскурсиягә бардык. Аның гүзәл табигатенә сокландык, мәдәният йортына да кердек: балалар өстәл теннисы уйнадылар,караоке җырладылар һәм узләрен викторинада сынап карадылар. Без бу экскурсиядән күтәренке кәеф белән кайттык.
-
14 нче көн 17.06.2014

14 нче көнне иртәнге аштан соң, укучылар белән Икшермәдәге робатлаштырылган фермага экскурсиягә бардык. Анда укучылар ферма эшчәнлеге белән таныштылар. Шуннан кайтып көндезге аш ашагач, балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап ял иттеләр.




