Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Йомгаклау киңәшмәсе 30.05.2016

Бүген бакчабызда 2015-2016 уку елын йомгаклау педкиңәшмәсе үтте. Мөдиребез Мубаракшина Алсу Маратовна педагогларны уку елын исән-сау тәмамлау белән котлады һәм алга таба да бергә тату, борчуларсыз, балаларыбыз исән-имин булып эшләргә язсын дип теләде.Өлкән тәрбияче Ләйлә Рафаэловна белем һәм тәрбия бирү бирү юнәлешендә еллык эшкә анализ ясады. Җәйге чорда эшләнәсе эшләр планы кабул ителде. Киләсе уку елына "От рождения до школы" программасын кабул итәргә дигән тәкъдим кертелеп, бертавыштан кабул ителде.
-
"Без -җиңүчеләр!" 28.05.2016 27 май көнне,Лесхозның "Нарат" боз сараенда, балаларны яклау көненә багышланган, тимераякта шуу буенча "Күңелле стартлар" спорт бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм бик тыгыз,дулкынландыргыч һәм күңелле барды.Безнең бакчабызның яшь спортчылары - Мухаммадиев Дияз, Шарафутдинов Радик, Ибрагимов Ильяр, Саетова Зәлия, Валеева Мәрьям, Шакирова Динәләр тимераякта төрле үзенчәлекле күнегүләр үтәделәр. Балаларның җиңү теләге шул хәтле зур иде, алар ахыргача барлык көчләрен куйдылар һәм нәтиҗәсе - безнең балаларыбыз 12 команда арасыннан 2 урынга чыгып көмеш медальләргә һәм кубокка ия булдылар. Афәрин, балалар! Киләчәктә дә сезгә зур җиңүләр телибез!!!

-
"Исәнме,җәй!" 26.05.2016

Бүген,26 май көнне,безнең балаларыбыз "Балалар иҗат үзәге" коллективы оештырган "Исәнме,җәй!" бәйрәмендә катнаштылар. Балалар җәй турындагы хыялларын кәгазьгә һәм асфальтка рәсемләделәр.Төрле хәрәкәтле уеннарда актив катнаштылар, хәтта үзләрен артист ролендә дә сынап карадылар - җырладылар, зурлар белән бергәләшеп флешмоб биеделәр.Бу бәйрәм балаларда җәйгә карата позитив уй-хисләр тудырды. Бәйрәмне оештырып, балаларыбызның күңелләрен күргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Абдулла Алиш әкиятләре 25.05.2016

Бу атна дәвамында бөек әдипләребезнең иҗатлары белән танышу бара. Бүген зурлар төркеме балаларын тәрбияче Лениза Мисбаховна Абдулла Алишның әкиятләре белән якыннанырак таныштырды. Абдулла Алишның "Чукмар белән Тукмар", "Сертотмас үрдәк" әкиятләрен балалар бик теләп искә төшерделәр һәм аларның төп геройларын иҗади-сәнгать үсеше эшчәнлегендә матур итеп кисеп ябыштырдылар.
-
Юбилярны котладык 20.05.2016

Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Куанычтан –куанычка атлап кына
-
Безнең тирәлек 19.05.2016

Бу көннәрдә әти-әниләр белән берлектә бакчабызның территориясен бизәү эшләре башланып китте.Төрле материаллардан кул эшләре инде килә башлады.Чәчәк үсентеләре алып килүчеләр дә бар. Бу эшкә аеруча ясле төркеме әти-әниләре бик теләп катнашалар.( тәрбиячеләре- Хазиева Алсу Габделхәмитовна, Богавеева Гүзәлия Шамиловна) Аларга рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Язгы күренешләр 17.05.2016

Бу атнада бакчабызда "Хуш, ямьле яз!" исеме астында эшчәнлекләр бара. Бүген зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбаховна иҗади-сәнгать үсеше буенча гади булмаган ысуллар белән эшләүне дәвам итеп, мамык диск ярдәмендә язгы күк йөзен ясап, табигать күренешләрен ясатты. Балалар эшчәнлектә иҗадилыкларын үстерделәр.
-
"Минем гаиләм - минем шатлыгым!" 13.05.2016

Бүген бакчабызда гаилә көне уңаеннан “Минем гаиләм-минем шатлыгым!” исеме астында күңел ачу үткәрелде.Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үткәрелгән чарадан кәнәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты.
-
Язгы урман 12.05.2016

Бүген, тәрбияче Лениза Мисбаховна, зурлар төркеме балалары белән иҗади-сәнгать үсеше буенча "Язгы урман" темасына әвәләү эшчәнлеге үткәрде. Балаларның урман, андагы тереклек турында белемнәре тирәнәйтелде. Балалар табигать материаллары ( нарат, чыршы күркәләре) кулланып, фантазияләрен биреп, бик теләп язгы урманны әвәләделәр. Коллектив эшләү балаларның бердәмлелекләрен ныгытты.
-
Урманга сәяхәт 11.05.2016

Бу атна дәвамында балаларны урманнар, урманның кеше тормышындагы әһәмияте, анда яшәүче кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, агачлар,үсемлекләр белән таныштыру максатыннан эшчәнлекләр алып барыла. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Гүзәлия Шамиловна белән урманга сәяхәт кылдылар.Урманның саф һава бирүен, аны сакларга кирәклеген, урманда үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен, сакчыл караш кирәклеген аңладылар. Балалар үрманда яшәүчеләр турында табышмаклар чиштеләр, презентация карадылар, Г.Тукайның "Бала һәм күбәләк" шигырен тыңлап,уйнап карадылар.












