Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Көзге урманга походка барабыз" 22.09.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Якупова Г.Г. белән берлектә "Исәнме, Алтын көз!" атналыгы кысасында математика шөгыле барышында көзге урманга походка бардылар. Походта җыелган төрле төстәге яфракларның саннарын чагыштырып "күбрәк", "әзерәк", "тигез" сүзләрен өйрәнүне дәвам иттеләр.
-
"Алтын көз" 21.09.2016

Беренче кечкенәләр төркемендә бүген рәсем шөгылендә көзге табигатьне буяулар ярдәмендә сүрәтләделәр. Пумаланы яткырып яфраклар ясадылар.
-
Чәбәк-чәбәк итәбез 20.09.2016

Ясле төркеме балалары җырларга һәм биергә бик тә яраталар! Буген дә кунакка килгән Йомшаккай исемле куянга нәниләр музыка җитәкчесе Алсу Ринатовна белән җырлап-биеп уйнап күрсәттеләр.
-
"Түтәлдәге яшелчәләр" 19.09.2016

Бүген икенче кечкәнәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Гөләрия Таһировна белән кыяфәте һәм тәме буенча яшелчәләрне аерырга өйрәнделәр. Яшелчә культуралары үстерү турында күзаллауларын баеттылар. Кунакка килгән әби белән бабайга "Шалкан" әкиятен бик теләп сәхнәләштерделәр.
-
"Кабак бәйрәме!" 18.09.2016

17 сентябрь көнне "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе оештырган "Кабак бәйрәме"ндә безнең коллектив та актив катнашты. Әти-әниләр белән берлектә эшләгән композицияләр өчен грамота һәм акчалата премия белән бүләкләндек. Ә педагогларыбыз "Агитбригадалар чыгышы"номинациясендә "Кабаклар" заманча биюен башкардылар. Бәйрәмне оештыручыларга, катнашкан әти-әниләргә һәм педагогларга бик зур рәхмәт!
-
"Көз күчтәнәчләре" 16.09.2016

Бу атна дәвамында барлык төркем әти-әниләре балалары белән берлектә күргәзмә әзерләделәр. Яшелчәләрнең һәр төрлесеннән матур, зәвыклы, оригиналь эшләнмәләр ясадылар. Алар арасында әкият, мультфильм геройлары, төрле вазалар, кәрзиннәр һ.б. бар иде.Катнашкан гаиләләргә рәхмәт әйтәбез һәм алга таба да бердәм булып эшләргә чакырып калабыз!
-
Корбан ашы. 16.09.2016

Буген безнең бакчада Корбан гаете уңаеннан Корбан ашы узды.Кунакка чакырылган Нәзирә абыстай балаларга Корьән аятьләре укыды. Балалар игътибар белән тыңлаганнан соң, үзләре дә белгән догаларын укып күрсәттеләр.Көндезге аш вакытында Корбан итеннән пешкән ризыклар белән сыйландылар.Бәйрәмне оештырган Район җитәкчеләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Өлкән тәрбиячеләр киңәшмәсе 15.09.2016

Бүген бакчабызда район өлкән тәрбиячеләренен киңәшмәсе булып узды.Яңа уку елы башлану белән килеп туган кыенлыкларны чишү юллары каралды. Күп еллар эшләүче тәҗрибәле педагоглар яшьләргә киңәшләрен бирделәр. Бергәләп эшчәнлек челтәрен, режим һәм перспектив планнарны тикшереп чыктылар. Мәктәпкәчә тәрбия эше буенча методист Сабирова Эльвира Фаритовна һәр балалар бакчасында берәр юнәлеш буенча семинар үткәреп яшь белгечләрне эшкә өйрәтүне оештырырга тәкъдим кертте.
-
"Дверь в Формандию" 15.09.2016

Сегодня на занятии по конструированию дети средней группы познакомились с Кубиком, который пригласил их в волшебную страну Формандию и предложил найти подходящие ключики к дверям разной формы.
Есть коробка у меня, в ней живут мои друзья.
Они очень разные, желтые и красные,
Зеленые и синие,все дружные и сильные.
Вместе любят собираться и в постройки превращаться.
-
Көз күчтәнәчләре 14.09.2016

"Көз күчтәнәчләре" атналыгы кысаларында бакчабызда бик кызык белем бирү эшчәнлекләре үтә. Музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. да балаларны кызыктырыр өчен шөгыльләрендә яңа инновацион технологияләр куллана.












