Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
"Сәләмәтлек атнасы" 20.06.2016

Бу атнаны – “Сәләмәтлек атнасы” дип сайладык.Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора.Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.Безнең балалар бакчасының физкультура-сәләмәтләндерү эшләре системасында бәйрәмнәр, ял сәгатьләре зур урын алып тора. Аларны оештырганда тәрбиячеләр hава шартларын, ел фасылы үзенчәлекләрен, табигать факторларын исәптә тота. Балалар бәйрәмнәрдә, спорт уеннарында, эстафеталарда бик теләп катнашалар hәм алардан зур канәгатьлек алалар.Бүген 1 кечкенәләр төркеме балалары яланаяк комда йөреп чыныктылар.
-
Панно 15.06.2016

Бүген тәрбияче Лениза Мисбаховна мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларына гади булмаган агач панносы ясатты. Агачның ботакларына кечкенә йөрәкләрдән чәчәкләр беркетеп, балалар үзләренең дуслыкларының ныклыгын күрсәттеләр.
-
Бүген бездә - Сабантуй! 10.06.2016

Без бүген бакчабызда татар халкының олы бәйрәме- Сабантуен үткәрдек. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апалар исеменнән мөдиребез Алсу Маратовна балаларга бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек, алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын, өстәлләребездә ризыклар мул булсын! дип теләде.
Балалар барлык төр уеннарда бик теләп катнаштылар, көч сынаштылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте!
Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе
Бәйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, балалар,
Ямьле Сабан туйлары!
-
Эколята-дошколята 09.06.2016

Бүген, "Балачак" балалар бакчасында район экологик фестиваль узды. Бу бәйрәмдә безнең бакчадан зурлар төркеме балалары катнашты. Балалар табигатьне сакларга, якларга, танырга, табигать кочагында үз-үзләрен тотарга, аны тыңларга өйрәнделәр. Үзләренең белемнәрен сынадылар. Барлык биремнәрне үтәп, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәтеп, балалар нәни тәбигать сөючеләр рәтенә кабул ителделәр. Бәйрәм күңелле булды, барыбызга да ошады!
-
Фестиваль настольного тенниса 08.06.2016

Бүген Район мәдәният йортының спортзалында балаларның сәламәтлеген пропагандалау, патриотик тәрбия бирү, өстәл теннисын популярлаштыру, үстерү максатыннан "Балаларны яклау көне"һәм "Россия көне" уңаеннан өстәл теннисы район фестивале узды. Безнең бакчабыздан команда ярышларында 6 бала катнашты: Шарафутдинов Радик, Мухаммадиев Дияз, Ибрагимов Мурат, Саетова Зәлия, Валиева Мәрьям, Шакирова Динә. Баларыбыз спорт ярышларында нәтиҗәле катнашып 2 урынга лаек булдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
"Я - за мир на дорогах!" 06.06.2016

"Я -за мир на дорогах!" район рәсем конкурсының "Я и родитель" номинациясендә мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Мустафин Булат 3 урынга ия булды.Аңа грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.Булатны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм мәктәптә дә зур уңышлар телибез!
-
День русского языка 06.06.2016

Бүген , 6 июнь көнне, рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна, бөтенроссия рус теле көне уңаеннан "Пушкин һәм аның әкиятләре" исеме астында чара үткәрде. Балалар белән А.С. Пушкинның тормышы, аның иҗаты турында әңгәмә үткәрелде, "Алтын балык" әкияте буенча мультфильм күрсәтелде.
-
Информация для родителей
01.06.2016
-
Асфальтта рәсемләү 01.06.2016

Бүген безгә кунакка яңадан клоун Смешинка килде. Ул балаларны поезд белән сәяхәткә чакырды. Смешинка төрле тукталышларда балалар белән кызыклы уеннар оештырды.Уеннар күңелле, заманча биюләр белән үрелеп барды. Ахырда клоун балаларга төсле мелоклар бүләк итеп бергәләшеп асфальтта рәсемнәр ясадылар. Балалар бик шат булдылар.
-
"Балаларны яклау көнендә" 31.05.2016

Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа күрә дә балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь -балаларны яклау көне уңаеннан бүген бездә бәйрәм чарасы үткәрелде, бу бәйрәмгә Саба телерадиокомпаниясе журналистлары да чакырылган иде. Кунакка Смешинка исемле клоун килде. Ул балаларга җәй турында табышмаклар алып килгән иде, дөрес җаваплар алгач балаларга шарлар бүләк итте.Балалар Смешинкага шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Клоун бәйрәмне ошатуын әйтте һәм иртәгесен төсле меллар алып килеп бергәләп асфальтта рәсем ясарга тәкъдим итте. Балалар бик теләп риза булдылар.












