Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Секционное заседание руководителей ДОО 17.08.2016

Сегодня состоялось секционное заседание руководителей ДОО на тему : "Повышение качества управления ДОУ в условиях стандартизации" На заседании были затронуты самые актуальные темы ДО.Старший воспитатель Валимухаметова Л.Р. выступила с презентацией на тему: "Внедрение ФГОС ДО: "Результаты, проблемы, перспективы"
-
Янгын куркынычсызлыгы 15.08.2016

Бу атнада янгын, янгын вакытында үз-үзеңне тоту, янгын сагын чакыру тәртибе, янгын сүндерү чаралары, янгын чыккан вакытта эш итү юллары турында сөйләшәчәкбез.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бүген белгәннәрне искә төшереп, бабалар бакчасындагы ут сүндергечләрне карадык, эвакуация юлларын искә төшердек.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме китапханәдә кунакта 11.08.2016

Буген китапханәгә кунакка бардык әле. Китапханәче апалар елмаеп көлеп каршы алдылар. безнең өчен сюрпризлар да әзерләп куйганнар. Юл билгеләре турында белемнәрне искә төшердек, мультфильм карадык. Яңа китап-журналларны кызыксынып карадык. Хәтта уеннар да уйнадык. балаларга бик ошады, китапханәчеләргә рәхмәтебезне җиткереп, саубуллаштык, ди мәктәпкә әзерлек төркеменең тәрбиячесе Ганиева Ф.Ф.
-
Без дә спортчылар булырбыз! 11.08.2016

"Без спортны яратабыз" атналыгы кысаларында уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Валиева А.С. спорт төрләре турында әнгәмә үткәреп, аларны искә төшереп, урамда спорт инвентарь белән төрле уеннар уйнадылар.
-
Театр карадык 10.08.2016

Буген безнең балалар "Приключения на мыльных островах" исемле интерактив театр карарга район мәдәниять йортына керделәр. Театр балалар өчен бик кызык һәм бай эчтәлекле булды.
-
Физкультурачылар көне 08.08.2016

"Без спортны яратабыз" атналыгы кысаларында тәрбяче Якупова Г.Г. зурлар төркеме балалары белән төрле спорт уеннары уйнатып физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Спорт инвентарьлары белән таныштырды.
-
"Клоун юл билгеләре илендә" 03.08.2016

Бу атна дәвамында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнарны өйрәтүне дәвам итү максатыннан бакчабызда төрле чаралар үтә. Бүген мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркеме балаларына кунакка Клоун килеп, алар белән күңелле ярыш үткәрде. Балалар табышмаклар чиштеләр, "Юл билгеләрен таны!" исемле уен уйнадылар, асфальтка юл билгеләре ясадылар.Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Чыгарылыш бәйрәме 01.08.2016

30 июль көнне бакчабызда мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының чыгарылыш бәйрәме үтте. Бакчабызның иң акыллы, иң тәртипле 25 баласын белем иленә озаттык. Бу балаларыбыз безнең төп ярдәмчеләребез иделәр, алар эш дигәндә -мин-мин дип, ял иткәндә җырлыйм,биим дип торучы балалар иделәр. Барлык бакчада үткәрелгән чараларда, төрле конкурсларда актив катнашучыларыбыз иделәр. Без аларга мәктәптә дә тәртипле, акыллы, инсафлы булуларын теләдек. Бәйрәмгә кунаклар да күп килгән иде, "Антишколин" яшергән дипломнарны "Сыщик", зурлар төркеме балалары, Снежная королева һәм "Ковбой" эзләргә ярдәм иттеләр. Бәйрәм матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Бу бик дулкынландыргыч, моңсу һәм дә шатлыклы бәйрәм булды.
-
Балалар китабы атнасы 22.07.2016

Балалар китабы атнасы кысаларында уртанчылар төркеме балалары раскраска китапларын буядылар. Балаларның төсләрен туры китереп, кырыйга чыгармыйча үзләре теләгән китапчыкларын буйый алуларына ирешүнетәрбияче Якупова Галия Гаптефартовна максат итеп куйган иде.
-
Чисталык атнасы 21.07.2016

17 июль көнне район күләмендә "Чиста яр" акциясе үткәрелде. Безнең бакча коллктивы да өмәдә актив катнашты. Су буйлары, агач араларыннан чүп җыелды. Табигать чистарып калды. Чисталык - сәламәтлек нигезе, ди халык. Ә сәламәтлек һәркемгә кадерле.












