Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Китап атналыгы 21.07.2016

Безнең №4 номерлы "Кынгырау" балалар бакчасында бу атнада "Китап атналыгы" булды. Китап турында сөйләү, уку, гомумән, китап турындагы мәгьлүматлар балаларда зур кызыксыну уятты. Ә инде үзләре ясап алып килгән китапларның эчтәлекләре белән һәрберсе бик теләп таныштырды.
-
Юбилярыбызны котлыйбыз! 13.07.2016

Бүген ,13 июль көнне, озак еллар тәрбияче булып эшләүче Мәдинә апабызның юбилее.
Хөрмәтле Мәдинә Равилевна!
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
-
Рәсемнәр ясарга яратабыз 07.07.2016

2 төркемдә тәрбияләнүче балалар «Минем гаиләм» темасына асфальтка рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар. Һәр бала бик тырышып төсле акбурлар кулланып өйләрен, гаилә әгъзаларын, матур рәсемнәр дэ тасвирладылар.
-
Уйный-уйный үсәбез 06.07.2016

Зурлар төркемендәге балалар «Аю һәм бал кортлары» уенын яратып уйнадылар.Уенның максаты бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү. Гаиләләр дә бал кортлары сыман эшчән, дус һәм бердәм булсыннар .
-
06.07.2016

Комнан кызыксынып нәрсәдер эзләүче бу балалар ясле төркеменнэн. Аларга әле хәрнәрсә яңа, хәрнәрсә кызык. Әле дөнъяны ачасы бар….
-
Минем гаилә 05.07.2016

Бу атнада бездә «Минем гаилә» темасына төрле кызыклы чаралар оештырылды. 1 кечкенәләр төркеме дәверендәге чараларны тасвирлаган фоторәсемнәрдән торган гаилә альбомнарын карап, үзләренен үткән елдагы вакыйгаларны искә төшерделәр. Гаилә әгъзаларының дөрес итеп атарга өйрэнүне кабатладылар. Истәлек өчен фотога төштелэр.
-
Эшләпә бәйрәме 04.07.2016

Хәзерге заманда нинди генә бәйрәмнәр юк. Безнен балалар бакчасынын уртанчылар төркемендә бүген «Эшләпә бәйрәме» үткәрелде. Балаларның матурлыкны күрә белү, яналыкка соклану сыйфатларын үстерү бу бәйрәмдә дә дәвам итте. Эшләпәләрнен матурлыгы гына түгел, файдалы яклары да күрсәтелде.
-
"Күңелле стартлар" 24.06.2016

Физик культурага карата кызыксыну үстерү һәм сәламәт тормыш алып баруга күнектерү максатыннан, бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә “Күңелле стартлар” ярышы үтте. Балаларыбыз 6 төрле ярышта катнашты. Ярышлар бик кискен барды. Тәрбияче апалары Рузилә Мидхатовнаның һәм балаларның тырышлыгы үзенең куанычлы нәтиҗәсен китерде, ярышларда дуслык җиңде!!!
-
Туплы уеннар 23.06.2016

Бала организмы сәламәтлегенең иң төп күрсәткечләренең берсе - аның табигый хәрәкәтчәнлеге санала. Физкультура эшчәнлекләрендә хәрәкәтле уенга аеруча игътибар бирелә. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлеген ныгыта, аларның хәрәкәт координацияләрен яхшырта.Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Балалар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк ярышу балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зурырак.Тәрбияченең барлык балаларны да уенга тарта белүе, осталыгы, иҗат фантазиясе, активлыгы җитәрлек булмаган балаларны да дәртләндерә торган алымнар таба белүе бик мөһим. Бүген зурлар төркеме балалары белән туплы уеннар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.
-
Саф һавада гимнастика 22.06.2016

Безнең бакчабызда ел дәвамында сәламәтлекне ныгыту буенча системалы эш алып барыла. Балаларга һәр көн витаминнар бирү, хәрәкәтле уеннар, саф һавада булу, сәламәтләндерү комплекслары үткәрү гадәткә керде. Гомумән, дөрес туклану һәм сәламәтлекне саклау буенча эш тиешле эзлеклелектә алып барыла. Җәй көннәрендә. балаларның һәр көннәре саф һавада гимнастика ясаудан башланып китә.












