Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
котлау 29.04.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр, коллегалар! Сезне барыгызны да хезмәт бәйрәме -1 май бәйрәме белән тәбрик итәбез! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
-
Зурлар төркемендә Тукай бәйрәме 28.04.2016

Кичә, 27 апрель көнне зурлар төркеменең әти-әниләр җыелышы үтте. Доклад-чыгышлардан соң әти-әниләр игътибарына Тукай бәйрәме тәкъдим ителде. Балалар бик теләп бөек шагыйребезнең иҗат җимешләрен сөйләп, җырлап,уйнап күрсәттеләр.Бәйрәм балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.
-
Мәктәпкә экскурсия 28.04.2016

Бүген, балаларда белем алуга омтылыш уяту, мәктәп турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан тәрбияче Ләйсән Равилевна мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Саба гимназиясенә экскурсиягә бардылар. Аларны укытучылар елмаеп каршы алды. Балалар класс бүлмәләре, китапханә,спортзал,ашханә, актлар залы белән таныштылар.Экскурсия балаларга бик ошады.
-
Төркем җыелышлары 27.04.2016

Бу атна дәвамында бакчабызда төркем җыелышлары үткәрелә. Әти-әниләрне бакча тормышындагы яңалыклар белән таныштыру белән беррәттән, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 яшьлек юбилее уңаеннан викторина, шигырь бәйгеләре үтә.
-
Тукай бәйрәме 26.04.2016

Бүген Саба район мәдәният йортында Габдулла Тукайның иҗатына багышлан бәйрәм оештырылды. Безнең бакчабызның мәктәпкә әзерлек балалары "Су анасы" әкиятен һәм зурлар төркеме кызлары "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
"Тукай -безнең күңелләрдә!" 25.04.2016

Бүген бакчабызда Габдулла Тукайның 130 яшьлек туган көненә багышлап ”Тукай - безнең күңелләрдә!”темасына эшчәнлекләр башланып китте.
Г.Тукай – балалар язучысы. Һәр буын балалары аның әсәрләрен яратып, кызыксынып укый. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч шигырьләр язып калдыдырга өлгерә.
Тәрбиячеләр балаларны шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыралар, бергәләп әдәби әсәрләрен тыңлыйлар һәм сөйләргә өйрәнәләр.
Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,
Саф йөрәкле шагыйрь , татарда
Еллар үткән саен аның моңы
Күңелләрдә кабат яңара.
-
Ачык эшчәнлек 22.04.2016

Бүген тәрбияче Хайриева Гөләрия Тахировна 2 кечкенәләр төркеме балалары белән иҗади сәнгать юнәлеше буенча интегралләштерелгән эшчәнлек күрсәтте. Балалар дәү әнидә кунакта булып аңа чәчәкләр үстерүдә ярдәм иттеләр. Яз турындагы белемнәрен ныгыттылар,Дәү әнинең яшь вакытында уйнаган татар халык уеннарын уйнап искә төшерделәр. Балалар эшчәнлектә бик актив булдылар, барлык биремнәрне дә теләп башкардылар.Кунактан күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
"Ут белән шаярма!" 22.04.2016

Соңгы араларда балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып барыла. Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Ә инде бу эш гаилә белән берлектә алып барылса, нәтиҗәсе яхшырак була. Бу атнада безнең “Ут белән шаярма!” темасына стенгазета конкурсы үтте. Әти-әниләр дә, балалар да бу конкурста бик теләп катнаштылар.1 урынга мәктәпкә әзерлек төркеменнән Мухаммадиевлар, 2 урынга – зурлар төркеменнән Галиевлар, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Валиахметовлар, 3 урынга уртанчылар төркеменнән Якуповлар гаиләләре чыктылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
УМК 21.04.2016

Бу атна дәвамында уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә УМК ны эштә нәтиҗәле куллану буенча комплекслы тикшерү бара. Педагогларның эшчәнлекләренә, балалар белән режим һәм саф һавада булу вакытларына анализ ясала. УМК һәм НРК почмагындагы эшләренә бәя бирелә.
-
Росток-интеллектум
20.04.2016
Бүген балаларыбыз Бөтенроссия “Росток” конкурсының “Интеллектум” турында ктнаштылар. Зурлар төркеменнән 10, мәктәпкә әзерлек төркеменнән 9 бала үзләрен төрле биремнәрдә сынадылар. Катнашучы балаларга зур җиңүләр теләп калабыз!












