Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Урман кисүчене ясадык
19.10.2016
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Сабам минем туган ягым" атналыгы кысаларында, математика шөгылендә Саба урманчылыгында эшләүче урман кисүчене (дровосек) төрле геометрик фигуралардан "төзеделәр". Балалар өчпочмаклар, квадрат, турыпочмак, ромб, түгәрәк белән танышуны дәвам иттеләр. "Күппочмаклар" схзенең мәгънәсе белән таныштылар. Кеше фигурасын ничек ясалуы үзләренә дә кызык булды. Шөгыль тәмамлангач, режим вакытында, үзләре мөстакыйль рәвештә төрле предметлар ясап карадылар.
-
"Безнең Саба урамнары" 18.10.2016

Бүген зурлар төркемендә тәрбияче Богавеева Г.Ш. җитәкчелегендә кисеп ябыштыру шөгыле "Безнең авылның урамнарындагы өйләр" темасына үтте. Балалар бергәләп зур кәгазьгә үзләре торган өйләрне кисеп ябыштырдылар. Төрле кисү алымнары кулланылды. Аерым өйләр һәм этажлы өйләр барлыкка килделәр. Аларның тәрәзәләре, морҗалары, ишекләре куелды. Үз эшләре аркылы балалар торган җирләренә, өйләренә мәхәббәтләрен чагылдырдылар. Икенче шөгыльдә бу өйләр яныннан үтүче машиналар да барлыкка киләчәк.
-
Назлыкайга күчтәнәч 17.10.2016

Беренче кечкенәләр төркеменә 14 октябрь көнне әвәләү шөгыленә Назлыкай-куян килде. Ул үзенә һәм иптәшләренә кишер әвәләп бирүләрен сорады. Балалар бик теләп һәм куанып, тәрбияче Хазиева А.Х ярдәмендә, уч төбендә туры хәрәкәтләр белән кишер әвәләделәр, очын чеметеп озынайтырга өйрәнделәр.
-
Көзге яңгыр 13.10.2016

Бүгенге рәсем шөгылендә зурлар төркеме балалары көзге табигатьнең үзенчәлекле якларын кәгазьгә төшерделәр. Рәсем аркылы балалар көзге табигатьнең матурлыгына ничек соклана белүләрен, күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлык сыйфатларын чагылдырдылар.
Рәсем аркылы алар сүзлек запасларын үстерделәр. Табышмаклар, шигырьләр өйрәнделәр. Бергәләп җырлы-уен "Көз һәм яңгыр" уенын уйнадылар.
-
12.10.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә констукцияләү-төзү белем бирү эшчәнлеге программасы балаларның төзү материалларын дөрес итеп атауларын,форма һәм төсләре буенча аеруларын максат итеп куя. Бүгенге констукцияләү-төзү белем бирү эшчәнлегендә балалар тәрбияче апалары Гөләрия Таһировна белән капка төзиләр.Кирпечләрне вертикаль рәвештә куярга ,эшне төгәл башкару максатыннан билгеле бер эзлеклелектә эшләргә өйрәнәләр,биек,кыска сүзләрен активлаштыралар. Кунакка килүче йомшак уенчыкларга капка төзү балаларда күңел күтәренкелеге, эшләгән эшләре белән горурлану хисе тудыра.
-
Математика иленә сәяхәт 12.10.2016

Зурлар төркемендә математика белем бирү эшчәнлеге бүген 5,6 саннарын өйрәнүгә, аларны дөрес итеп санауга багышланды. Тәрбияче апалары Хамидуллина Р.Р. белән балалар ике группа предметларын чагыштыру ярдәмендә 6 санының барлыкка килүен аңладылар, математика иленә сәяхәт кылдылар, үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
Китапхәнә белән берлектә эшлибез 12.10.2016

Буген безнең бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән район А.Кәримуллин исемендәге китапханәгә бардылар. Китапханәче Алия Гарипова балаларны "Мойдодыр", "Федорино горе" китаплары белән таныштырды. Чисталык, гигиена турында балалар белән әңгәмә корды. Уен бүлмәсе белән таныштырды. Татарча мультфильм да балалар күңеленә хуш килде.
-
Миләш ясадык 11.10.2016

Тәрәзәгә күз салсаң, бөтен табигатьне пумала белән сарылы-кызыллы төскә буяп киткәннәр төсле. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Шамсутдинова Л.М. белән рәсем шөгылендә нәкъ табигатьтәгечә итеп, миләш ботагы ясадылар. Башта миләш ботагының җимешләренең сүрәтләү тәртибен, аннары төсен карадылар. соңыннан рәсемгә төшерү алдыннан альбом битенең кайсы өлешендә урнашачагын билгеләп, чып-чын миләш ботагын рәсемләделәр. Пумала белән ясауның төрле алымнары кулланылды. Шөгыль балаларга бик ошады.
-
10.10.2016

Использование информационно-коммуникационных технологий в детском саду – актуальная проблема современного дошкольного воспитания.Этот современный способ развивает интерес к обучению, воспитывает самостоятельность, развивает интеллектуальную деятельность, позволяет развиваться в духе современности, дает возможность качественно обновить воспитательно-образовательный процесс в ДОУ и повысить его эффективность.
В нашем ДОУ в ходе непосредственной образовательной деятельности воспитатели активно используют ИКТ-технологии. Так, например, день у нас начинается с утренней гимнастики, которую дети делают с помощью интерактивной доски.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек 07.10.2016

Буген зурлар төркеме балалары кабаттан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Тәрбияче Хамидуллина Р.Р. аларны уен аша юл инспекторы хезмәте белән таныштырды, юл аша светофорның төрләренә, машиналарның юнәлешенә игътибар итәргә кирәк икәненә исләренә төшерде.












