Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Котлыйбыз!!! 01.04.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләребез Габделманова Бибисания Исламетдин кызы, Булатова Фирая Рафил кызы, Вагизов Расим Хаҗип улы!!! Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез.
Котлап сезне туган көнегез белән,
Якты кояш сипсен җылысын.
Сезнең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң-иң олысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
һәрчак сезгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар,
Күңелегез күген бизәп торсыннар.
-
Юбилей - 50 яшь. 30.03.2015

29 март - хезмәттәшебез Фәрхәнә Фәлван кызы Гарифуллинаның туган көне. Хөрмәтле Фәрхәнә Фәлвановна! Юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән гомер итегез! Тормышыңның иң ямьле чагы, 50 яшь – ул аз әле! Алда әле – күпме шатлык, Күпме бәхет, наз әле! Гомереңнең бу мизгеле – Туктап бер җырлап алу, Үткәннәргә шөкер итеп, Киләчәккә юл салу! Котлы булсын олы туган көнең, Зур шатлыклар каршы алсыннар. Әгәр булган булса борчуларың, Үткән тормышыңда калсыннар.
-
Педагогик киңәшмә утырышы №4 26.03.2015

Педагогларның чираттагы педагогик киңәшмәсе “Эффектив алымнар аша балаларның шәһси куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру” темасы буенча үтте. Максаты: куркынычсызлык һәм тормыш иминлеге буенча педагогларның белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү.
“Балалар белән эшчәнлектә куркынычсызлык нигезләрен өйрәнү буенча заманча якын килү” темасына мөдир Мөхәрләмова Ә.Ш. чыгышы тыңланды. Һәр төркем тәрбиячесе үз эшчәнлегендә нинди алымнар кулланып балаларга куркынычсызлык нигезләрен өйрәтүе турында кыскача чыгыш ясады. Чыгышлар буенча фикер алышынды. Куркынычсызлык һәм тормыш иминлегенә карата “Педагогик осталык баскычлары буйлап...“ дигән КВНда педагогларыбыз ике командага бүленеп, үзләренең белемнәрен, осталыкларын җигеп төрле биремнәрне чиштеләр, балаларга тәрбия һәм белем бирү үстерешле, кызыклы булсын өчен эффектив методлар һәм алымнарны эшлекле уен аша эзләделәр. Бакча мөдире Мөхәрләмова Ә.Ш. педагогларны презентация аша "Об образовании в Российской Федерации", "Об образовании в Республике Татарстан" законнарындагы яңалыклар, Хезмәт кодексы статьялары, ЕКС белән таныштырды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тормыш иминлеге нигезләрен формалаштыру буенча нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә кирәклеген аңлатып үтте.
-
Оста куллар. 26.03.2015

Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Бакчабыз педагоглары балаларга белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән төрле кул эшләренә дә вакыт табалар. Һәр педагог үз фантазиясеннән чыгып искиткеч әйберләр иҗат иткән! Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше һәрберебезне сокландырды.
-
Иҗат җимешләре. 26.03.2015

Өстәл бизәү дисеңме,
Тәм – томнар пешерүме?
Татлы сүзләр белән сыйлап
Кунаклар төшерүме?
Бәйләү, чигү, өйне бизәү
Безнең яраткан шөгыль!
-
Волейбол-2015 24.03.2015

Идёт чемпионат Сабинского муниципального района по волейболу среди женских команд трудовых коллективов и поселений сезона 2015 года . Удачи нашим воспитателям в играх!
-
Без спортны яратабыз! 24.03.2015

Безнең балалар бакчасында тәрбиячеләр, педагоглар балалар белән эшчәнлекләрне бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырышалар. 24 март көнне “Без спорт белән дус!” дигән тема астында мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркеме балалары арасында күңелле стартлар булып үтте. Аның максаты -сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлекне кулайрак күрергә этәрү, хәрәкәт күнекмәләрен үстерү, җиңүгә ихтыяр көче тәрбияләү, физик күнегүләргә, спортка позитив мөнәсәбәт формалаштыру. Ярышларда “Акулалар” һәм “Черепашкалар” командалары катнашты. Уеннар 5 турдан торды: “Тупны ике тез арасына кыстырып сикерү”, “Тупны кыршау белән тәгәрәтү”, “Галош киеп йөгерү”, “Туннель аша чыгу” һәм “Капитаннар ярышы”. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәре балалары җанатарлар булып, көч биреп тордылар. Төрле кызыклы разминкаларда катнаштылар. Ярышлар ике команданың да җиңүе белән тәмамланды. Алар “Әллүки” балалар бакчасы администрациясе тарафыннан грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Олимпиада. 23.03.2015

Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашып, зурлар төркеменнән Нуриева Азалия "В мире искусства", Гильмутдинов Бәхтияр "Чтобы не было беды" номинацияләрендә беренче урынга лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.Тәрбиячеләре Шарипова Фәридә Миннисламовнага һәм балаларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Циркка сәяхәт. 23.03.2015

ФГОС таләпләренә нигезләнеп беренче кечкенәләр төркемендә "Без циркка барабыз" дип исемләнгән сюжетлы-рольле уен үткәрелде. Балалар төрле фокуслар, "җәнлекләр" чыгышларын бик яратып, үзләре дә фокуслар ясап карадылар, төрле җәнлекләр роленә кереп, күңел ачтылар.Чара бик күңелле үтте.
-
Нәүрүз бәйрәме. 20.03.2015

Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмгә яз кызы - Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда катнашты һәм аны җиңде... Балалар яз турында җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә Күктән нурлар сибелә. Туган илем, туган җирем Язны күреп сөенә!









