Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Милләтләр кроссы - 2015" 27.09.2015

Бүген - 27 сентябрьдә Татарстан илкүләм "Милләтләр кроссы" спорт бәйрәменә кушылды. Елдан-ел популярлаша барган көзге спорт тамашасын республикабызның һәр районында уздыралар. Безнең районда да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, олысын-кечесен даими спортка тарту, иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатында "Милләтләр кроссы - 2015" үткәрелде. Кросста мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөрүчеләр дә актив катнаша. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кросста актив катнашып, бүләкләргә ия булдылар. Катнашкан барлык балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Поздравления детей с днём воспитателя" 25.09.2015

Вы всегда приветливы, внимательны
Так милы, заботливы всегда!
С праздником, родные воспитатели!
Счастья Вам на долгие года!
-
"Тәрбияче игелек иясе" 25.09.2015

Тәрбияче якты кояш кебек,
Күңелләрне назлап җылыта
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен,
Ял-йокыңны онытып янарга.
"Тәрбиячеләр көне" уңаеннан тәрбиячеләр һәм балалар белән берлектә "Угадай мелодию" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Балалар тәрбиячеләрне котлап җырлар, биюләр башкардылар, ә тәрбиячеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Кабактан композицияләр 24.09.2015

"Кабак бәйрәме"нә әзерләнүдә ярдәм күрсәткән барлык әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.
-
"Иркә песиләр" биюе 24.09.2015

"Кабак бәйрәме"ндә балалар "Иркә песиләр" биюе белән чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Лилия Валиева һәм Гүзәл Халиуллина.
-
Бәйрәм нәтиҗәләре 24.09.2015

"Кабак бәйрәме"нең нәтиҗәләре: "Иң матур композицияләр", "Иң яхшы концерт номеры" , "Иң актив гаилә" номинацияләренә грамоталар.
-
"Кабак бәйрәме" 24.09.2015

Килеп җитте алтын көз,
Уңыш җыеп алдык без.
Кемнәр нәрсә үстергән,
Кемнәр нәрсә өлгерткән.
Без үстердек бер кабак,
Әйтерсең лә зур табак.
Дуслар күреп шаккатты,
Шакатты тел шартлатты.
Бүген районыбызның үзәк мәйданында "Кабак бәйрәме" булып үтте. Безнең коллектив та бу бәйрәмдә бик теләп катнашты.
-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 18.09.2015

Зур үсеп илебезнең тулы хокуклы гражданинына әверелгәч, һәркемнең матур һәм ышанычлы машина аласы килә. Шуңа күрә кечкенәдән үк юл хәрәкәте әлифбасын үзләштерергә кирәк. Шушыларны истә тотып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Әлеге эш буенча безнең "Әллүки" балалар бакчасында максатчан эш алып барыла. Бүген тәрбияче Шарипова Фәридә Миннислам кызы мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дип исемләнгән күңел ачу чарасы күрсәттеләр. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен бозган Барбоскинга юл йөрү кагыйдәләрен, сервис билгеләренең нәрсә аңлатуларын, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәттеләр. Бәйрәм күңелле уеннар, җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Кунак булып килгән ГИБДД хезмәткәрләре Закиров Динар Рамилевич, Насыбуллин Илнур Дамирович төрле сораулар биреп, видеофильм күрсәтеп балаларның белемнәрен тагын да ныгыттылар. Чара бик күңелле булды.
-
"Татарстан-дуслык иле" 11.09.2015

Бу атнада бакчабызда "Татарстан дуслык иле"дип исемләнгән атналык булып үтте.Атналык барышында балалар белән Татарстаның күп милләтле респуб-
ка булуы,аның географик урыны,йолалары,милли бәйрәмнәре,күренекле шәхесләре белән танышу һәм белемнәрне ныгыту максатыннан әңгәмәләр үткә-
релде,Бүген 11 сентябрь көнне шушы атналыкны йомгаклап "Без яшибез дуслык илендә"дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде.Бәйрәм барышында
Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләреннң милли киемнәре,бәйрәмнәре,чәй эчү йолалары турында шигырьләр сөйләп,җырлар җырладык.Шушы миз-
гелләрне чагылдырган слайд карадык.Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Обмен опытом 10.09.2015

Воспитатель по обучению детей русскому и английскому языкам Широва Г.Г. поделилась опытом с педагогом Нигъматзянововой Г.Т. из детского сада «Балачак». Воспитатель отправилась со своими воспитанниками в волшебный мир игрушек, где их ждали красивые, любимые детьми игрушки. Целью образовательной деятельности является расширение словарного запаса, работа над артикуляцией, развитие свободного общения со взрослыми и развитие мелкой моторики, применение в речи считалок, скороговорок, повторение счёта и развитие двигательной активности.









