Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Юбилей - 55 яшь 27.04.2015

Бүген уртанчылар төркемендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Сания Исламетдин кызы Габделманованың 55 яшьлек олы юбилее. Сания Исламетдиновнаның уңганлыгы-булганлыгы, сабырлыгы, шәфкать тулы йөрәге һәркемне сокландыра. Һәр балага, аларның әти-әниләренә, хезмәттәшләренә ачык йөзле, киң куңелле ул. Хөрмәтле Сания Исламетдиновна! Сезгә гаилә тигезлегендә, тормыш иптәшегез белән пар канатлы булып, саулык-сәламәтлек белән бәрәкәтле мул тормышта гомер итәргә язсын!
Куанычлар гына алып килсен
55 яшь - олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен!
-
Тукай - халык шагыйре. 24.04.2015

Бакчабызда атналык теманы йомгаклап "Татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукай" дип исемләнгән әдәби кичә һәм Г.Тукай шигырьләре буенча уен-викторина үткәрелде. Максаты: Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү; шагыйрьгә, шагыйрьнең иҗатына карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү; Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү, тырышлык, игътибарлылык, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Балалар презентация аша Г.Тукай, аның әкиятләре, шигырьләре турында слайдлар караганнан соң, уен-викторина оештырылды. Балалар рәсемнәр арасыннан таныш булган шигырьләргә туры килә торганнарын сайладылар, шигырьләрдән өзекләрне тыңлап, кайсы шигырьдән икәнлеген әйттеләр һ.б. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Соңыннан балалар җыелышып фотога төштеләр.
-
"Габдулла Тукай иҗаты - балачак аланында" 23.04.2015

Икенче кечкенәләр төркеме әти-әниләре төркем җыелышында балалар белән оештырылган ачык шөгыль күзәттеләр.
Максат: балаларның күзәтүчәнлекләрен, иҗади мөмкинлекләрен, танып - белү активлыкларын, коммуникатив күнекмәләрен үстерү; балаларны Г. Тукай әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү; шигырь, җыр-бию, әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, аңа сак караш тәрбияләү һәм соклану хисләре уяту, гореф-гадәтләребезгә, милләтебезгә хөрмәт белән карарга һәм ихтирамлы булырга өйрәтү; татар балалар әдәбияты буенча әти-әниләрнең күзаллауларын киңәйтү һәм әдәби әсәрне гаилә белән укырга кирәклегенә өндәү.
-
Г.Тукай - безнең күңелләрдә. 21.04.2015

Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бакчабызда бу атна Г.Тукайга багышлана. Балалар аның тормышы, иҗаты белән танышалар. Шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп балаларда Г.Тукай шәһесенә, әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләнә.
Туган телнең бөеклеген белдек,
Шигырьләре аша Тукайның.
Ул үзе дә бөек, кабатланмас,
Андый берәү җирдә юк тагын!
-
"Галәм киңлекләре". 17.04.2015

Космонавтика көне - 12 апрельдә - кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына карата билгеләп үтелә торган истәлекле дата. 1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Ю.А.Гагарин "Восток" космик кораблендә "Байконур" космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасы тирәли орбиталь очыш ясый... Бу атнада балалар белән эшчәнлек "Галәм киңлекләре" темасы буенча алып барылды. Максат: балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү; галәм турындагы белемнәрен системалаштыру; Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту; Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру; тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле актив, иҗади шәһес тәрбияләү. Атнаның йомгаклау чарасы булып мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының "Сәлам, Галәм!" дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
-
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу. 16.04.2015

Балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан төрле чараларның ( мәсәлән, уеннар, күңел ачулар, әңгәмәләр, төрле очрашулар һ.б.) әһәмияте бик зур. "Прогноз безопасности" кампаниясе кысаларында ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Насыбуллин И.Д. бүген безнең бакчабызда булып, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән очрашты. Транспорт, җәяүлеләр, юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, машиналарда балалар өчен махсус утыргычлар, иминлек каешларына кагылышлы сораулар биреп, балаларның җавапларын тыңлады. Велосипедта йөргәндә үзеңне юлда ничек тотарга кирәклеге турында искәртте, киңәшләрен бирде. Мондый үтемле очрашуларны алга таба да көтеп калабыз!
-
Юллар имин, адымнар нык булсын! 16.04.2015

Юл йөрү кагыйдәләрен Ел да өйрәнәбез без. Ни дәрәҗәдә белгәнне Хәзер әйтеп бирербез!
-
"Иҗат сәгате". 16.04.2015

Бүген бакчабызда "иҗат сәгате" булып үтте. Максаты: балаларга мөмкинлекләрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү, мөстәкыйльлек һәм иҗади инициативаны үстерергә булышлык итү, танып белү, конструктив, иҗади күнекмәләрне үстерү. Иҗат итү - нинди дә булса яңа, кабатланмас әйбер барлыкка китерүгә юнәлтелгән эшчәнлек. Балалар нинди дә булса материал белән эш иткәндә аның үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен һәм аларны куллану алымнарын үзләштерәләр. Форма, төс эталоннары турында белемнәре ныгытыла. Предметлар турында тулы, ачык күзаллаулар формалаша. 2-нче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары "иҗат сәгатендә" үзләренең уйлый-фикерли белүләрен, кирәкле материалны сайлап ала һәм аны дөрес куллана, үз эшләрен бәяли белүләрен күрсәттеләр. Эшләрен актив рәвештә, кызыксынып, теләп башкардылар. Иҗат итү процессыннан балалар канәгатьләнү хисләре алдылар. Педагоглар эшчәнлекләрне иҗади якын килеп оештырдылар, төрле традицион булмаган материал, эш алымнары кулландылар. "Иҗат сәгате" бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Педагогларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез!
2-нче кечкенәләр төркемендә "Галәмгә сәяхәт" темасына иҗади эшчәнлек (тәрбияче Солтанова Гөлшат Гаптелхаевна).
-
Язгы ташу. 16.04.2015

Уртанчылар төркемендә "Язгы ташу" темасына иҗади эшчәнлек (тәрбияче Гараева Мәдинә Мансуровна).
-
"Мәңгелек ут". 16.04.2015

Зурлар төркемендә "Мәңгелек ут" темасына иҗади эшчәнлек (тәрбияче Шарипова Фәридә Миннисламовна).









