Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Карга бокасы. 20.03.2015

Нәүрүз бәйрәмендә балалар Карга боткасыннан, төрле-төрле матур итеп бизәлгән йомыркалардан, тәмле коймактан авыз иттеләр.
Бүген көн тиң төннәргә, Урын юк һич көнләргә, Без дә тиң, без дә тигез! Мөбәрәк Нәүрүз! - дибез.
-
Хуш килдең, гүзәл Нәүрүз! 20.03.2015

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! - Язгы яңа елыбыз, Яңа елда туры булсын, Нурлы булсын юлыбыз!
-
Хезмәтне саклау буенча укулар. 20.03.2015

Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау буенча укулар оештырылды. Укуларда презентация аша хезмәт кодексы статьялары, хезмәткәрләрнең вазифаи (должностные) инструкцияләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, бәхетсезлек очраклары булганда беренче ярдәм күрсәтү кебек сораулар каралды.
-
Хезмәткәрләр белән эвакуация. 20.03.2015

Хезмәтне саклау буенча укулардан соң хезмәткәрләр белән эвакуация /тренировка/ оештырылды. Персонал, марля бәйләвечләр кулланып, бина эченнән балалар мәйданчыгына чыкты. Дежур администратор мөдиргә хезмәткәрләрнең бинадан исән-имин чыгуы турында рапорт бирде.
-
Конкурс «Остров талантов – 2015» 16.03.2015

15 марта в районном доме культуры прошёл первый дебют – кастинг районного фестиваля-конкурса семейных ансамблей «Остров талантов – 2015», который проводится в рамках года литературы в России. Из нашего детского сада в отборочном туре фестиваля-конкурса участвовали: в номинации танцевальное творчество - Валиева Лилия Илдаровна и её дочь Тимуршина Лиана; вокальное творчество – Динара и Диляра Хазиахметовы; Резеда и Ильзира Хамидуллины; театральное творчество – Гульсум и Диляра Нигматзяновы; выступление наших участников завершилось групповым эстрадным танцем «Весёлые шляпы» (Лилия+Лиана, Гузель+Алина, Динара+Диляра, Ландыш+Камиля, Резеда+Ильзира). Все творческие номера успешно прошли во второй дебют, который состоится 15 мая 2015 года! Молодцы!!! Желаем им успешного выступления на Гала-концерте!
-
"Икмәк" комбинатына сәяхәт. 12.03.2015

Без зурлар төркеме балалары белән "Икмәк" комбинатына сәяхәт кылдык. Анда икмәк пешеру һәм кондитер цехларында булдык. Безнең максат икмәккә сак караш тәрбияләү, икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту. Өстәлгә икмәк килсен өчен күпме көч, хезмәт, тир түгеп эшләргә кирәклеген балалар үз күзләре белән күреп шуңа инанып кайттылар.
Балалар бакчасына кайткач "Мәкальне әйтеп бетер" уенын уйнадык.
Икмәк - ил тоткасы.
Ипидән зур нәрсә юк.
Икмәкне әрәм- шәрәм итү зур гөнаһ.
Икмәк - тормыш нигезе.
-
"Мин әнине яратам". 04.03.2015

8 март Халыкара хатын кызлар бәйрәме уңаеннан беренче кечкенәләр төркемендә "Мин әнине яратам"дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.Балалар әниләрен ничек яратулары,булышулары,нәрсә бүләк итәргә теләүләре турында сөйләделәр,җырлар җырладылар.Бәйрәмгә кунак булып "Бичура"ның килүе балалар күңеленә аеруча хуш килде.Ул балалар белән төрле уеннар оештырды.Ахырдан алар бергәләп фотога төштеләр. Кичә бик күңелле булды.
-
Без лауреатлар 03.03.2015

Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Мин рәсем ясарга яратам" конкурсында катнашып зурлар төркеменнән Канафиева Камилә, тәрбиячесе Шарипова Фәридә Миннисламовна зур җиңү яулап лауреат исеменә лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
-
Котлыйбыз!!! 01.03.2015

Март аенда туган көннәре булган хезмәттәшләребез Миннуллина Резеда Рафаэловна, Назмутдинов Руслан Шамилевич, Широва Гөлнур Габделфартовна, Галиева Әлфия Тагировна, Гарифуллина Фәрхана Фальвановна, Хабибуллина Голчира Нотфулловна!!! Сезне туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телибез. Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар куанычы күреп яшәргә язсын. Тыныч тормыш, игелек, муллык телибез.
Кояш сезгә назлап нурын сипсен,
Таң җилләре назлап сөйсеннәр.
Бәхет, шатлык сезгә юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр
-
“15 февраль – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне”. 16.02.2015

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында мәңгелеккә
Күңелләргә - җанга уела торган.
15 февральдә Россиядә ерак һәм якын чит ил территорияләрендә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Шуларның иң фаҗигалесе, Әфган сугышы тәмамланганга 26 ел вакыт узды. Бу сугышта солдат бурычын намус белән үтәгән райондаш егетләребез дә бар. Аларны искә алу, туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан зурлар төркеме балалары белән интернациональ бурычларын үтәгәндә, гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә салынган монумент һәйкәл янына экскурсия оештырылды.
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Яшьле күзләр карашында
Катгый таләп: Җирдә кабат Кабынмасын сугыш!









