Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
«Дом, в котором я живу». 12.11.2015

По воспитательно-образовательной работе дети старшей группы по теме: «Дом, в котором я живу» продолжают знакомиться с членами семьи, с предметами мебели, глаголами, обозначающими действия людей. На занятиях дети учатся рассказывать о своей семье, комнате, описывают семейные фотографии, составляют описательный рассказ по картине, играют в словесные, пальчиковые и хороводные игры, проводятся релаксации.
ФГОС дошкольного образования и УМК по русскому языку предусматривают использование при работе с детьми мультимедийной техники. С помощью этого оборудования мы показываем детям развивающие игры, мультфильмы, видеофрагменты, анимации. Также слушаем, сказки, песни, звуки, русские народные мелодии.
На этом занятии дети знакомились с семьёй Насти. Отвечая на вопросы воспитателя, дети учились составлять маленький рассказ по картине. В конце занятия дети занялись выполнением задания в рабочих тетрадях.
-
Теннис ярышлары 11.11.2015

Безнең "Әллүки" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәрдаим районда үткән спорт ярышларында катнашалар. Шушы көннәрдә өстәл теннисы буенча ярышлар булып үтте. Анда Расим Вагыйзов, Ландыш Канафиева, Гүзәл Хәлиуллина үз көчләрен сынадылар. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар теләп калабыз!
-
"Хокукый -мозаика" 11.11.2015

Балаларга үз хокуклары турында белем бирүне кече яшьтән үк башлау бик мөһим дип саныйбыз. Мәсәлән, без, беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре ,Хәйретдинова Гөлнур Мәхмүт кызы һәм Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы, балаларга үз хокуклары турында беренче күзаллау формалаштыру максатыннан даими рәвештә кызыклы ял минутлары, мавыктыргыч уеннар үткәреп торабыз. Балалар бу уеннар аша һәрвакытта да дус булырга, бер-берләренә юл куярга кирәклеген, һәркайсының да бер үк дәрәҗәдә уенга, ялга хокуклы булуларын аңлап үсәләр.
-
Реализация УМК в обучении детей русскому языку. 05.11.2015

На сегодняшний день в Республике Татарстан обучение детей двум государственным языкам с дошкольного возраста является одним из актуальных вопросов, обсуждаемых в сфере дошкольного образования. В работе по обучению татароязычных детей русскому языку оказывает большую помощь применение УМК. Использование УМК позволяет повысить качество обучения, способствует лучшему усвоению программного материала, даёт возможность усвоить лексику русского языка, закрепить речевой материал в игровой форме, поддерживать интерес к языку. А это занятие, на котором дети знакомятся с животными и их детёнышами, повторяют названия зимующих и перелётных птиц, отгадывают про них загадки. В конце образовательной деятельности дети с большим интересом выполняют задание в рабочих тетрадях.
-
Бассейнда ярышлар 05.11.2015

Сабаның “Саба” йөзү бассейнында ярышлар булып үтте.Анда алты балалар бакчасы катнашты. Балаларның сәламәтлеге, күңел күтәренкелеге, активлыгы бигрәк тә физик үсеш белән нык бәйләнгән. Физик тәрбия бурычларын үтәүдә сәламәт яшәү рәвешен пропогандалаулар зур урын ала. Балаларның физик һәм психик үсешендәге уңышлары күп очракта балалар бакчасының, гаиләнең һәм төрле спорт оешмаларының эшне бердәм булып оештыруларыннан тора. Бу ярышларда балалар өчен спорт бәйрәме итеп үткәрелде, концерт номерлары белән үрелеп барды.Ә ярышлар төрле эстафеталар нигезендә узды. Безнең “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да үзләрен сынатмадылар. 3 урын алып, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
-
Флешмоб "Сәламәтлек дулкыны" 05.11.2015

"Сәламәтлек азбукасы" атналыгына карата "Әллүки" балалар бакчасында балалар һәм тәрбиячеләр катнашында флешмоб узды. Аның максаты музыка һәм бию хәрәкәтләре аша сәламәтлеккә тарту иде. Флешмобта катнашучылар төрле жанрдагы көйләргә рәхәтләнеп биедәләр, уңай эмоция алдылар.
-
"Сәламәтлек аланына сәяхәт" 05.11.2015

Чисталык - сәламәтлекнең нигезе икәнлеген "Әллүки" балалар бакчасындагы балалар яхшы беләләр. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибар, чисталыкка омтылыш тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз булып тора. Бу максаттан без уртанчылар төркеме балалары белән "Сәламәтлек әлифбасы" атналыгына багышлап "Сәламәтлек аланына сәяхәт" дип аталган әкият-пьесса сәхнәләштердек. Уртанчылар төркеме балалары үзләренең белгәннәрен башка тәркем балаларына әйбәтләп аңлата һәм төпле киңәшләрен бирә алдылар.
-
01.11.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!
Валиева Л. И., Кадирова Ф.М., Канафиева Л.М., Вагизова М.В. сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез.Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. -
Лесхозның "Урман музеена" сәяхәт 31.10.2015

Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен – динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф – гадәтләрен, җыр – моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби – бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф – гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк. Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә.Ләкин, иң башта үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнү бездән өлкәннәрдән башлана. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер. Шушы максат белән,рухи байлык алыр өчен бакчабыз тәрбиячеләре Лесхоз авылындагы “Урман хужалыгы” музеена сәяхәт кылдылар.
Музей 2003 елда төзелгән, ачылышы - 24.03.2004 ел. Экспозиция 3 бүлектән тора:Саба Лесхозының тарихы; хайваннар дөньясы; портретлар галереясы.бик. Урман хуҗалыгының бугенге дәрәҗәгә күтәрелеүндә зур урын алып торучы шәхес Н.М.Миннихановның күргәзмәсе моның ачык мисалы булып тора.
Безне, музейда эшләүче Алинә Гарипова, һәр бүлек белән таныштырып, урман хужалыгы тарихын барлап экскурсия оештырды.Аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшендә уңышлар теләп калабыз!
-
"Көзге аулак өй"- бәйрәм иртәсе 30.10.2015

Көзне моңсулык алып килә диләр....... Ләкин көзнең үзенчәлекле, сихри матур мизгелләре табигатькә серлелек, ямь өсти. Әкрен генә өйләнгәләп тирбәлә- тирбәлә юлга түшәлүче, бер- берсе белән кыштыр- кыштыр сөйләшүче яфраклар яңгыры......Әйтерсеңлә алар бер- берсе белән мәңгегә саубуллашалар... Ә менә безнең әби- бабайларыбыз көз җитте дип бердә моңаймаганнар, ә киресенчә кырда- басуларда эшләр төгәлләнгәч көзге аулак өйләр оештырганнар , матур итеп күңел ачканнар..Балаларыбызны халкыбызның үткәне, милли йолалары белән таныштыру безнең бурычыбыз.Безнең “Әллүки” балалар бакчасында да Алтын көз бәйрәмнәре үзенчәлекле милли рухта үтте.Без зурлар төркеме әти- әниләребезне “ Көзге аулак өйгә “ эндәштек. Бәйрәм барышында авылга Әбиләргә кунакка бардылар. Кунакта тагын бер кат көзге уңыш, муллык, авыл тормышы , андагы кызыклы җанлылык белән очраштылар.Бәйрәмнән кәнәгать булып , нәниләребез, әти- әниләр чын күңелдән сөенеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.









